Логотип
Күңелеңә җыйма

Кешегә власть биреп кара...

Кешенең чын йөзен беләсең килсә, аңа власть биреп кара, диләр. Чыннан да, башкалар белән бер дәрәҗәдә торган чагында һәркем дә кешелекле булып күренә ала. Ә кулына башкалар язмышына аз ыгна булса да йогынты ясарлык көч эләккәч?!

Кеше табигате турында уйланганда, без еш кына яхшылык белән явызлыкны бер-берсенә каршы куябыз. Янәсе, кемдер тумыштан мәрхәмәтле, ә кемдер – кырыс. Әмма тормыш күпкә катлаулырак. Кайчак кешенең нинди икәнен аның характеры түгел, ә нинди шартларга эләгүе хәл итә. Бәлки, иң куркыныч сорау да шулдыр: без үзебезне яхшы беләбезме? Әгәр бер көнне безгә көч, хакимлек, җаваплылык һәм башкаларны буйсындыру мөмкинлеге бирелсә, без нинди кешегә әйләнер идек?
Бу сорауга җавап эзләп, 1971 елда АКШның Стэнфорд университетында психолог Филипп Зимбардо гадәти булмаган эксперимент үткәрә. Аның нәтиҗәләре галимнәрне генә түгел, бөтен дөньяны уйланырга мәҗбүр итә.

Власть сынавы

1971 елның 14 августында Стэнфорд университетында Филипп Зимбардо җитәкчелегендә бөтен дөньяга танылган эксперимент башлана. Ул вакытта әле беркем дә аның ничек тәмамланачагын күз алдына да китерми.

Эксперимент бик үзенчәлекле була. Ул катнашучыларның яртысын кулга алудан башлана. Әмма «кулга алынучылар» моңа артык борчылмый: төрмәгә алып барган юлда сакчылар белән шаярышып, көлешеп баралар. Тыштан караганда, алар арасында җылы мөнәсәбәтле танышларның шаяруы кебек кенә тоела.
Чөнки барысы да моның уен гына булуын белә.

«Кулга алу» – чын түгел, ә «төрмә» – психология факультеты подвалында урнашкан гади генә бүлмә була. Катнашучылар үзләренең нинди роль үтәячәген алдан белә. Аларның яртысына ике атна дәвамында тоткыннар ролен башкарырга, икенче яртысына исә сакчылар булырга кушыла.

Экспериментта университетның тәртипле, закон белән беркайчан да проблемасы булмаган студентлары катнаша. Аларның берсе дә элек төрмәдә утырмаган, хәтта бер генә минутын да тимер рәшәткә артында үткәрмәгән.

Әмма Зимбардо фикеренчә, аларның һәрберсендә тоткын үзен ничек тотарга тиешлеге турында гомуми, абстракт күзаллау була. Сакчылар да төрмә тормышын, андагы тәртипләрне белми диярлек. Аларның күзаллаулары китаплардан һәм кинолардан алынган кадәр генә була.
Галимне бер нәрсә кызыксындыра: кеше турындагы күзаллаулар чынбарлыктагы шартларда ничек үзгәрер?
Эксперимент башланганчы, Зимбардо аның нәтиҗәләрен бик төгәл фаразлый алмавын үзе дә таный. 

Алты көннән соң...

Зимбардо сүзләренә караганда, экспериментны алты көн дә узмый туктатырга туры килә.
«Нибары алты көн узгач, без «төрмәне» ябарга мәҗбүр булдык. Чөнки күргәннәребез бик куркыныч иде. Безнең өчен дә, экспериментта катнашучыларның күбесе өчен дә роль белән чын тормыш арасындагы чик юкка чыкты».

Яшьләрнең күбесе чын мәгънәсендә «тоткыннарга» һәм «сакчыларга» әверелә. Алар инде роль уйнау белән үзләренең чын «мин»нәре арасындагы чикне югалта. Аларның тәртибендә, фикер йөртүендә, хисләрендә кискен үзгәрешләр күзәтелә.

Бер атнага да җитмәгән төрмә тәҗрибәсе аларның еллар дәвамында формалашкан кешелек кыйммәтләрен юкка чыгара. Ә иң түбән, иң рәхимсез, хәтта патологик яклары өскә калка.
Кайбер «сакчылар» «тоткыннарга» телсез хайваннарга караган кебек карый башлый. Алар башкаларны кимсетүдән һәм рәхимсезлек күрсәтүдән ләззәт таба. Ә «тоткыннар» исә акрынлап буйсынучан, үз шәхесен югалткан кешеләргә әверелә. Аларны бары тик берничә нәрсә кызыксындыра: ничек качарга, ничек исән калырга һәм «сакчыларга» булган нәфрәтне ничек җиңәргә.

Алар баштан ук шундый булганмы?

Монда бер сорау туа: бәлки, экспериментта катнашкан егетләрнең кайберләрендә мондый рольләргә омтылыш баштан ук булгандыр? Бәлки, «сакчылар» рәхимсезлеккә, ә «тоткыннар» буйсынучанлыкка эчтән әзер булгандыр? Юк.

Экспериментка теләсә кемне кертмиләр. Катнашучыларны сайлау алдыннан алар күп баскычлы психологик тестлар үтә. Депрессиягә, артык агрессивлыкка яки башка төрле психологик проблемаларга аз гына омтылышы булган кешеләр дә сайлап алынмый.
Нәтиҗәдә, экспериментка психик яктан сәламәт, әйбәт холыклы, интеллектуаль яктан үсеш алган яшьләр генә эләгә.

Ә рольләр ничек бүленә?

Гадәттәгечә, кемнең «сакчы», кемнең «тоткын» булачагын кешеләрнең холкына карап сайламыйлар, жирәбә салалар. Димәк, бер көнне «сакчы» булып басып торган кеше белән икенче көнне аның урынына «тоткын» булып утырган кеше арасында башлангычта зур аерма булмый. Алар – бер үк яшьләр, бер үк университет студентлары, бер үк социаль мохит вәкилләре. Аерманы бары тик роль барлыкка китерә.

Безнең эчтә дә «төрмә» бармы?

Бу эксперимент турында бәхәсләр инде күп еллар дәвам итә. Галимнәр аның нәтиҗәләрен төрлечә аңлата, Стэнфорд экспериментының методологиясе һәм нәтиҗәләрен гомумиләштерү мөмкинлеге дә фәнни бәхәсләр тудыра.

Кеше үзен гадәти тормышта ничек тота – моны белү әллә ни авыр түгел. Ә менә аңа власть бирелсә? Башкаларны үзенә буйсындыру мөмкинлеге туса? Аның сүзеннән кемнеңдер язмышы тора башласа?
Шул чакта кеше чыннан да үзгәрәме? Әллә власть бары тик аның эчендә элек-электән яшәп килгән сыйфатларны гына күрсәтәме?

Бәлки, кешене власть бозмыйдыр да. Бәлки, ул власть кулына эләккәч кенә үзенең кем икәнен күрсәтәдер. Менә бу сорауларга әле дә төгәл генә җавап юк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар