Логотип
Күңелеңә җыйма

Күршедән бер дә уңмадык, нишләргә?

Ике ел элек без шәһәр читендә йорт сатып алдык. Бу хыял бик күптәннән бар иде инде, коронавирус белән бәйле вакыйгалар аны тормышка ашыруны тизләтте генә. Күп катлы йортта яшәп, тирә-күрше фатирларның һәркайсында ни булганнын белеп тору тәмам арыткан, күңел тынлыкка, тынычлыкка сусаган иде. Йортыбызны бик яратып алдык. Ашыгып-ашыгып күчендек – тизрәк үз өебез белән яшәү теләге шулкадәр зур иде. Тик...

Кемдер өчен минем проблемам проблема да булып күренмәскә мөмкин. Әмма үз башыңа төшмичә бернәрсәне дә аңлап булмый шул. Шуңа күрә, гаеп итмичә генә, укып карагыз әле язганнарымны, бәлки, арада минем хәлдә калган кешеләр дә бардыр. Нинди дә булса берәр акыллы киңәш тә бирүче табылмый калмас дип бик өметләнәм. 
Ике ел элек без шәһәр читендә йорт сатып алдык. Бу хыял бик күптәннән бар иде инде, коронавирус белән бәйле вакыйгалар аны тормышка ашыруны тизләтте генә. Күп катлы йортта яшәп, тирә-күрше фатирларның һәркайсында ни булганнын белеп тору тәмам арыткан, күңел тынлыкка, тынычлыкка сусаган иде.
Йортыбызны бик яратып алдык. Ашыгып-ашыгып күчендек – тизрәк үз өебез белән яшәү теләге шулкадәр зур иде. 

Беренче көнебез. Әле бернәрсәне дә урнаштырмаган, ящиклардан, тартмалардан чыгармаган – кайда ни икәнен дә белгән юк.  Эшнең-очы кырые күренми... Һәм шул ыгы-зыгы вакытында ишектә кыңгырау шалтырады. Башта аптырабрак калдык – әле яңа адресыбызны берәү дә белми бит.

 Барып ачсак, бер хатын басып тора. 
– Мин сезнең күршегез, Наилә исемле булам. Ипием беткән, сездә юкмы икән дип кергән идем, – ди. 

Терәлеп торган күршебез булып чыкты ул безнең. Йортлары безнекеннән ике-өч тапкырга зуррак. Капка төбендәге машиналары турында да шулай дип әйтергә була. Элеккеге хуҗаларыбыздан кемнәр икәнен сорарга өлгермәгән идек, ул үзе сөйләмәде. 

Ипине ул көнне көчкә эзләп табып биреп чыгардык без аңа. Эзләмәс идек, чыгып китмичә көтеп торды. 

Икенче урамда гына кибет барын белә идек инде. Әллә кибеттә ипи юкмы, дип сорадым да әле. 
– Белмим, бардыр. Анда кадәр барып торасым килмәде, – дип җавап бирде ул. 

Кичкә ул тагын безгә әйләнеп керде.
– Бая сездә майонез күргән идем, бирегез әле. Безнеке беткән. Салат ясаган идем, аңа салырга да юк. Ирем эштән кайтыр вакыт җитте...

Соңгы җөмләсе: «Кибеттә беткәнме әллә?» – дигән сорауга алдан җавап биреп кую булды бугай. 

Һәм шуннан көн саен башланды!
– Йомырка кирәк иде...
– Кофе беткән...
– Чәй эчәргә ике генә конфет дип кергән идем, варенье туйдырды... 
– Лимоныгыз бардыр бит?
– Дөге кирәк иде, тик пропаренный булмасын, андыйны яратмыйм...
– Карбыз күтәреп кайтканыгызны күргән идем – авыз суым килеп калды... 
– Бер пешерерлек бәрәңге бирегез әле, бераз күбрәк тә ярый... 
– Кишер аласы бар дигән идегез, алгансыздыр инде – миңа икәү кирәк иде...

Ишегеңне ачмый кара – барыбер китми, тик басып тора. Башка күршеләрдән белештек: ул – бер җитәкченең хатыны икән. Эшләми. (Анысын инде үзебез дә аңлаган идек.) Гомумән, беркайчан беркайда эшләмәгән. Бер бала үстергән. Кызлары инде күптән үсеп, читтә яши икән. «Ул гомер буе шулай кешедән әйбер сорап йөри, аның гадәте шундый», – диделәр. 

Без аны ялкау бугай дип таптык. Кибеткә барып мәшәкатьләнәсе килми, шуңа күршеләргә генә керә. Алганны кайчак кире дә кертә, кертмәгәне дә күп. 

Без бит шәһәр йортыннан тынычлык эзләп чыгып киткән идек, ә бу күрше хатын бөтен тынычлыгыбызны алды дисәң дә була. Көн саен нидер сорап керсен әле! Мохтаҗ кеше булса, ярдәм итәм дип, сөенә-сөенә бирер идең, ә монда бит бөтенләй башка очрак. Моңа ярдәм итеп, савап та эшли алмыйсың. 

Өйдәгеләр белән утырабыз да, сөйләшәбез, йортыбызның алдагы хуҗалары шушы күршедән арып та сатып китмәделәрме икән, дибез. Үзебезгә дә нидер уйларга кирәк. Йә борын төбендә ишекне ябып, башка кертмәскә, йә шушы хәлгә түзеп яшәргә. Күршеләр белән араны да бозасы килми бит әле. Әмма безнең урамда аңа ишек ачучылар без генә бугай болай да. Нишләргә дә белгән юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ии, юк шул, үзебездә дә беткән/ ашап бетердек инде/ диегез. Үзенә сорап керә башлагыз. Ул кергән саен сез дә керегез. Ире кайткач, әҗәтне сорап керегез. Язып барыгыз да иренә күрсәтегез

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эт алыгыз

      Хәзер укыйлар