Әни, күптән язмаганга гафу итәрсең инде. Беләм, миннән хәбәр көтәсеңдер, тик утырып сиңа хат язу бик авыр...
Эссе көн иде. Сөйләшенгән очрашуга ашыга-ашыга килеп, бераз иртәрәк тә җитешкәнмен. Ярты сәгатьләп буш вакытны ничек тә уздырырга кирәк. Керергә тиешле бина янында кечкенә генә сквер урнашкан, шундагы агачлар күләгәсендә бераз ял итеп алырга булдым.
Көн төшкә авышуга карамастан, скверда шактый кеше күренде. Кемнәрдер ашыга, алар өчен бу бары тик максатка илтүче юлның бер өлеше генә. Икенчеләре һава суларга чыккан – бу аларның салмак адымнарыннан сизелә. Буш эскәмия табып, шунда утырдым да аякларымны сузып җибәрдем. Бераздан сукмакның икенче ягында урнашкан эскәмиягә бер карчык килеп утырды. Беренче карашка, ниндидер эш белән йөрүче сыман – кулындагы пакеттан кәгазьләр күренеп тора, киеме дә уйлап сайланган икәне сизелә. Башына тар кырлы эшләпә кигән, күзләре кара зур күзлек артында яшерелгән. Пакетыннан ниндидер журнал чыгарып, бик бирелеп укый башлады. Журналга игътибар беләнрәк күз салдым – «Сөембикә».
Шушы тыныч скверда журнал укучы карчыкны күрү уйларым белән балачагыма кайтарды. Сабыйлыгым, үсмер чагым узган авыл хәзерге вакыт күзлегеннән караганда, еракта калган бер ил булып тоела. Тик хатирәләр шулай вакыт-вакыт калкып чыгып, уйларымда гына булса да шунда кайтаргалыйлар. Күршебездәге Нәҗибә әби күз алдыма килде: аның бераз таушалган, әмма төзек йорты, капка төбендәге ике бүкәнгә киң такта куеп ясалган эскәмиясе, ниһаять, ул үзе – шул эскәмиядә йә журнал карап утыра, йә янына җыелышканнарга тыныч һәм меҗелдегрәк тавышы белән нидер сөйли.
Туган авылым кечкенә генә, әмма тау башына менеп күз салсаң, аның бик матур урында урнашканлыгына хәйран каласың. Авылга терәлеп кенә инеш ага, еракта, дүрт-биш чакрымда, каралып, урман күренеп тора. Ул чакта әле асфальт юл да, хәзергедәй күп машиналар да юк, шунлыктан авыл һәрвакыт тыныч, урам тутырып үлән үсә, җилле көннәрдә күтәрелгән тузан да артык дуамалланмый. Вакыт та авылда башка җирдәгедән салмаграк узган сыман тоела.
Нәҗибә әбинең йорты бездән сул якта. Кечкенәдән хәтерлим – ике тәрәзәсе белән урам якка карап торучы җыйнак кына йорт. Өйалды җирдән ике баскыч кына күтәрелгән. Өй артындагы бакчада берничә алмагач һәм карлыган куагы гына. Нәҗибә әби бәрәңге дә, башка яшелчә дә утыртмый иде, чөнки яше ул чакта инде җитмеш белән сиксән арасында булгандыр.
Күрше әбием кечкенә генә, инде чүгеп баручы чал чәчле карчык иде. Кулында һәрвакыт агач таяк, бик калын лупалы күзлек кигән, аның аркылы караганда күзләре кечкенә булып тоела.
Әни мине көн аралаш диярлек төрле йомыш белән Нәҗибә әбигә кертеп җибәрә иде. Беренче тапкыр аның кара киез белән тышланган авыр ишеге алдында, култык астыма бер шешә сөт тотып, керергә куркып торганым әле дә исемдә. Менә ишек ачылып китте, әйтерсең мине генә көтеп торган! «Әйдә, улым, кер, торма монда», – дип, Нәҗибә әби җыерчыкланган ябык кулы белән җитәкләп өенә алып керде.
Йортның эче хәзер инде югалып барган ниндидер матур искелек белән сугарылган. Түрдәге зур өстәл газета-журналлар белән тулган, бер почмакта радиоалгыч тора, уң якта – пружиналы тимер карават. Сул як дивар буендагы ике олы сандыкка мендәрләр кабартылып өелгән. Һәм, әлбәттә, ишек янында – ап-ак итеп акшарланган зур мич. Бер артык әйбер дә юк.
Тора-бара мин күршемә еш керә башладым. Нәҗибә әбинең өенә газ да, су да кермәгән. Колонкадан ташып, өйалдында торган мичкәгә су тутырам. Әни берәр нәрсә пешерсә, тиз генә аны кертеп чыгам. «Ул бит ялгыз карчык, әле күршебез дә, ярдәм итәргә кирәк!» – дия иде әни. Кичләрен Нәҗибә әби таягына таянып, капка төбенә чыга һәм озаклап урамны күзәтеп утырырга ярата иде. Шундый көннәрнең берсендә аның янына мин дә килдем. Бераз хәл-әхвәл алышкач, ул тынып калды. Аннары, көрсенеып, үзенең тарихын сөйли башлады.
– Минем бит кызым бар иде, – диде ул пышылдап диярлек. – Зәйтүнә. Бик матур кыз иде, күргән булсаң, исең китәр. Бу якка төзелештә эшләргә килгән үзбәк егете белән китеп барды. Кияүгә чыккан. Башта каршы идем, тик кызымның күзләренә карагач, аңладым – мин аны барыбер тотып кала алмас идем. «Кайтып йөрербез, әни!» – диде, әмма...
Мин Нәҗибә әбине йотлыгып тыңлыйм. Тавышы салмак кына ага, әйтерсең ул миңа түгел, үзенә сөйли. Бу хатирәләрен ачып салырга авыр булгандыр инде, шулай да ул ахырына кадәр сөйләде. Баштарак кызы чыннан да кайтып йөргән, аннан кайтулар сирәгәйгән. Соңыннан, гомумән, тукталган. Онытканмы аны кызы, әллә бер-бер хәл булганмы – билгесез.
– Ә ник син анда бармыйсың? – дип сорадым мин.
Нәҗибә әби моңсу гына елмаеп куйды.
– Кайда барыйм инде, улым. Гомерем буе шушын-да яшәдем, районнан ары чыкканым да булмады. Барсам да, нәрсә эшлим анда. Исән булган өммәттә дә ул бит инде мин белгән кечкенә Зәйтүнә түгел... Аның үз тормышы, үзенең көнкүреше. Ә мин... хәреф тә танымаган бер карчык кына.
Бу сүзләр мине гаҗәпләндерде. Нәҗибә әбинең укый белмәве турында уйлаганым да булмаган икән. Китап-газета укымыйча ничек яшәп була?! Әби иске графикада, гарәп хәрефләрен генә өйрәнгән, ә хәзерге татар хәрефләрен танымый икән. Үзе белгәнчә язылган дога китапларын да күрсәтте. Алар инде саргаеп беткән, кайбер битләре ертылган, ә менә анда ниләр язылганын аңламадым. Шулай да күрше әби дөньяны өйрәнүнең юлын тапкан. Ул журналлар алдыра. «Шундагы рәсемнәрне, фотоларны карыйм да, нәрсә язганнарын үземчә фаразлыйм. Миңа шул җитә», – диде ул.
Журналлар аның кечкенә генә бер могҗизасы иде. Почтальон Гөлфирә апа ай саен аңа берничә яңа журнал алып килә. Алар төрле: бакчачылык турында, аш-суга багышланганнары, сәяхәтчеләр өчен тәгаенләнгәннәре. Шулар арасыннан «Азат хатын» аерым бер кадергә лаек иде. Иң беренче кулга тотып каралган журнал да шул булды. Нәҗибә әби, шатланып, барысын да өстәлгә җәеп сала да ашыкмый гына берәм-берәм алып рәсемнәрен карарга тотына. Кайвакыт миңа да күрсәтә. «Карале, улым, нинди матур күлмәк төшергәннәр», – ди, яисә: «Бу турты бик тәмле күренә», – дип шәрехләп тә җибәрә.
Ул чакта аңа үзе сораган җирләрен кычкырып укый да идем. Тик мондый вакытлар еш булмады, күп вакыт Нәҗибә әби, тирә-ягына игътибар итмичә, бар дөньядан качкандай, ялгызы гына актара иде журналларны. Күңелемә нәкъ шундый кыяфәттә кереп калды ул...
Бервакыт мондый әһәмиятле вакыйга булды. Нәҗибә әби, гадәттәгечә, эскәмиясендә утыра иде. Мин, үз капкабыздан чыгып, аның янына атладым. Күршемнең кулында – конверт. Тышына «Ражаповой Нажибе» диелгән. Ялгыз карчыкның хат алышырдай кешеләре булмаганын беләм, шундук хатны кем җибәргәнен аңладым:
– Зәйтүнә ападанмы?
Ул «әйе» диеп баш какты, тик хатны ачарга ашыкмады. Әйтерсең ул кулына хат түгел, ниндидер куркыныч әйбер тоткан. Нәҗибә әби курка иде.
– Ачмыйсыңмыни? – дим. – Әйдә, укып бирәм.
Мин инде конвертка кулымны суза башлаган идем, карчык җитез генә аны яшерде.
– Юк. Мин аны үземчә генә укыйм. Күңелдән генә. Күңел күзе яхшырак күрә...
Ул вакытта мин әбине аңламадым. Күп еллар хәбәр салмаган кызының сагынып көтеп алынырга тиешле хатын ачарга ашыкмавы гаҗәп һәм сәер тоелды. Ә соңрак бу хатны башка ачылмаган конвертлар янына тартмага салып куйганын күрдем.
– Бу минем хәзинәм, байлыгым, – диде ул, җинаять өстендә тотылган кеше кебек, бераз уңайсызланып. – Алар миңа кайдадыр еракта кызым, мин белгән кечкенә Зәйтүнәм барлыгы турында сөйли.
Берничә елдан Нәҗибә әбине соңгы юлга озатып, авыл апалары өен юганда ишегалдына кердем. Йорттагы бар мөлкәт яшел чирәмгә чыгарылган иде. Ачык сандык эчендә таныш тартма күренде. Күрше карчыгының гомере буе җыйган хатлары үз көнен көтеп яталар иде анда. Як-ягыма карандым да кулга беренче эләккәнен сак кына ертып, инде юллары югала башлаган дәфтәр битендәге сүзләрне укый башладым.
«Әни, күптән язмаганга гафу итәрсең инде. Беләм, миннән хәбәр көтәсеңдер, тик утырып сиңа хат язу бик авыр. Син гел көчле булдың, әтисез дә мине аякка бастырдың, ә мин андый булып чыкмадым. Сиңа охшамаганмын. Монда тормыш авыр. Киткәнче Шәүкәт күпме әкияти сарайлар турында сөйләде, имеш, анда мине күтәреп кенә йөртерләр, ә монда... Әйтергә дә оят, кайбер көнне иртән уянгач, беренче уем – балаларга нәрсә ашатырмын, кайдан алырмын. Әйе, сиңа кайтып йөрергә вәгъдә биргән идем, булмый шул, әни... Сине сагынам. Беркөнне син пешергән кабак бөккәне искә төште. Тәменә кадәр тойдым. Ә чынбарлыкта каршымда – юка гына итеп киселгән икмәк телеме дә кыяр... Еладым шунда утырып.
Уфтана бу димә инде. Бик кайтыр идем дә, балалар кечкенә, алар белән ничек юлга чыгасың. Акча ягы да авыр. Дөрес, Шәүкәт эшли, тик ул эшләгән сизелми дә диярлек.
Балалар да ярым татар, ярым үзбәк булып үсәләр. Хәер, алар монда туган, монда үскән башка дөнья балалары шул. Ә мин... Мин шушы ике дөнья чигендә торам, әмма берсен дә «минеке» дип авыз тутырып әйтә алмыйм.
Әни, зинһар, мине гафу ит. Көн дә син өйрәткән догаларны укып, сиңа сәламәтлек телим. Һәрвакыт минем өчен үрнәк идең, хәзер дә «әни нишләр иде» дип уйлыйм... Берзаман очрашып, күрешербез дип ышанам. Сине яратучы һәм гафу сораучы кызың Зәйтүнә».
Хатны укып бетердем дә Нәҗибә әби өчен чын күңелдән сөенеп куйдым. Бу хатларны ачмыйча дөрес эшләгәндер. Моннан торып кызына берничек тә ярдәм итә алмас, шуны аңлап, белеп яшәү ялгыз карчыкка тагын бер газап булыр иде. Ә болай ул кайдадыр еракта яраткан кызы барлыгын белеп, аның турындагы якты хатирәләрен күңелендә саклап көн күрде.
Тартманың бер ягына авышып, башка кул белән язылган хат ята иде. Анысын да ачып укырга булдым. «Исәнмесез! Бу хатны улымнан яздырам. Озак кына авырып ятып, Зәйтүнә вафат булды. Бер атна элек җирләдек. Әнисе янына күпме ашкынса да, кайта алмады. Балалар минем белән. Ерактагы әбиләренә, белмәсәләр дә, сәлам әйтәләр. Кайгыгызны уртаклашам. Киявегез Шәүкәт.»
Хатларны ачмый дөрес эшләгән Нәҗибә әби. Бу дөньяда ата-ана баласының үлемен күрергә-белергә тиеш түгел. Ниндидер язылмаган кагыйдә бозылган кебек андый чакта. Сандык янында яткан бер журналны кулга алдым да, үзебезгә чыгып киттем. Түбәле агач капка янына җиткәч, янә бер борылып, каралты-курага карадым. Өй тулы хатын-кыз булуга карамастан, ниндидер җансызлык, ятимлек сизелә иде. Ә кулымдагы журнал, күрәсең, Нәҗибә әбинең миңа соңгы бүләге булгандыр.
Менә хәзер дә, күп еллар узгач, скверда журнал тотып утыручы карчыкны күргәч, балачак елларым искә төште. Эскәмиядәге әби һаман укый. Бер мизгелгә аның кулындагы журнал «Азат хатын», ә үзе Нәҗибә әби булып тоелды. Ул да бит нәкъ шулай калын лупалы күзлеген киеп, яраткан журналындагы рәсемнәрне карап утыра иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк