Логотип
Күңелеңә җыйма

Хезмәтче мин...

Минем дә башкалар кебек туй күлмәге киясе килгән иде. Башта акча җыярга кирәк, бераз сабыр итегез дигәнгә ышанып яшәдем. Ярты ел узгач туйны искә алучы да, уздырырга теләүче дә булмады. Аннары балага уздым, туйның кадере дә калмады...


Кияүгә чыкканда ук дүрт малайлы йортка барганымны белә идем. Яшьлек белән курка да белмәгәнмен инде. Хәзер үз кызым да берничә киленле йортка килен булып төшәргә теләсә, алдын-артын бик ныклап уйларга кушар идем. 
Мин үзем – икенче килен. Төп йортта каласы малай минем ирем түгел иде. Әти белән әни гади генә авыл кешеләре, гомерләре колхоз эшендә узган. Олы абыйсы өйләнгәннән соң бер елдан без өйләнештек. Әйе, ел саен туй уздыру бер дә җиңелләрдән түгел, чыгымнары күп. Шуңа күрә безнең туйны кичектереп тордылар. Минем әниләр уздырып җибәргән никах белән яшәп киттек. Минем дә башкалар кебек туй күлмәге киясе килгән иде. Башта акча җыярга кирәк, бераз сабыр итегез дигәнгә ышанып яшәдем. Ярты ел узгач, туйны искә алучы да, уздырырга теләүче дә булмады. Аннары балага уздым, туйның кадере дә калмады...
 Әллә ничек көндәлек тормышка кереп киттем мин, яшь килен дип, аерым игътибар бирүче булмады. Ярый әле алдан ук аерым яшәдек. Күрше шәһәргә китеп-кайтып йөрдек. Туй үпкәләре онытылып, әни белән бик яхшы аралаша башладык. Нигәдер олы килен белән чагыштырганда, мине аеруча якын күрде кайнанам. Шуңа күрә кайната авырый башлагач, төп йортка безнең кайтуыбызны сорады. Иремнең ике энесе студентлар, әле озак укыйсылары бар иде. Нишлисең, безнең бурыч инде ул әти-әниләрне карау, риза булып кайттык. 
Ерактагы кояш яктырак, диләр бит. Мин дә шундый ерактагы якты кояш булганымны тиз аңладым. Сердәшче киленнән бик тиз хезмәтчегә әйләндем. Әни белән утырып бер генә сөйләшә идек көнгә – анысы да иртәгә эшлисе эшләрне саный иде ул миңа. 
Ирем әйбәт булгач, эшнең авырлыгын күрмәдем. Балалар да туды, шулай яшәп киттек. Әйбәт кенә дип әйтә алмыйм. Әни – бик тиз үпкәли торган кеше. Нәрсәгә үпкәләгәнен дә әйтмичә йөри. Анысына да түздем. Мин болай да күп сөйләшмим, үз алдыма карап йөри идем андый көннәрне. 
Иремнең ике кече энесе дә безнең кебек үк бер-бер артлы өйләнештеләр. Ләкин ике яңа киленнең берсе дә туйсыз яшәмәде. Ничек итсә итте, әни туйга акча тапты икесенә дә. Әти ул вакытта үлгән иде инде. Менә шул вакытта минем эчкә йотып барган барлык үпкәләрем дә калкып чыга башлады. Ул киленнәрне  зурлаганнарын, каршы алганнарын күрсәгез иде. Мин бу кадер-хөрмәтнең чиреген генә күрдем.  
Өч килендәш җыелышып кайткач кызык тормыш башлана иде әле. Алар барысы да кунак, ә мин хезмәтче, пешерүче, җыючы, мунча ягып кертүче, чиста урын-җирләре әзерләп җәюче, киткәч артларыннан өйне җыештыручы. Әле соңыннан кайтавазы да ишетелә – минем ошамаган якларымны әнигә, иремә сөйләп китәләр, киңәшләрен бирәләр. Матур сөйләшмәгәнмен, гел аерым йөргәнмен, алар белән утырып ашамаганмын, кичен сөйләшеп утырырга чыкмаганмын. Кыскасы, җитәрлек якты йөз күрсәтмәгәнмен. Минем алар ял итеп, кунак булып йөргәндә эшләп эштән чыкканны, ярдәм итәргә кирәк булганны сизүче, күрүче булмый. Тәмле ашап, мунча кереп, күңелле сөйләшеп, чиста урынга ятып йоклыйлар гына бит инде. Җәй көне чүп утарга да ярдәм итмиләр. Ә мин җәй буе кайнаткан вареньеларны, компотларны, тозлы әйберләрне кайткан саен алып китәләр, әни күчтәнәч итеп җибәрә. Шунысы кызык, әни аларга бер сүз әйтми, битәрләми. Шулай тиеш кебек. 
Хәзер инде төп йортта яшәвемнән риза да түгелмен. Минем дә аерым яшәп, кунакка гына кайтып йөрисем килмиме әллә? Менә ул чакта барыбыз да бертигез булыр идек. Әнигә үпкәләмим мин. Без аның белән килен-кайнана ничек яшәргә тиеш, шулай яшибез, һәрберебезнең үз урыны. Безне матур яши диләр авылда. Ләкин килендәшләрнең мине хөрмәт итмәүләре бик рәнҗетә. 
Китү – соңгы чик инде ул. Соңыннан кире кайтып та элеккечә яшәп булмаячак, булган мөнәсәбәтләр дә чәлпәрәмә киләчәк. Ләкин килендәшләремә хезмәтче булып та яшисем килми. Минем кебек күп киленле гаиләләрдә яшәүче ханымнардан киңәш көтәм...

Фәнзилә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Сеңлем, килендәшләреңә үпкәләмә, сине яклый алмаган иреңә үпкәлә.Аларның синең өчен бер жирләре дә әчетми, ирең гомер итәсе хатыны турында уйлый белмәгәч ,бүтән кем белсен кадереңне?

    • аватар Без имени

      6

      0

      Интегәсең икән балакай.Тик,бергә ашагыз, җыештырыйк әле диген.Сөйләшеп утыр да,табак савытны юарга бергә, эшлик,утыйк дисәң,бәлки сирәгрәк кайтырлар

      • аватар Без имени

        3

        0

        Ирем әйбәт диеп язгансың!Чүпрәк ул,ир түгел.Минем дә бар шундый пример.Аның турында язылган мени,ул иремнең икетуганының хатыны.Дүртенче килен булып төште ул,инде утыз ел төп йортта "хезмәтче".Кайнана кайнатасы да исән.Өч килендәше гаиләләре белән кайталар,атна саен диярлек.Ә хәзер русчалап "внимание".Кайтуга тавык тутырган,аш пешкән,йомыркалар кәрзин кәрзин әзер,бакча уталган.Тегеләр әзер мунча кереп,кунып,машиналарына продукты төяп китәләр.Шулай кирәк диеп күнгәннәр инде,ә совесть йоклый килендәшләрнең.Ул гына да түгел,балалары кайттылар каникул саен,әле булса,үз гаиләләре белән кайтып тулалар ,ата инә йорты диепдер.Алла ярдәм бирсен,төп йортта калган киленнәргә.Ә кайнана кайната имеш йорт аларга диләр инде.Бер шулай кайнанасы сеңлесе әйтә:әзер дөньяга килде бит ул килен" ди.Кирәге бар иде,андый әзер дөньяның!!!.Күп тә яздым.Беренче чират үзегезне хөрмәт итмәгәч,сезне кем хөрмәт итсен,төп йорттагы киленнәр???....

        • аватар Без имени

          4

          0

          Тел яшереп йормэскэ меню шул. Уйларынны, упкэлэренне эйтмэсэн, сина башлап беркемдэ эйтми. Минедэ олы киленгэ хезмэтче итмэкчелэр иде. Мин иттермэдем. Топ ойдэ торганда, алар икенче авылда тордылар. Мине башта кунакка дип чакырып эшлэттелэр. Икенче атнаныда кунакка чакырган иделэр бармадым. Беренчесендэ кайнана ярар бар инде, эше бардыр, мин жибэрмэде дияр диде. Икенчесендэ берсенэдэ эйтмэдем. Аннары кырын карадылар караван. Бер кайнана бн эйткэлэшкэндэ, мин хезмэтче булып килмэдем анада, сезгэдэ. Э иремэ кияугэ чыктым дидем. Ничек итсэ иттем ойдэн чыгып китеп, шэхэрдэ тордык, торабызда. Минем ир топчек малай. Тоже туй уткэрмэделэр. Беренче килен сойлэшми, королева кебек йори. Ботенсе ана тиеш. Булмый торсын эле. Бер анда гына эш. Узлэре эшлэсен дидем.

          • аватар Без имени

            5

            0

            Төп йорттагы киленнәргә төшә инде бар авырлык.

            Хәзер укыйлар