Логотип
Күңелеңә җыйма

Кара мәченең ни гаебе?

Юлыңны кара мәче киссә, булмый инде ул. Тик шуны аңламыйм, кара мәченең ни гаебе бардыр бу дөньяга кара булып туганына. Ак мәчедән шул төсе белән генә аерыла бит инде ул.

Әлегә кадәр мин әнә шулай дип уйлыйм, һәм моның ише хорафатларга һич кенә дә ышанмый идем. Өйдә әйбереэне онытып калдырып, кире әйләнеп керүне дә начарга юрыйлар. Булмаганны! Үз өеңә кире әйләнеп керүдән нинди зарар булырга мөмкин. Имеш, көзгегә карарга киркә, диләр. Көзге нишләтә ала? Предмет, җиһаз гына бит ул. 

Ул көнне безнең көнебез шулкадәр матур башланды. Шимбә иде. Урамда – күкрәп торган яз. Ирем, балалар белән кичтән үк: «Дачага барырбыз. Бакчаны җыештырып, түтәлләр казып, кишер белән суган утыртырбыз», –  дип сөйләштек. Әлбәттә инде, «дача» дигән сүз чыгу белән балаларның авызы турсайды. Берсенә 13, икенчесенә 10 яшь аларның. Замана балалары инде, аларга телефон булсын да интернет булсын. «Дачада саф һава. Анда табигать. Сандугачлар сайрый», – дигәнеңне ишетергә дә теләми. Аңламыйлар шул табигатьнең матурлыгын, хозурлыгын. 

Ләкин аларга карап тору юк. Барабыз дигәч, барабыз. 13 яшьлек балага ышанып өй калдырып була димени? Сөйрәп булса да машинага алып чыгып утыртабыз. Юл буе шыңшып баралар да, дачага барып җиткәч тынычланалар тагын үзләре. Әтиләре кулларына тырма тоттыра. Мин өйдән ясап алып килгән бутербродларны, салатларны тезеп куям. Термоста җимешле кайнар чәй. Күктә –  кояш, җирдә – яшеллек. Тагын ни кирәк. 

Менә шуларны уйлый-уйлый, иртән иртүк торып, бакчага барырга җыена башладык. Балалар бераз шыңшыдылар, «бармасак ярыймы?» дип киреләнеп маташтылар. Мин күп итеп бутербродлар ясадым, ике зур термоска җимешле чәй ясап алдым. Барыбызга да бакчага барагч киясе киемнәрне бер сумкага тутырып куйдым. 

Ыгы-зыгы тынып, ниһаять, барыбыз да машина чыгып утырдык. Салмак кына кузгалып, ишегалдын чыгып китеп бара идек инде. Ирем кинәт кенә тормозга китереп басты. «Нәрсә булды? Ник туктадык?» – дип, сагаеп аңа карадым. «Документларны онытып калдырганмын. Хәзер, йөгереп кенә алып чыгам», –  дип, машинаны бер кырыйга елыштырды да, өйгә чапты.

Була торган хәл. Ярый әле әллә ни ерак китмәдек, өй янында ук исенә төште. Дачага барып җиткәндә генә исенә төшсә дә берни эшли алмыйсың, кире борылырга туры килер иде. 

Ирем «мышный-мышный» руль артына кабаттан кереп утыргач, тавыш-тынсыз гына кузгалып киттек. Иртән шәһәр урамы шулкадәр матур! Агачларның әле яңа ыгна яфрак ярган, иң садә вакытлары. Урамнарны әле генә юдырып киткәннәр. Кояш нуры җемелдәгән күлдәвекләрдә күгәрченнәр су коена. Халык әле йоклый, машиналар да аз. Булганнары – безнең кебек, дачага баручылардыр, мөгаен. 

Инде шактый ара киткән идек. Светофордан уңга борылып, тар гына урам аша узарга кирәк. Бу урамны аеруча да яратам, чөнки урамның ике ягыннан шәхси йортлар тезелешкән. Капка төпләре чиста итеп себерелгән, һәр йорт каршысында гөлбакча... Өйләрнең тәрәзәләрен, капка-коймаларын, бакчаларын күзәтү ошый миңа. Башымны бора-бора, рәхәтләнеп карап бара идем, ирем кинәт тагын тормозга китереп басты. Арты утыргычта йоклап барган балалар «нәрсә булды?» дип чәчрәп уянды. Утыргыч артындагы киштәгә куйган бутербродлар пакеты-ние белән идәнгә очты. Доңгырдап термос килеп төште. 

Куркып, карашымны юлга төбәдем. Ә анда... нечкә генә кара койгырын үрә бастырып, аяк очына гына ак оек «кигән» тәпиләренә кәс-кәс басып, кояшта ялтырап, кап-кара мәче чыгып бара иде. Капка астыннан кинәт килеп чыккан песине таптатмыйм дип тормозга китереп баскан икән ирем. Үзенең йөзе агарган: «Юлны кара мәче киссә, юньлегә димиләр. Әллә кире борылабызмы? Иртәгә генә барырбыз әле», – диде ул, шомланып. 

«Кит инде, андый хорафатка син дә ышанасыңмы әллә? Ширк бит аңа ышану», – дип көлдем, исем китмичә. Әйтәм бит, андый хорафатка ышанмыйм. «Кире борылып та керергә кушмыйлар...» –  дип шомлануын дәвам итте ирем. Аның сүзен шунда ук балалар да дәррәү күтәреп алды: «Өйгә кайтыйк! Кара мәче чыккач, беркая да барырга ярамый».

Юк инде, җан кисәкләрем. Иртән иртүк торып нәрсә өчен ясадым мин ул бутербродларны, чәйләрне? Анда дача көтә, түтәлләр көтә, быештырасы бакча көтә. Аннары кайчан чәчәбез ди ул кишерне? Киләсе атнага соң булачак. 

Дачага килеп җитеп, машинаны капка алдында туктаттык та, һәркем кулына машинадан нинди дә булса сумканы алып, әтиебезнең капканы ачуын көтә башладык. Ә ул кулы белән әле бер, әле икенче кесәсен капшый. Капшап-капшап та ачкычны ата алмагач, сораулы карашын миңа күчерә: «Капка ачкычы синдә түгелме? Что-то таба алмыйм...» 

Ә мин шок хәлендә. Ничек инде таба алмыйм? «Иртән кулыңа тоттырдым бит. Куртка кесәңә салып куйган идең... Ул курткаң кайда соң, кара әле шуның кесәсеннән». Иремнең йөзеннән барысын да аңладым. Документлар өчен өйгә кабат кергәч, эссе булыр дип, өстендәге курткасын салып калдырган. Ә кесәсендәге ачкычны алырга оныткан. 

Хәзер нишләргә инде? Капкадан ишегалдына сикереп төшсәң дә, өй, сарай ишекләрне ничек ачарга? Ватып керсәң дә кызганыч. Кире борылмыйча, хәл юк, димәк. 

Балтасы суга төшкән кешедәй, боегып, машинага кереп утырдым. Ну бу ирне! Бәреп үтерәселәрем килде чистый. Кирәк бит шуның кадәр аңгыра булырга! Ничек инде ачкычны алырга онытырга була? 

Өйгә кире кайтасыбызны белеп, и шатланды инде балалар. «Әйттем бит мин сиңа, юлны кара мәче чыккач та кире борылыйк, дидем. Кеше сүзен тыңлыйсыңмыни син?» –  дип әрләде ирем. Вәйт юньсез! Үзенең ваемсызлыгын бер гаепсез мәче белән миңа аудармакчы була бит әй. Аның шундый мәнсез булуында кара мәченең ни гаебе бар? 
 

Теги: гыйбрәт ал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар