Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызка­емны күңелемнән сызып ату мөмкинмени?!

Сабыйларын ту­дыру йортларында калдырып чыккан хатын-кызлар турында ишет­сәм, бөтен тәнем буйлап бер салкын дулкын уза. Йөрәклә­ре урынында боздыр аларның. Юк, андыйларны бер­кайчан да аңламам.
Үземнең әни булган көнем бүгенгедәй исемдә. Кызым — күз нурымны шәфкать туташы беренче тапкыр имезергә керткәч, күземнән мөлдерәп яшьләрем агып төште. Шат­лык яшьләрем иде бу. Минем зәп-зәңгәр күзле кызым, җимешем бар!
Әтисе белән без аңа Гөл­шаян дип исем куштык. Тө­рекләрдә “шаян” сүзе “хөр­мәткә лаек” дигән мәгънәне аңлата икән. Кызыбыз хөр­мәткә дә лаек булсын, гөлгә тиң чибәр дә булсын, дидек.
Аның өйне яңгыратып кө­лүләрен ишетү шулкадәр рә­хәт, күңелле иде. Сөйләшергә өйрәнгәнче үк җырлый баш­лады бугай Гөлшаян. Биш яшендә беренче тапкыр авы­лыбыз сәхнәсенә чыкты. Хәер, безнең өйдә һәр кич са­ен концерт иде. Әтисе баянда уйный, Гөлшаян идән уртасы­на чыгып басып җырлый. Өч яшендә Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен тулысы белән яттан сөйли белә иде ул.
Аннан без аңа сеңел алып кайттык. Апасына бик тә ох­шаган, аның кебек үк зәп- зәңгәр күзле тагын бер кы­зым туды. Шулкадәр бәхетле идем, алтыннардан күп тап­кырлар кыйммәтрәк ике ба­лам бар! Гөлшаянга куелган диагноз да булмаса икән... Йөрәгендә ниндидер тайпы­лыш бар, диделәр табиблар.
Бик тә мәктәпкә барасы килде Гөлшаянның. Укырга барасы көн җитүен көтеп тә карады инде! Беренче укыту­чысына дигән чәчәкләрне су­лар сибеп үзе үстерде. Кы­зымның мәктәп бусагасын атлап керү мизгелен мин дә түземсезләнеп көттем. Гөлшаянымның 1 нче сый­ныфта ай ярым гына укып калачагын белсәм, вакытны туктатыр чаралар эзләп, хәлдән тайган булыр идем. Әле ярый, күп нәрсәне алдан белмибез.
Узган елның көзе ямьсез, елак булды. Октябрь буе яңгыр яуды. Шундый көннәр­нең берсендә без Казанга, табибларга күренергә кил­дек. “Операциясез булмый”, — бу кардиохирургның соңгы сүзе иде. Йөрәгемдә нидер өзелде...
Ә ул төнне беркайчан да онытмам. Телефон шылтыра­ды һәм әтисе миңа кызыбыз­ның бу дөньядан китүен хәбәр итте. Төштер дидем, тик өн иде шул, коточкыч өн иде. Мин ул көннәрдә ничек түздем, кайдан сабырлыклар алдым, белмим...
Уйлыйм-уйлыйм да, кай­чак хәтеремнән Гөлшаян ту­ган, яшәгән соңгы җиде елны җуясым, онытасым килә. Ан­нан ул гөнаһлы уйларымнан үзем үк куркып китәм. Кызка­емны күңелемнән сызып ату мөмкинмени?! Торган саен сагынулар арта, юксынулар көчәя генә. Йөрәгемә кадал­ган кырыгынчы чыра бу җир­дә мин яшәгән кадәр яшәр инде.

Лилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лилия,Алла.ярдэм бирсен узегезгэ!Сабырлык,сабырлык хэм тагын бер кат сабырлык сезгэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лилия. Түземлек сезгә. Мин дә сап сау 6 яш та 8ай да 2 конлок баламды югалттым. Бергә ҡайтып килгән балам уйнарга тип тороп ҡалды,бер сәғәт тә үтмәне боз астына китте. Бер атна тигәндә саҡ табып ерләнек. Игез сыңарына 24 йәш була алла бирһә. Ҡалған балаларым иҫән генә булһын тип теләйем. Тормош дауам итә. Балалар хаҡына йәшәргә лә әле йәшәргә.

      Хәзер укыйлар