Минем кайнанамның туган көне Яңа ел бәйрәменең икенче көнендә үк. Шуңа күрә без аңа һәрвакыт ике бүләк алып барабыз: берсе – Яңа ел белән котлап, икенчесе туган көненә инде.
Ике бәйрәм бергә туры килгәч, һәр елны диярлек Яңа елны аларда каршылыйбыз. Ул корган табынга гына барып утырмыйбыз, барысын да үзебез әзерлибез. Үзебез дип, күбрәк миңа эләгә инде ул.
Быел исә аның юбилее иде.
Шуңа күрә ирем белән шактый алдан җыендык. Бик озак сайлап, әнигә юбилеена затлы чынаяклар наборы алдык. Шулар янына өстәлгә җәяргә эскәтер дә алдык. Яңа савыт-саба бик ярата ул, ел саен бүләк итсәң дә: «Болай да күп бит инде, нигә тагын алдыгыз?» – димәячәк.
Юбилей булгач, быел кунаклар күбрәк булачак иде, авылдан гаиләләре белән сеңлесе һәм энесе дә килергә тиешләр иде. Менюны да алдан уйлап, табынга нәрсәләр әзерлибез дип хәл итеп куйдык. Нәкъ елдагыча, быел да мин алданрак барып аңа булышырга тиеш идем.
Тик көне җиткәндә планнар үзгәреп куйды.
Сеңлем бала көтә иде. Беренче баласы! Ничә ай буе әйбәт кенә йөрде дә, табарга аз гына калгач, больницага кереп ятты. Гомер булмаганны кан басымы күтәрелде. Баласын бераз алдарак – ярып алдылар. Менә шулай туры килде: кайнанамның юбилее көнне ул бала тудыру йортыннан чыгарга тиеш иде. Аны каршы алмыйча, берничек тә туган көнгә китеп бара алмый идем.
Моны белүгә кайнанама шалтыраттым:
– Әни, мин килә алмыйм инде... Әмир бүләкләрне сезгә икебез исеменнән дә тапшырыр, – дидем.
Ул бу яңалыкны тыныч кына кабул итте.
– Алдан табынны әзерләшергә килә алырсың бит? – дип кенә сорады.
Бардым, билгеле. Табыннарны корып, савыт-сабаны тезеп, берничә төрле салат әзерләп, бәлешкә кирәк бөтен әйберләрне – бәрәңге, ит һәм суганга кадәр турап калдырдым. Өч төрле пирог пешердем.
Әнинең юбилее көнне иртәнге уннарда гына сеңлемне чыгармаячаклары билгеле булды – температурасы күтәрелгән. Барыбызның да кәефе бик төште инде. Әмма бернишләп булмый – яңа бәбидән котылган хатын-кызлар белән була торган хәл.
Ирем:
– Әйдә, әнигә син дә киләсен алдан әйтмик – сюрприз ясыйк, – диде.
Шулай итеп без аны алдан кисәтмичә-нитмичә барып кердек.
Ишекне әни безгә үзе ачты. (Үз ачкычыбыз белән ачмыйча, махсус шалтыратып кердек.) Мине күргәч, билгеле, аптырап китте, аннан сөенде инде. Каенсеңлем генә кара коелды. Никадәр араларны көйләргә тырышсам да, аның белән әлегәчә уртак тел таба алганыбыз юк шул. Югыйсә иремнең сеңлесе барын белгәч тә, тагын бер кыз туганым була икән дип, баштан ук сөенгән идем. Мине нигә яратып бетермәвен дә аңламыйм. Без әниләргә киләсен белсә, гел бер сәбәп табып килмәскә тырышканын гына сизәм.
Табынга утыруга барысы да мине мактый башладылар: күп ризыкны мин әзерләгәнен беләләр бит. Яңа бер салат ясаган идем – аның рецептын барысы да сорап алды. Хәер, юк, барысы да түгел – каенсеңлем сорамады. Ире: «Безгә дә җибәр рецептны», – дигәч, аны да ачуланды, ахрысы: колагына иелеп нәрсәдер әйтте – тегесе кып-кызыл булып чыкты.
Бер-бер артлы басып кайнанамны юбилее белән котлый башладык. Мин улыбыздан шигырь ятлаткан идем: ул аны шундый матур итеп сөйләп чыкты. Әнинең бик күңеле булды! Күзләре яшьләнде... Бүләкләребезне дә бик яратты. Чынаякларны шунда ук ачып карый башлады. «Бүген чәйне бу чынаяклардан эчәбез!» – дип тә куйды. (Аның бер шундый мин яраткан гадәте бар: бернәрсәне дә «берәр кайчан ачарбыз әле» дип саклап ятмый, шунда ук тота. «Бүген яшибез!» – ди ул. Үз-үзеннән жәлләмәгән кешеләргә кызыгам мин.)
Эскәтерне дә ачып, җәеп үк карады. Аның эскәтерләре әллә ничә, тик аңа да барыбер куанды. Чынаякларга караганда да ахрысы. «Нәкъ менә шундыйны аласым килеп йөри идем!» – диде.
Күз кырыем белән күреп торам: әнинең бу сүзләре каенсеңлемә тагын ошамады. Әни дә моны сизде. Нигәдер үзен гаепле кеше кебек сизде шикелле.
Безнең бүләкләрне ачкач, ул башка кунакларныкын да ача башлады. Теле бик тәмле аның – һәркемгә рәхмәт әйткәндә матур, җылы сүзләр табып әйтте. Бүләкләрне карап бетергәч, аннан бөтенебезне шаккаттырып:
– Бүген минем туган көнем булса да, үземнең берәүгә бүләк бирәсем килә әле! – диде ул.
Һәм... каенсеңлемә матурлык салонына бару өчен сертификат бүләк итте. Шундый зур суммага!
– Кызым соңгы елларда бер-бер артлы ике бала тапты, үзен карарга җае булмады. Мин аның салонга барып булса да ял итүен телим, – диде ул.
Көнләшә димәгез, әмма ул минутларда нинди хисләр кичергәнемне аңлата да алмыйм. Чөнки бу миңа зур гаделсезлек кебек тоелды. Мин дә нәкъ аның кебек бер-бер артлы ике бала таптым, минем дә ял күргәнем юк. Әмма табын әзерләшергә килергә вакыт табам бит.
Сез әйтерсез, ул бит синең киләсеңне белмәгән, син бит сеңлеңне каршыларга барырга тиеш булгансың, белсә, сиңа да бүләк әзерләр иде, диярсез. Шулай да булсын ди. Әмма мин килгәч, ул бүләген бөтен кеше каршысында, табын янында бирмәсә дә була иде бит.
Мин яхшы беләм, кайнанам үз кызын, әлбәттә, күбрәк ярата һәм яратачак та. Әмма моны болай ачык күрсәтмәсә дә була иде бит.
Аннары килен начар диләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк