Быел җәйге ялымны авылда уздырырга булдым. Бераз әни янында яшәп, бала чагымның хатирәләрен яңартырга иде исәп. Авылга без еш кайтып йөрибез анысы. Әниебез исән чакта аның янында күбрәк булырга тырышабыз. Барлык зур, авыр эшләрен үзебез кайтып башкарабыз. Ләкин инде күптәннән болай озаклап, бер айга ук кайтканым булмаган иде.
Ялга җыенганда һәркем күңеленнән ниндидер план кора торгандыр инде ул. Мин дә бер айга авылга кайтканда тау кадәр планнар белән кайттым. Әлбәттә, иң элек яшелчә бакчасына яшелчәләр утыртасы булыр. Әнинең инде яше дә бара, тезләре, билләре дә сызлый, шуңа күрә яшелчәләрне ел да үзебез утыртып китәбез. Аяклары сызласа да, әнинең бакчаны гел дә элеккечә – үзе яшь чагында утырткан кебек утыртасы килә. Помидор үсентеләрен дә күп итеп тәрәзә төбендә үзе үстереп куя әле. Безнең, аның өч баласының, һәрберебезнең үз бакчасы булса да, туган йорттан беребез дә бернәрсә дә алып китмәсәк тә, үскән яшелчәләрнең күбесе ашалмыйча әрәм булса да, әнинең күңеле булсын дип, ул кушканча эшлибез.
Менә быел да май башында көрәк белән казып, 3 сутый яшелчә бакчабызга ике кило вак суган, ике түтәл кишер, бер түтәл чөгендер, бер түтәл борчак, бер түтәл укроп белән петрушка, бер түтәл шалкан, бер түтәл кыяр чәчтем. Шушыларга өстәп, әни үзе үстергән 40 төп помидор белән 20 төп борыч үсентесе утырттым. Район үзәгенә барып, егерме төп кәбестә үсентесе алып кайттым. Әле тагын берничә төп ташкабак белән биш-алты төп кабакка да урын кирәк.
– Әни, бәгърем, синең берүзеңә күпме генә яшелчә кирәк соң? Әйдә, барысын да үзем алып кайтып бирәм, азапланмыйк, дип әйтеп карасам да, «Кара җирне әрәм итеп, ничек бакчаны буш калдырасың инде?» – диде әни, карышып.
Әле бакчаны казып чыкканчы, бер көпчәкле тачка белән күршеләрдән никадәр черемә ташыдым. Бакчага иртәнге сигездә чыгып китәм дә, ашарга гына бүленеп, кичкә кадәр шунда казынам. Битләрем, беләкләрем кояшта каралып, үзем кара-чутырга әйләнеп беттем. Шәһәрдә ясатып кайткан маникюр-педикюрларымнан җилләр исте.
Яшелчәләрне утыртып, инде булды дисәм, бәрәңге утыртасы барлыгы искә төште. Ярар, анысының җирен трактор кереп сөреп чыга, кул белән казыйсы юк, шунысына сөенәсең. Бәрәңгене без ел да көрәк белән күмеп утыртабыз. Гадәттә, кем кайта ала, шулар кайтып утыртыша. Быел мин ялда булгач, башкаларга әйтеп тормадык, алты сутый бакчаны берүзем утыртып чыктым. Әни, мескенкәем, бәрәңгесен үзем салып торам, дип, чиләк күтәреп чыккан иде, мәҗбүриләп куып керттем. Ул алты сутый бакча миңа ике көнгә җитте. Әле аның көннәре дә быел бигрәк эссегә китте бит. Май аенда 30 градус эссене күргән бар идемени?! Билләремне турайта алмыйча, телләремне асылындырып, бер аякка аксаклап, өйгә чак кереп егылдым, бәрәңгене утыртып бетереп...
Дөресен әйткәндә, әнигә аның кадәр бәрәңге кирәк тә түгел. «Сез алып китәрсез. Кыш көне бәрәңге сатып алырсызмыни?» – дигән була инде. Алып китсәк, ике-өч капчык бәрәңгесен алабыз, артыгын ашамыйбыз да бит хәзер. Минем «бәрәңге җирен киметик» дигәнемне әни быел да ишетмәгәнгә салышты.
Бакча эшен бетерүгә – яңа эш. Инде өй юарга кирәк. Быел анысы да үземә генә калды – мин ялда ич, эшкә барасым юк! Башта – бер, аннары икенче якны юып чыгару шулай ук ике көнгә сузылды. Өйне юу белән генәмени, әле күпме урын-җирне җилләтәсе, пәрдәләрне юасы... Бу эшләрне төгәлләгәндә минем күңелемдә ничек тә тизрәк шәһәргә качарга кирәк, дигән план бөреләнә башлаган иде инде.
Качарсың бар! Өйләрнең эшен бетерүгә, әни: «Быел капка-коймаларның буявын да яңартсак иде», – дия башлады. Буйый башлаганчы, башта аның иске буявын кырасы әле. Шушы 30 градус эсседә, биек баскычка басып, буяу исенә исереп, капка буяу бер дә җиңел эш түгел шул.
Кичен үземнең буяуга буялган беләкләремә, маникюры ашалып беткән тырнакларыма, үкчәләре яргаланган, шул ярыкларга туфрак тулган аякларыма карап, шаклар катып утырдым. Эштәге кызлар күрсә, мине танымаслар иде.
Мин бит әле авылга ялга кайтканда, көн дә мунча ягып керермен, әнине тәмле ризыклар пешереп сыйлармын, туганнар белән йөрешермен, дип планнар корып кайткан идем бит. Кайда ул! Иртәдән кичкә кадәр эштән бушармын димә! Кич белән бөтен бакчага су сибәргә кирәк. Хәтта яккан мунчага кереп, юынып чыгарга да хәл калмый.
Бу эшләр генә аз тоелды, ахрысы, бер көнне әни урамда тавык сатып йөрүчеләрдән егерме бройлер чебие алып калган. Белгәч, егылып китә яздым. «Базда бәрәңге дә күп калды. Ул бәрәңгене чыгарып ыргытып булмый ич, син барында прачкада бодай белән бергә пешереп ашатырбыз», – ди әни. Миңа тагын эш артты: һәр көнне чебиләргә ашатырга дип бер чиләк бәрәңге пешереп төям, асларын җыештырам.
Быел дымы да, җылысы да җитәрлек булгач, тирә-юньне печәне дә тиз басып китә. Безнең авылда терлек-туар асраучылар аз, печән беркемгә дә кирәкми. Хәзер бакчаңда үскән печәнеңне үзең акча түләп чаптыра торган заман. Берәрсе кайтып, чабып бирер әле дип көтеп ятып булмый – үзем ялда ич! Әтидән калган чалгыны күршедән таптатып алып, чалгы күтәреп печән чабарга чыгып киттем. Инде күптән кулга чалгы тоткан булмагач, онытылган. Шулай да ишегалды, капка төпләрен ялт иттереп чабып чыга алдым үзе.
Кешеләр түземсезләнеп ял җиткәнен көтә, мин исә ялымның тизрәк бетүен тели башладым.
Анда барырмын, моның белән күрешермен дигән планнарның берсенә дә тормышка ашарга насыйп булмаган булып чыкты. Бер ай буена эштән һич кенә бушап тормадым.
Ялым бетәргә бер атна кала, өйдә үз эшләрем дә бар, дип, авылдан чыгып качтым. «Үз эшләрем бар», – дип әйтүем дә ялган түгел, билгеле. Мин авылда «ял итеп» ятканда, үзебезнең бакчага бармак тидергән дә кеше булмады. Ирем көне-төне эштә, бакча эшен яратмый, балалар башка шәһәрдә яши... Ярый инде суган-кишерләрне көздән үк утыртып калдырган идем.
Кыскасы, авылга ял итәргә кайтам дип хыялланган булсагыз, онытыгыз ул хыялыгызны, дип әйтмәкче булам. Авылда бернинди дә ял юк, анда – каторжан тормышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк