Логотип
Күңелеңә җыйма

Кыш бабай пианино алып киләме?

Без үскәндә гаилә белән Яңа елны каршылау гадәте юк диярлек иде. Әтинең бер елны безнең күңелне күтәрер өчен, урманнан чыршы алып кайтып сөендергәнен хәтерлим.

Үзебез әти-әни булгач, күңелдәге шул чынга ашмый калган хыялларны барлап, балаларны сөендерер өчен әллә ниләр уйлап чыгарырга тырыштык. Олы кызыбыз Гөлназның, Кыш бабайга хат язып, үзе теләгән нәрсәсен түземсезлек белән көткәне, иртән уянганда шул бүләкне тотып, шатлыгыннан ни эшләргә белми аптыраганы хәтердә. Аннары бу процесска кече кызыбыз Айсылу кушылды.

Яңа елны көтү декабрьнең соңгы атнасыннан башлана. Башта балалар белән бергәләп чыршы бизибез. Совет уенчык­лары пыяладан. Аларның күбесен күршебез Фәридә апа бүләк итте. Шуңа балалар аларны бик саклык белән эш итә. (Ул уенчыкларның күбесе бүген дә исән әле.)

Менә Яңа ел иртәсендә кызларның берсе беренче булып уяна да бөтен тирә-күрше ишетерлек итеп сөрән сала: «Гөлназ, тор тизрә-ә-ә-әк! Кыш бабай бүләкләр алып килгән!» Тора-бара кызларның зурысы – Гөлназ, йөзенә хәйләкәрлек чыгарып: «Әти, Кыш бабай пианино алып киләме ул?» – дип сорап куйды. Пианино алырлык рәт бар барлыкка, тик аны балалар йоклаганда ничекләр өйгә кертәсең? «Шулай да язып карыйм әле Кыш бабайга», – дип хат язды бу. Кыш бабай җавап язарга тиеш бит. Язды. Ләкин гадәти язу белән түгел, ә сулдан уңга таба – көзге белән генә укырлык итеп (бу идея башыма каян килгәндер). Могҗизалы җавап хатын укыгач, тагын бер елга озайды әле Кыш бабайга ышану. Ә хатта Кыш бабай Гөлназга: «Бик теләп синең теләгеңне үтәр идем, әмма андый зур бүләк морҗага сыймый шул», – дип аңлаткан иде. 

Үсә барган саен, сагаеп, шикләнеп, тик шулай да ул бүләкләрне чыннан да Кыш бабай алып килгәнлегенә инанырга тырышты кызлар. Яңа ел алдыннан кибеттән кайтуыбызны күзәтеп, сумкадан чыккан бар нәрсәләрне барлап торырлар иде. Шуңа хатыным Резидә белән алар хат аша сораган Кыш бабай бүләкләрен коридордан кереп була торган балконда калдырабыз да кызлар йоклагач кына өйгә алып керәбез. Балаларның шатлыклы мизгелләрен озаккарак сузасы килә бит. 

Без хәзер Яңа елны авылдагы йортыбызда бөтенебез бергә каршылыйбыз. Оныклар бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә.

Ә чыршының инде күптән ясалмасын бизибез. Ник дигәндә, чүп савыты янына чыгарып атылган чыршыны жәлләп, Гөлназ өч-дүрт яшьләр тирәсендә күз яшьләре белән елаган иде. Шуннан бирле тере агачларга без бары табигатьтә генә карап сокланабыз.

Миңназыйм Сәфәров, журналист

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар