Логотип
Күңелеңә җыйма

​Кайчан яши башлыйбыз?



Сезнең дә шкафыгызда чыгарырга кызгана торган матур савыт-сабаларыгыз бармы ул? Ә кулланымый яткан матур сөлгеләрегез, урын-җир комплектлары? «Әле болары да ярап тора бит, кирәге чыгар», – дисезме сез дә? Мин дә бер елны уникешәр кешегә исәпләнелгән матур савыт-саба сатып алдым. Сатып алдым да, шкафка тыгып куйдым. Ә үзебез төрлесе төрле сервиздан калган тәлинкә чынаяклардан ашау-эчүебезне дәвам иттек. Ярап тора бит әле, матур түгел дип инде... Беркөнне кызым әйтә: «Әни, син кайчан яши башлыйсың соң инде?» Ә бит үзенә 13 кенә яшь әле. Чынлап та, кайчан яши башлыйбыз соң без? Ниндидер яхшы киләчәкне көтмичә, менә бүген, менә хәзер!  

«Компрессорный» тукталышында гел дә кеше күп була. Арча, Әтнә, Балтач ягына кайтучылар «абый, утырт»ны сагалый – шул якка кайтучы машина көтә. Бәхетемә, миңа озак көтәсе булмады. Ун-унбиш минут тордыммы, искерәк кенә «җиделе» «Жигули» туктап утыртты. Рульдәге абзыйга 65ләр тирәседер.  

Ай сөйләшергә яратам мин. Кызык бит, кайдан икән бу абый, кем булып эшләде икән?.. Арчага гына кайтамы,  юлы Кенәр ягына да түгелме (миңа әле ары кайтасы)? «Теләсәгез, анда да илтеп куя алам, – диде абзый. – «Таксовать» итәм мин. Теләсә кая илтәм». «Сез пенсиядәдер инде? Кайда эшләгән идегез соң? Пенсиягез бик аз чыккан ахрысы?» – дим, абзыйның әле «төчкергән», әле «пыртлаган» машинасы белән курыкмыйча юлга чыкканына ишарәләп.  

«Хатынымны гомерендә бер булса да диңгезгә алып барасым килә, – диде абзый. Авызыннан түгел, йөрәгеннән чыкты, ахрысы, бу сүзе, тәнемә каз итләре йөгереште. – Гомер буе диңгез күрергә хыялланды». «Яшьрәк чакта барып булмадымы? Совет чорында Кара диңгез яр буйлары ул кадәр үк буй җитмәс хыял булмаган диләр бит». «Әй сеңлем! Барып булмады шул. Мөмкинлек булмаганга түгел, үзебез шундый булганга». Биектауларны узганчы абзый тын гына барды. Уйлары белән яшь чагында иде бугай ул.  

«Булмады шул, сеңлем, булмады... Квартира бирәләр, дигәч, заводка урнаштым мин. Әллә ни зур хезмәт хаклары түгел иде, шул квартира булмасмы, дидем инде. Менә квартира булса, барырбыз диңгезенә дә, Кавказына да, дип юаттым хатынны. Аның бергә эшләгән дус хатыннары ел да кая да булса барып кына тордылар. Безгә дә фатир була дип торганда гына союз таркалып куйды. Заводта юньле эш калмады. Инде булмады бу, дип, «бензовозга» утырдым. Ерак шәһәрләрдән бензин ташыйм, һаман да шул квартира булмасмы, дип, өйгә кайтып та кермим. Ниһаять, тырыша торгач, алдык без квартираны. Ләкин, барыбер дә без көткән тыныч, рәхәт  тормыш башланмады. Ремонты кирәк булды, мебеле... Аннары машинага җыйдык. Инде ул арада малай белән кыз да үсеп җитте, аларга кирәк булды... Ул елларда Казан тирәләрендә йорт салу модасы башланды. Без дә «Залесный»да җир алып, йорт сала башладык. Тагын бөтен акча шунда китте. Кайда ул диңгезгә барулар? Үзебезгә бернәрсә алмадык, булганы ярап тора әле, менә йортны салып бетергәч, рәхәтләнеп яшәрбез, имеш. Йорты булгач, мунчасы да кирәк, аның янына гаражы, аннары малайны өйләндердек, аннары кызны кияүгә бирдек. Менә шуларны урнаштырабыз да, аннары инде булган акчага диңгезләргә барып, рәхәтләнеп ял гына итеп яшәрбез, дидек. Мин шулай дип уйладым инде, хатынның йорт саласы килмәгән иде, квартирага да канәгать иде ул. Без ул квартираны сатып, акчасын малай белән кызга бүлеп бирдек. Яшьләрнең аерым торасылар килә бит аларның, үзләренчә яшәсеннәр.  

Әй сеңлем... булыр әле дип яшәп, үзебезне генә алдыйбыз икән шул без. Өйне тышлаттык, башта түбәсен шифердан гына ябып торган идек, бераздан аны профнастилга алыштырасы килә башлады – тагын акчага урын табылды... Нәфеснең чиге юк, иске телевизорларны, иске диваннарны, кайчандыр чират торып алган «чежский» стенканы – барысын да яңага алыштырдык. Инде барысы да булды кебек. Ноябрь бәйрәменә авылга – хатынның туган ягына кайттык. Әти-әниләре исән түгел инде, нигезләрендә абыйсы белән җиңгәсе яшәп ята, сирәк кенә кайткалыйбыз шулай. Кайтып, аз гына утырган идек, күршеләр шалтырата: өегез яна, диләр. Аякка носки кияргә дә онытып, Казанга чыгып чаптык. Без килеп җиткәндә өйнең эче күмергә калган иде. Утны розеткадан чыккан, диделәр. Бер розетка чытырдый иде, гел вакыт булмады шуны алыштырып куярга. Хатын шунысына чәч киптерә фенын тыгып калдырган булган».  

Арчаның «объездноена» борылдык. Минем тарихның ахырын ишетеп каласым килә: «Хәзер кайда яшисез инде? Ул йортны кабаттан ясап чыгар өчен тагын никадәр акча кирәктер!» «Хәзер ул җирләр бик кыйммәт бит. Җирне саттык та, бөтен нәрсәсе булган квартира сатып алдык. Булды, шул җитә хәзер безгә. Менә  җәйгә хатынны чит илгә алып барасым килә, шуңа бераз акча туплыйм дип кенә чыгуым. Гомере буе диңгез күрергә дип хыялланып яшәде бит. Төркиягә яки Дубайга гына түгел, Таиланда ук барырга телим».  

«Жигули»дан төшеп калгач та, аның хуҗасын, аларның тарихын әле бик озак күңелемдә йөрттем.  

Иртәгә яшәрбез дип яшәү күпләребезгә хас нәрсә бит ул. Акча булса да, аны үзебезнең рәхәтебез өчен тотарга кызганыч. Өй, дибез, эш, дибез, машинаны алыштырырга кирәк, дибез. Барысын да уйлыйбыз, кайчан яши башлавыбыз турында гына уйламыйбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яши башлыйм дигэндэ генэ мэнгелек йортка китеп бара шул кеше....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дингез тагын, район узэгенэ барырга да жай чыкмый кайвакыт. Тыныч булса авырмасам дингезне бер курмэсэм дэ риза узе.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тормыш дибез, нидер җитми. Һаман шулай дөнья көтәбез. Дөнья көтә-көтә маллар җыеп беткәч. Никтер аны ташлап китәбез.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ии, бигрәкләр дөрес язылган бит.

          Хәзер укыйлар