Баштан ук әйтеп куям, дөрес аңлагыз – бу зарлану түгел, бары күңел бушату. Дус кызларыма да, туганнарымның берсенә дә болар хакында сөйлисем килми. Белеп торам, әгәр барысын да сөйләсәм, алар шундук киленемне хурларга тотыначаклар. Миңа исә бу кирәкми. Ул очракта киленемнән күңелем бөтенләй кайтачак, аннары аның белән ничек аралашырмын? Алда гомер озын бит әле. Ят кешеләр түгел, газиз, бердәнбер балаңның тормыш иптәше ләбаса. Араларны берничек тә кырт итеп кенә кисеп куя алмыйсың.
Улым белән алар Казанда укыганда таныштылар. Әйткәнемчә, бер генә бала үстердек, шуңа күрә улым белән араларыбыз бик якын, бер-беребездән серләребез юк иде. Алар очраша башлауга мин бу хакта белдем. Тикшереп торган икән барысын да дия күрмәгез, ул үзе нәрсәләр турында сөйләргә теләде, шуны тыңладым, беркайчан да артык сораулар бирмәдем, төпченмәдем. Үзем яшь чакта кайнанамнан шактый кыйналдым, шул вакытларда ук сүз биргән идем, улым белән аның хатыны арасына беркайчан басмаячакмын дип. Улым буй җиткәннән бирле аның булачак хатынын кызым кебек кабул итәргә әзерләндем.
Улым аны беренче тапкыр безнең белән таныштырырга алып кайткач, аларны ике көн кунак итеп озатып калдым да, аннары утырып, иремә күрсәтмичә, рәхәтләнеп еладым.
Булачак киленем ник бер тапкыр миңа елмаеп карасын?! Әйтерсең, мин бөтенләй юк! Ноль!
Табын янынна килеп утыра, ашый, торып китә – бер сүз дәшми. Ике көнгә бер «рәхмәт» дигән сүзен ишетмәдем. «Тәмле булды» дигән сүзенә өметләнмәдем дә инде.
Ялгыш кына булса да бер тапкыр: «Әйдә, мин сезгә булышыйм әле», дисә икән. Минем берүзем табын әзерләвемне, аннан җыештыруымны күрә бит ул. Диванга китеп утыра да, телефонына текәлә. Улым өйдә булса, аның алдыннан төшми. Аңлыйм инде, яшь чакта яраткан кешеңә гел кагылып кына торасы килә, тик бит әдәп-әхлак та бар. Мин ярар инде, әтиләре күз алдында да бит.
Туйлар узгач та берни үзгәрмәде.
Аның миңа хәзергәчә беркем дип тә эндәшкәне юк. Әни сүзен ишетергә хыялланмыйм да инде... Минем белән ул, гомумән, сөйләшмәскә, аралашмаска тырыша кебек. Миңа таба карап, нәрсәдер сораганы да юк. Хәер, бер тапкыр карады. Туйдан соң «кызым» дип дәшкән идем. Шундый гаҗәпләнеп:
– Сез миңа әйтәсезме? Мин сезнең кызыгыз түгел, минем үз әнием бар, – диде ул.
Бугазыма шундый авыр төер тыгылды шул чакта. Көчкә йоттым... Ничек күземнән яшьләр чыкмады? Ирем дә шул бүлмәдә иде. Соңыннан ул мине тынычландырды: «Хәзер яшьләр шундыйдыр инде, игътибар итмәскә тырыш. Улыбыз аны яратса, безгә шул җитәр. Киләчәк турында артык еракка китеп уйламыйк әле», – диде.
Балага узгач, ул безгә бер тапкыр да кайтмады. Юлда йөрисе килмидер дисәм, статусларыннан гел күреп торам – атна саен әниләренә кайтып йөри. Анда да юл бик якын түгел... Улымнан сорап караган идем, башта ык-мык килде, аннан: «Алинә әниең пешергән ашның исен яратмыйм, дип әйтә», – диде. Ни дияргә белми аптырап калдым.
– Бала көткән хатын-кыз шулай көйсез була инде, улым, – дидем аннары.
Аш-суга осталыгым булмаса, бер хәл иде. Бөтен тирә-күрше аш үткәргәндә булышырга мине чакыра. Моңарчы, нәрсә пешерсәм дә, гел мактау гына ишетә идем.
Оныгыбыз тугач, тагын бер шок кичердек.
Роддомнан каршы алырга ирем белән без дә бардык. Зурдый букетлар күтәреп, бүләкләр алып. Килен безнең якка карамады да, әйтерсең без урамнан кергән чит кешеләр. Кодагый оныкны үзе күтәреп торганнан соң миңа бирмәкче иде: «Син дә тотып кара инде», – дип. Шул арада килен килеп җитте дә, баланы үзенә алды. Сыңар күз белән дә күрә алмый кайттык оныкны.
Анысын да уздырдык. 40 көнгә кадәр күрсәтәсе килмидер, аннары күрербез, дип уйладык.
Онык булгач, күңел гел шунда тартып тора бит, алар кайтып йөрмәсәләр дә, үзебез барырга тырышабыз. Барган саен бер машина әйбер төяп барабыз. Итен, сөтен, бәрәңгесен дигәндәй. Бала белән эшли алмыйдыр дип, барган саен әллә никадәр пилмән, манты катырып алып барам. Әллә ничә җәем токмач басам. Йомырканы йөзәрләп кенә алып барабыз. Тавыкны суеп, бүлеп илтәбез. Итне дә шулай бер ашка салырлык итеп бүлеп, пакетларга салып ук алып барам. Помидорны, кишерне аларга дип кышка аерым турап катырдым – холодильниктан ал да сал гына. Җиләк-җимешне дә шулай бер ашарлык итеп кенә кечкенә савытларда катырам. Шөкер, бөтен нәрсә бар бит, сатып алмыйбыз – һәммәсе үзебез үстергән.
Үлән чәйләренә кадәр аларга дип аерым киптереп ясадым. Без үзебез кыш буе шул үләннәрне генә эчәбез. Улыбыз да шуңа ияләшкән бит.
Ярый, барган саен менә шулай төянеп барып керәбез. Без алган фатир булса да, ачкычыбыз юк. Улым бирергә теләгән иде, мин алмадым.
– Ул сезнең фатир. Без аны ачкыч белән ачып керү дөрес булмас, – дидем.
Иремә җомга көнне бару җайлы, гадәттә, шул көнне барабыз. Улыбыз бу вакыт эштә була әле. Киленнең ишекне ачкачканда кыяфәтен күрсәтәсе иде сезгә. Ышанасызмы, юкмы, хәтта исәнләшми дә! Ача да, кире борылып китә. Бала уянган булса, аны тотып утыра. Йоклаган чагы булса, шунда телефонын карап утыра.
Ничә тапкыр килеп, бер чәй куеп, өстәл янына чакырганы булмады. Юл килеп, чәй дә эчмичә киреп китеп булмый бит, үзем куям. Табынны әзерлим, аннары киленне дә табын янына чакырам. Бер тапкыр да безнең белән утырып чәй эчкәне юк аның. Читкә карап: «Минем әле эчәсем килми», – ди дә, кухнядан чыгып китә. Үз күчтәнәчләребез белән чәй эчкәч, табынны җыеп калдырам.
Барган саен бер гөбәдия пешереп алып барам. Улыбыз бик ярата аны. Килен дә ярата икән! Улым телефоннан шалтыратканда әйтте. Берсендә: «Бу атнада килмәкче булабыз», – дигәч: «Ә гөбәдия пешерәсеңме, әни? Аны Алинә дә бик ярата, көтеп кенә тора син алып килгәнне», – диде. Алай икән дип уйладым, һичьюгы бер тапкыр үзе шулай әйтсен иде ул миңа. Куанычымнан, бер түгел, ике гөбәдия пешереп барыр идем.
Күчтәнәчкә күпме әйбер күтәреп кергәнебезне күрә бит, ник бер тапкыр киленнең «рәхмәт» дигәне булсын! Кайчак үзем кайсын кая урнаштырып калдырам, ашыксак, кайчак кертеп кенә калдырабыз. Без булганда ул аларга кагылмый да. Шулай тиеш кебек кабул итәме соң шунда... Алай дисәң, улымнан читләтеп кенә сорашкалыйм кайчак, кодагыйлар бер дә безнең кебек төянеп килмиләр дип аңладым. Жәлләп әйтүем түгел, шул балалар дип яшибез бит. Улым хакына, онык хакына йөрибез.
Барган саен, ирем:
– Булды, җитте, башка килеп аяк басмыйбыз! – дип кайта.
Аннан бер атна узуга, тагын: «Кайчан барырга уйлыйсың?» – дип тотына. Оныкны сагына! Тегесе дә бабасын бик ярата! Аның кулына килергә генә тора. Киленнең бик тоттырасы килмәсә дә.
Улыгыз белән сөйләшегез дип язмагыз. Авыз ачып, бу хакта аңа әйтмәячәкбез. Алинәне ничек яратканын күреп торабыз бит... Мәхәббәтнең күзе сукыр инде аның, беләсез. Тора-бара шәт барысы да үзгәрер дип өметләнәбез инде ирем белән. Кеше яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә тиештер бит.
Тик менә бүгенгесе бик авыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Кәске бавы озын ул . Балалары үсеп җиткәч, үзенә дә кире кайтыр. Ә сез хафаланмагыз . Исегез китмәсен, кимсенмәгез, үз җаегыз белән, ирең белән хөрмәтләшеп яшәгез. Гордыня - великий грех. Язмыш бәлки аңа да көтмәгәндә сынау бирер. Бик кирәкле кешеләр булып китәрсез.Кем белә?
0
0
2
0
Бер нэрсэ дэ сезнен якка узгэрмэячэк,йоремэгез йорэгегезне яндырып,онык та шул булачак,э улыгыз ... ул куреп тора,но бер суз эйтми,мона шунысы хэтэр.. бармагыз бер- ике ай ,улыгыз курэсе килсэ,узе кайтыр эле
0
0