Логотип
Күңелеңә җыйма

Хуштан яздырган мәхәббәт

Кеше күз алдында утырмыйм әле дип торып бастым да, арткы бүлмәгә кереп китмәкче идем. Биш адым атладым да... Аннары берни хәтерләмим. Аңыма килгәндә минем өстемә бер ир иелгән иде. Мин аның беләгендә ятуымны аңладым.

Тиздән ирем Рәсүл белән өйләнешкәнебезгә ике ел була. Һәркемнең бәхете үз вакыты белән килә икән. Минеке килмәс кебек иде инде. Бик көттереп, көтелмәгән булып килде ул. 34 яшемдә. Шушы апрель аенда. Сезгә дә сөйлим әле...

Чәчләр өчен профессиональ косметика чыгаручы компаниядә технолог булып эшли идем. Чәчләрне матур тоту өчен чыгарылган махсус шампуньнәр, башка төрле кирәк-яракның исе кызыктырды мине. Кечкенәдән аңны югалта торган бала булып үстем. Җәйге кояшта да, кызу мунчада да, бөркү бүлмәдә дә озак торсам, башым әйләнеп егыла торган гадәтем бар иде. Шулай үстем инде. Әти-әни аны авыруга да санамаганнардыр, чөнки сәбәбен ачыклар өчен табибларга йөрткәннәрен хәтерләмим. Кая инде авылда ул кадәр игътибар. Бары тик сакланып, шушы үзенчәлегемне аңлап яшәдем. Үсә төшкәч кимеде ул аңымны югалтып егылулар. Бу компаниягә эшкә килгәч, мине әллә буяу исе, әллә җиңелчә генә аммиак исе кызыктырды. Унике ел эшләп бер дә башым әйләнгәне булмады эштә. Шуңа күрә нәкъ менә үз урынымда эшләгәнемне аңлап, яратып эшләдем.

Яратып эшләгән эшеңдә уңышка да тиз ирешәсең. Мин дә өлкән технологка кадәр үстем. Эшемнең тагын бер яраткан ягы  – матурлык салоннарында үзебезнең продукция белән таныштырып йөрү иде. Айга бер тапкыр матурлык көне оештырып, клиентларга чәчне карап йөртү өчен бушка төрле шампунь, мусс, гельләр, буяулар тәкъдим итәбез, реклама ясыйбыз, мастерларга дөрес буяулар сайларга өйрәтәбез, киңәшләр бирәбез. Төссез чәчләр белән салонга кереп, матур прическа, укладка, яңа имидж белән чыгып киткән канәгать клиентларны күрү бик бәхетле итә иде мине. 

Шундый матурлык көннәренең берсендә чираттагы клиентлар белән эшләп йөри идем. Апрельдә бик җылы иде инде. Урамда да кояш кыздыра, матурлык салонында да бөркү. Тәрәзәләрне ачсалар да, озак тотмыйлар, чәчләре юеш ханымнарга җил бәрмәсен дип кайгырталар. Өстәвенә бер туктаусыз феннар, буяуны сеңдерү өчен башны җылытучы җиһазлар эшләп тора. Һавасызлыктан башым әйләнеп китте дә, креслоларның берсенә барып утырдым. Алсу исемле парикмахер минем өчен борчыла башлады. Агарып та киттең син, кара әле, ап-ак булдың, ашыгыч ярдәм чакыртыйк, ди. Хәзер бетә ул дип, борчылмаска куштым.

Кеше күз алдында утырмыйм әле дип торып бастым да, арткы бүлмәгә кереп китмәкче идем. Биш адым атладым да... Аннары берни хәтерләмим. Аңыма килгәндә минем өстемә бер ир иелгән иде. Мин аның беләгендә ятуымны аңладым. Юеш чәчләреннән минем өскә тамчылар тамып тора. Тирә-ягыма кеше җыелганын күреп аптырап киттем.
– Ничек хис итәсез үзегезне? – дип сорый бу ир.

– Бик яхшы. Мин аңымны югалттыммы әллә? – дим, гаҗәпләнеп.
– Әйе. Хәлегез ничек?
– Бик яхшы! Торыйм инде, – дип, идәннән торырга маташам.
– Ашыкмагыз, бераз ятып торыгыз, – ди.
Ә мин чыннан да үземне шулкадәр яхшы хис итә идем. Менә бер дә аңымны югалтып егылган кебек түгел инде. Барыбыр торырга ниятләгәч, бу ир миңа басарга ярдәм итте, диванга алып барып утыртты. Аннары салонда эшләүче кызлар барыбер ашыгыч ярдәм чакырттылар. Минем аякларым какшап егыла башлаганда мастер бу ирнең чәчен кисеп бетереп юып маташкан чак була. Башын артка иеп утырган ир ярты секунд эчендә минем хәзер егыласымны аңлап, сикереп торып тотып калган. Тотып калган дип, без икебез бергә егылганбыз. Ул мине  тотмаса, тимер урындык кырына йә тумбочка өстенә башым белән төшәсе булганмын. Шуны абайлап, утырган урыныннан сикереп торган да инде ул. Беләге белән башымны тотып, бәрелүдән саклап калган.
Табиб белән сөйләшеп чыкканчы теге ир инде администратор янында акчасын түләп тора иде. Рәхмәт әйтергә ашыктым.
– Бик зур рәхмәт, сез булмасагыз, хәзер бәлки хастаханәдә булыр идем, – дим.
– Хәлегез ничек соң?
– Яхшы. Минем белән элек еш була иде андый хәлләр. Күптән аңны югалткан юк иде. Ә сез табибмы әллә?
– Юк, мин дә сезнең кебек үсмер чакта гел шулай хуштан яза идем. Таныш халәт. Шуңа реакциям дә яхшырак, ахрысы, – дип елмайды.
– Мин сезгә ничек рәхмәт әйтим икән? 
– Белмим инде, бәлки мине ресторанга чакырырсыз? Ирегез рөхсәт итсә... – дип көлә ир.
– Рәхсәт сорар кешем юк. Рәхәтләнеп, – дидем. 
Икенче көнне ресторанда очраштык. Рәсүл иде ул. Шуннан соң аерылышмадык та инде. Аңа 36 яшь, ул да үз тиңен бик озак көткән булып чыкты. Хуштан язарлык итеп яратам үзен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар

Реклама