Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайда сез, яшьлек дусларым?

«Алисә»гә АББАның «Happy New Year» җырын башкарырга кушыгыз, йә смартфоныгызда эзләп табыгыз әле. «Белмим андый нәрсәне», – дияргә ашыкмагыз, мең укучының берсе – беләсез, бик яхшы беләсез!

Ничә ел инде Яңа ел көннәрендә телевизордан, радиодан, телефоннан, сәгатьтән, ишек кыңгыравыннан яңгырый ул көй, беренче гыйнвар иртәсендә кемнеңдер чуалган башына кер үтүкләү фикере килсә, үтүктән дә җырлар иде, мөгаен... 1986 елның 31 декабрендә дустым Зиновий Рогульскийның бәләкәй генә япон магнитофоныннан агыла иде ул инглиз телендәге швед моңы. Без – Төркмәнстан ССРның Аму-Дәрья тыюлыгы фәнни бүлеге хезмәткәрләре, бергәләшеп, Яңа ел каршылыйбыз. Җитәкчебез Андрей һәм аның җәмәгате Оля – Ульяновск каласыннан, Себер кызы Нина – Иркутскидан, тагын бер Оля – Ленинградтан, Таня – Ригадан, Фәрит – Сухуми егете, аның хатыны Света – Казан кызы, Зиновий – Львов өлкәсеннән. 

Сиксән алты, сиксән җиденче еллар. Бөтен дөньяның: «Горби! Горби!» – дип алкышлавы астында, бер бокал шампан шәрабыннан башы әйләнгән үсмер сыман, планетабыз җирләренең алтыдан берен биләгән бөек илебез, бердәй омтылышта: «Перестройка! Гласность!» – дип шашынган еллар. Павлов реформалары да, танк ядрәләреннән каралган Ак йорт та алда әле. Ә әлегә бездә эйфория, совет иленең нигъмәтләре дә калыр, «черегән Көнбатыш»ның чиксез байлыклары да агылыр, сельпо кибетләрендә «Levis» ыштаннары сатылыр кебек. СССРның төрле почмакларыннан Караком чүленә җыелган тату коллектив та таркалмас, бөтен дөньяда илле баштан да кимрәк калган бохар боланнары популяциясен саклап калыр...

Кайда сез, яшьлек дусларым? Кайсы илләрдә, нинди чикләр артында? АмуДәрья тугайларында боланнар калды микән?.. 

Яңа ел якынлаша. Кабат «АББА»ның ят моңы астында үткән чорны, беткән илне юксынам. Тыңлагыз әле сез дә.

Марат Хәбибуллин, актер һәм режиссер.

Фото: шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар