Логотип
Күңелеңә җыйма

Күршем – сихерче

«Кеше ышанмаслык әйберне хак булса да, сөйләмә», – диләр, әмма дәшми түзәр хәлем калмады. Элек күршемнән куркып, артык зыяны тимәсен дип, телемне тешләп тора идем. Хәзер тел яшерүнең мәгънәсе калмады. Тормышыбызның асты өскә килде. Ә аны тыючы да, кыңгыр эшләрен тикшерүче дә юк. Өстеннән зарланган кешене үзен гаепләп, башы киткән дигән тамга сугып калдыралар. Мине дә шулай иттеләр. Әмма курка торган күлмәгем тузган инде, ничек бар шулай сөйлим.

Күрше хатыны Зилә безнең авылга 10-15 ел элек килеп урнашты. Белеме буенча хатын-кызлар табибы – акушер-гинеколог. Халык медицинасын яхшы белүе, дару үләннәре белән мавыгуы турында ишеткәч, авыл халкы аны шунда ук үз итте. Ә мин, киресенчә, шикләндем. 

Үзен бик укымышлы, дини гаиләдән дип таныштырды Зилә. Имештер, бабалары ике-өч буын данлыклы муллалар, әбиләре абыстайлар, нәселләрендә кендек әбиләре дә булган икән. Туган якларында бик хөрмәтле нәсел булганнар, диләр. 

Кайсыдыр районнан китерделәр бу табибны. Ул вакытта медпунктыбызда эшләргә белгечләр җитми иде. Акушер булып кайтып төпләнде бу. Ирсез, гаиләсез. Хатын-кызның чәчәк кебек матур чагында япа-ялгыз булуы шунда ук күңелемдә шик уятты. Яшьтәшләр идек без, икебезгә дә – 33. Минем ирем бар, ике малай үсеп килә, өченче бәбигә авырлы чагым. Ирем белән әниләр йортында матур гына яшибез, бакча артындагы урамда үзебезгә йорт салабыз. Тормышыбыз шулай гөрләп торган, барына шөкер итеп, алдагы көнгә өмет баглап яшәгән чак иде.

Һәм көннәрдән бер көнне, җәй башында күрше йортка бу хатын килеп утырды. Үз районында эшкә ярамаганмы, аңламассың. Бөтен дөнья яңа табиб тирәсендә бөтерелә башлады. Ялгыз хатын-кызга авыл җирендә авыр дип, бөтенесе үз ярдәмен тәкъдим итә башлады моңа. Сихерләнгән кебек йөгерешәләр. Аеруча авыл ирләре җанланып китте, исерекләре дә айныды хәтта. Муеннары безнең тирәгә каерылган, телләрендә һаман шул бер Зилә. Исең китәр. 

Мин ул хатынны беренче көннән үк ошатмадым. Бөтен кешегә дә гел елмаеп кына тора, ягымлы итеп сөйләшкән була, кыланчык. Дөрес кеше андый була алмый бит инде. Без гади халык, болай тәтиләнү, культур-мультур кылану авылча түгел. Син шәһәреңдә күпме кирәк кыланып йөри аласың, шәһәр әнә шундый кыланчыклар өчен, ә авыл кешене үтәли күрә, ялганны тиз арада фаш итә. Туры сүзле кеше буларак, күршемә боларны җае чыгу белән әйтеп салдым. 

– Зилә, туры әйткәнгә үпкәләмә, әмма синең елмаеп килгәнеңне күргәч, тәннәрем куырылып китә, башыңа орасы килә. Җитте сиңа, кеше алдап йөрмә, үзең бул, – дидем. Бу сүзләремә каршы күршем болай да зур күзләрен тагын да катырак итеп ачып миңа төбәлеп торды да, шаркылдап көлеп җибәрде. 

Һәм шул көннән тормышымда мәхшәр башланды. Кеше ышанмаслык хәл. Иртә белән ишек төбенә чыгасың: баскыч төбендә бер уч тоз тора. Икенче көнне ишегалдында кып-кызыл алмалар тәгәрәп ята. Ә бездә алмагач юк. Ишегалдына, бакчабызга төрле шприцлар, кадак ыргыта башлады бу хатын. Миләш төбеннән күмелгән тавык йомыркасы таптым. Мунча ишеге төбендә торган күмер чиләгенә карга канатлары салып куйганнар иде. Алгы бакчабызда үсеп утырган гөлләр арасында кечкенә чүлмәккә утыртылган ят гөл килеп чыкты. 
Аны тотып күрше авылдагы өшкерүче, дәвалаучы бер әбигә киттем. Бусагасыннан узарга, сәлам бирергә өлгермәдем, усал итеп кычкырып каршыма атылып килеп чыкты да әби, кулымдагы пакетымны тартып алып урамга атты. 

– Син ул чүлмәктә нинди туфрак булганын беләсеңме? – ди бу. Һәм кулыма бер чиләк салкын су тоттырып ишегалдына юынырга чыгарып җибәрде. 
– Суга бер уч өшкергән тоз салдым. Юынып чистарынмасаң, якын китермим, йортыма кертмим, синең белән сөйләшеп тә тормыйм, – дип ушымны алды әби. Ирексездән бакчага узып, баштанаяк шул су белән коендым. Дәвалаучы әбием тастымал белән халат бирде, киемнәремне дә юып элеп куярга кушты. 
– Без сөйләшкәнче, сине өшкергәнче, кибәләр әле алар, – диде. 
Шулай итеп мин гаиләбезне зират туфрагы белән ясалган куркыныч бозымнан саклап калдым. 

Әмма күрше аның белән генә тынычланмады, сихере белән тормышыма шактый зыян да салырга өлгерде. Матур итеп яшәгән җирдән өйдә гел тавыш чыга башлады. Үзеннән-үзе, юк кына сүздән әле әни үпкәләп кала, әле әти дулый башлый, әле ирем җенләнеп китә. Элек болай түгел идек бит, ни эшлиләр болар, дип аптырый идем баштарак. Интегеп салган йортыбызны аяз көнне диярлек яшен сукты, ут чыгып бөтен төзелеш материаллары да, түбә астына кергән йорт та янды. Шуннан барысын да аңладым. Әмма соң иде. 

Өченче балам үле туды. Врачлар сәбәбен анык кына әйтә алмады. Гел авыртына, сызлана башладым, әле чәчем коела, әле тешем төшә, ябыктым, тәнемнең тиресе бозыла башлады, чабырулар барлыкка килде. Мин районга больницага чабам, йорт эшләре белән балалар әти-әниләргә кала, ирем караусыз. Шулай йөри торгач, кыш аерылыштык. Күршене капка төбендә очраткач, тагын күңелемдәгесен чәчеп салдым.

– Зилә, Аллаһтан куркыр идең, ичмасам. Ни эшлисең син? Нигә каныгасың миңа? – дигәч, бу тагын көлә башлады. Әмма элекке кебек түгел иде үзе, карашында усал очкыннар биешә. 
– Башың киткән ахры синең, Миләүшә. Дөнья булгач, төрлесе була, сабырлык кирәк. Минем ялгызлыгымнан көлгән идең, исеңдәме? Бәлки, Аллаһ Тәгалә сиңа шуның өчен җибәргәндер бу сынауларны, кем белә. Мин каргамадым, рәнҗемәдем анысы, әмма усаллыгыңа хәйран калган идем ул вакытта, – диде Зилә. 

Авылда күршемнең сихереннән шикләнүчеләр көннән-көн арта башлады. Аның каравы, Зилә тирәсендә зур-зур җитәкчеләр кайнашты, йорт-җирен ныгытып, ике катлы зур кирпеч йорт салып куйды. Кияүгә чыкмаса да, кайбер ирле хатыннардан хәллерәк тормышы. Эшкә дә күптән шәһәргә йөри инде ул. Ниндидер шәхси клиникада эшли, диләр. Машинасы бар, фатиры булса да гаҗәпләнмәм. Бик үткен бу сихерче хатын. Ләкин авылдашлар күбесе  минем бу сүздән никтер көләләр, үземне көнчелектә гаеплиләр. Имеш, көнләшүдән башым киткән, күзем тонган. Булмаганны... Шушы сихерне җиңү ысулын табарга иде миңа. Киңәш бирүче булмасмы? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Көнчеллек гәләмәте сездә

    • аватар Без имени

      1

      0

      Психологка барып килегез тэү ә

      • аватар Без имени

        1

        0

        Фәләк сүрәсен укы,Миләүшә.Аннан ул Зиләне Аллаhка тиңләмә- ярамый.Син Фәләк сүрәсен,Нәс сүрәсен укып үзеңне сыпыр.

        • аватар Без имени

          2

          0

          Сиңа бик көчле сихер кайтаручы табарга, бозымны кайтару өчен.Син үзен гаепле, Зилэдэн бик көнлэшкэнсең, телэсэ нэрсэ эйтеп ташлагансың, ул бит синнэн киңәш сорамаган.

          Хәзер укыйлар