Логотип
Күңелеңә җыйма

Күңел һаман могҗиза көтә...

Яңа ел җитә, Яңа ел! Әкият белән чынбарлык буталган чак. 62 еллык гомерем кинолента сыман күз алдымда зырылдап әйләнә...

Әнә бәләкәй кызчыкны җиде төн уртасында уятып: «Кызым, тор, яңа гына Кыш бабай чыгып китте, моны сиңа бирергә кушты!» – дип, кулыма пакет тоттыралар. Ә аның эчендә... әтәч кәнфит, шоколад, прәннек, вафли! Апа белән идәнгә чәчеп, икебезнекен чагыштырабыз... Аннары Кыш бабайга 12 төсле фломастер сорап хат яздым. Бу теләгем дә тормышка ашты! Ул фломастерлар белән мәктәптә ничә стенгазета чыгарылды, ничә баланың җыр дәфтәрләрен чәчәкләр белән бизәп, истәлекләр яздым икән?!.. Укытучы әниебез ел саен өч кызына да карнавал костюмнары әзерли иде. Бер елны ул мине Мәскәү Кремле итеп киендерде. Күз алдына китерегез: муеныма асылган курант сәгате 12 тапкыр суга. Биек манара итеп ясалган баш киемем өстендә биш почмаклы йолдыз яна – кесәмдәге батареядан аңа чыбык сузылган. Кабатланмас костюмым белән шаккаттырып чыршы тирәли йөреп торганымны һәм, әлбәттә, беренче урын алганымны әлегәчә хәтерлим. 

1989 елның 30 декабрендә мин бер дигән егеткә кияүгә чыктым, гөрләтеп туй ясадык – Яңа ел бәйрәме тагын да озакка сузылды. Тик бәхет белән кайгы янәшә йөри, Яңа ел төне дип тә тормый икән. 1997 елның 1 гыйнварында иртәнге сәгать 4 тә капкабызны дөбердәттеләр: сеңлем автоһәлакәткә очраган, умыртка баганасы сынып, арка миенә зыян килгән... Шул көннән бирле авырлыклар ишек шакыганда, елап утырырга түгел, җаваплылыкны тиз генә үз кулыңа алып, ярдәмгә ашыгырга, тормыш өчен көрәшергә кирәген дә аңладым. Аллаһы Тәгалә адәмнәргә үзләре күтәрә ала торган сынаулар гына җибәрә...

Һәр Яңа елны каршылаганда телевизордан Брежнев, Горбачев, Путин теләкләрен юллый торды, үзгәртеп кору җилләре исте, СССР дигән бөек ил юкка чыкты. Гасыр чиген уздык, чорлар алышынды... Лаеклы ялга чыккач та тик яткан юк. Һәр Яңа елда яңа Хыял коллажы ясап эләм, һәм, ышансызмы, алар барысы да чынга аша. Советлар илендә бишьеллык планнарны юкка гына кабул итмәгәннәр икән. Яңа ел бәйрәмен бик яратам. Гаилә белән бергә җем-җем иткән сихри утлар яктысында җыелып уртак хыялларны барларга, киләчәккә матур планнар корырга... Күңелдә өмет, ышаныч, мәхәббәт сүнмәсен! Ә күңел һаман могҗиза көтә...

Ә күңел һаман могҗиза көтә…

Алсу Спиридонова (Хәсәнова), журналист 

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар