Соңгы очрашудан соң бер ай вакыт узды. Гөлназ егетнең тормышыннан юкка чыкты...
Август иртәсе. Шәһәр урамын дымсу томан каплаган, агачлар ялангач, җил яфракларны сыпырып алып, буш тротуар буйлап йөгерә. Утсыз күк йөзе соры юрган кебек җир өстенә ябылган, ерактан автобус тавышы ишетелә. Бозлы яңгыр тимер түбәләргә җепсел-җепсел генә бәреп төшә, аның тавышы күңелгә шом салып тора.
Азат тәрәзә янында озак басып тора. Аның кулында телефоны. Инде унберенче тапкыр экранны ачып, кабат-кабат WhatsAppны тикшерә – сөйгәненнән хәбәр көтә. Күзләре экранга текәлгән, иреннәре кысылган, эчтән генә уйлана: «Нишлим мин? Ни көтәм?»
Бер ай. Бөтен бер ай... Гөлназдан бер хәбәр дә булмады.
Аларның соңгы сөйләшүе бүгенгедәй хәтерендә. Күз алдында – үпкәләгән караш, ишек ябылган мизгел һәм тынлык. Бер гади сүз җитмәгән – кыз көткән сүз вакытында әйтелмәгән. Ул сүзнең авырлыгын хәзер генә аңлый.
Алар бер ел очрашты. Клубларга йөрделәр, рестораннарда утырдылар. Көн артыннан көн үтте. Кафеда каһвә эчкәндә алар арасында җитди сөйләшү булды.
– Азат миңа инде 27 яшь. Мин болай гына очрашып йөри алмыйм, җитди мәнәсәбәт эзлим. Минем дә кияүгә чыгасым, бала үстерәсем килә. Сиңа бары күңел ачу кирәк кебек тоела миңа...
Бу сүзләрне Азат көтмәгән иде. Ул бары бер җөмлә әйтә алды.
– Бу сөйләшүгә мин әзер түгел...
Соңгы очрашудан соң бер ай вакыт узды. Гөлназ егетнең тормышыннан юкка чыкты: шалтыратуларга җавап бирмәде, ватсабына язган хәбәрләрне укымады.
Тәрәзә артыннан көзге яңгыр тамчылары әкрен генә шуыша, ә Азатның күңеле шушы тамчылар кебек югала, эреп бара сыман. Ул өстәл янына килеп утырды, башын кулына салды. Бу тыныч мизгелдә хәтта сәгать телләренең тыкылдавы ишетелә сыман иде.
Бүген шимбә, эшкә барасы юк. Кухняда әнисе Фәния апа пәрәмәч камыры баса. Җылы нур сибүче лампа астында аның кулы тынгысыз, йөзе борчулы кебек. Ана йөрәге һәрнәрсәне сизә.
– Улым, чәй эчәсеңме? – диде ул сак кына, тавышы йомшак кына тынлыкны өзгән кебек яңгырады.
– Юк, аппетитым юк, – дип җавап бирде Азат.
– Бүген иртәдән бирле боек йөри башладың... Теге кыз өченме?
Азат әнисенә карап елмайгандай итте, тик бу елмаюда шатлык юк иде. Әнисенең йомшак күз карашы барысын да аңлатып тора иде.
– Ул сине ярата иде... Мин моны сиздем. Син дә бит аны...
– Дәшмә, – диде Азат, бу сүзне күңел төбеннән әйтеп. – Без аның белән аңлаша алмадык. Кайчакта кирәкле сүзне вакытында әйтмәү – үзе бер хата. Һәм без... икебез дә шушы тынлыкта югалдык.
– Аңлау үзе зур сабырлык сорый ул, улым, – диде әнисе, кулын камырдан арындырып. – Син аңа хәбәр яздыңмы?
– Яздым, ул җавап бирми.
– Ник?
– Белмим. Үпкәләгән, ахрысы. Мин бит аны бер ел өметләндереп йөрттем...
Шул мәлдә ишек кыңгыравы шалтырады. Фәния апа кулларын күрсәтеп, ияк кагып ишарә ясады:
– Бар, ач.
Азат ишеккә таба атлады. Егетнең бу минутларда йөрәге ешрак тибә башлады, әйтерсең ниндидер сиземләве уянды.
Ишекне ачуы булды, баскан җирендә катып калды – үз күзләренә үзе ышанмады.
Коридорда Гөлназ басып тора иде. Кызның өстендәге кара плащы яңгырдан юешләнгән, кара бөдрә чәчләре маңгаена ябышкан, куллары кесәсендә. Аның йөзе арыган, күзләрендә әллә яңгыр тамчылары, әллә яшь иде. Ул Азатның күзләренә карап сүзсез тора, егет йөрәге белән тойды – Гөлназның күзләрендә мәхәббәт, сагыш һәм өмет иде.
– Сәлам, – дип дәште ул, ниһаять, пышылдап. – Мин... озак уйладым. Килергәме, юкмы дип...
– Ә мин... сине көн саен көттем, – диде Азат, калтыранган тавыш белән.
Егет белән кыз тын калды.
– Мин синнән киттем, чөнки син мине ишетмәдең.
– Мин курыктым, Гөлназ.
– Сүзләр кирәк түгел иде миңа ул вакытта, Азат. Йөрәк кирәк иде. Бер җылы карашың. Бер ишарә...
Алар озак карашып торды.
– Әйдә кер... Әни кухняда, бергәләп чәй эчик, бар нәрсәне дә уртага салып сөйләшик, – диде Азат.
Егет Гөлназның плащын салдырып чөйгә элде. Яшьләр кухняга үтте.
Әнисе дәшми генә кайнар пәрәмәчләр тезелгән коштабакны өстәлгә китереп куйды. Бу минутларда ананың күзләреннән яшь тамчылары бәреп чыкса да, күрсәтмәскә тырышты, елмайгандай булды. Аның күңелендә балалар өчен тынычлык, рәхмәт хисләре уянды. Ул ишетелер-ишетелмәс кенә «Аллага шөкер», дип кабатлап, үз бүлмәсенә кереп бикләнде.
Яңа пешеп чыккан пәрәмәч исе өйнең һәр почмагына таралган.
– Син мине уйладыңмы? — диде Гөлназ, кайнар пәрәмәчне кулында әйләндереп.
– Уйладым... Төннәр буе йоклый алмадым. Мин синең белән яңа тормыш башларга әзермен, Гөлназ. Мин тыңларга өйрәнермен. Син сабыр бул. Проблемалар булачак, тик аларны бергә үтәрбез.
Гөлназ иреннәрен тешләде дә кулын Азатның кул өстенә салды. Күзләрендә тын гына елмаю барлыкка килде.
– Мин яратам сине, Гөлназ!
Азат күзләрен йомды. Бу сүзләр нәкъ бер ай элек кирәк булган, ләкин алар әйтелмәгән кайтаваз кебек яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Рэхмэт!
0
0