Логотип
Күңелеңә җыйма

Каенанамны куып чыгарырга туры килде, чөнки...

Кәрим белән ипотекага алган фатирыбыздагы ремонтны, ниһаять, тәмамладык. Иске кирпеч йортның өченче катындагы ике бүлмәле «хрущёвка» ул. Үзәктән шактый ерак, ләкин бик тыныч, яшеллеккә бай районда. Йортта яшәүчеләр һәркайсы бер-берсен белә: безгә дә икенче атнада ук подъезд янында исемнәребез белән дәшә башладылар. Безнең өчен ул чын сарай кебек иде бу фатир.

Ремонтын үзебез ясап чыкканга тагын да кадерлерәк иде. Иске обойларны үзебез кубардык, ламинатны да үзебез (дөресрәге, Кәрим инде, әлбәттә: мин кирәк әйберне алып килеп бирүче, тотып торучы – булышучы гына) җәйдек – мин аны өч атна сайладым. Кухня фасадларының төсен сайлаганда күпме бәхәсләштек икәү! 20 квадрат метрлы кухня алабызмыни?! Йокы бүлмәсе өчен алган пәрдәләрнең төсе аркасында да чак кына әрләшмәдек. Мин ачыграк, йомшаграк төс булсын дип теләдем, ә Кәримгә караңгырак кирәк. Ахырда компромисска килдек – соры-күк төслене алдык. Сатучы да: «Бу төс – йокы өчен идеаль атмосфера тудыра», – диде.

Үзебез өчен бу фатир – кечкенә генә оҗмах кебек иде. Озак еллар кеше  фатирларында, тулай торак бүлмәсендә яшәгәннән соң, ниһаять, үз почмагыбыз булды бит. Моны үзе боларны кичергән кеше генә аңлар…

Өйгә кайтып керергә ярата идем: озын эш көненнән соң үкчәле туфлиләрне салу (мин офиста эшлим – без анда гел биек үкчәле туфлидән йөрергә тиеш), бөтнекле яки чамбырлы чәй пешерү, зур, йомшак соры диваныбызга утыру – болар минем өчен шундый бер рәхәтлек бирә. Бу тулай торакның коридордагы бөтен тавышлар ишетелеп торган кысан бүлмәсе түгел. Мондагы тынлыкны тыңлау үзе бер рәхәт... Кәрим гадәттә эштән соңрак кайта – ул заводта инженер-конструктор булып эшли. Ул кайтканчы кичке ашны әзерләргә дә өлгерәм. Аннан икәү кара-каршы утырып ашыйбыз, эштә ниләр булган, шулар турында сөйләшәбез, киләчәккә планнар корабыз... Үз почмагыбыз булганчы дип, бала табуны моңарчы гел чигереп килдек, инде менә ул хакта да хыялланабыз: мин «Бер кечкенә малай кирәк», – дим, ә Кәрим – кыз, ди... 

Тормышыбызда барысы да идеаль кебек иде. 
Әмма бик тиз арада ул җимерелде. 

Без фатирны Кәримнең әти-әнисенә якынрак булсын дип махсус сайладык. Киләчәкне уйлап инде: бала туса, ярдәмчеләрнең берсе дә артык булмаячак бит. Ә анда әти белән әнидән тыш, сеңлесе Миләүшә дә бар әле. Фатирны алардан күрше кварталда гына таптык: җәяү – 15, машинада – 5 минут.
– Бигрәк яхшы булды бу! – дип сөенде кайнанам өй туебызда. – Хәзер ешрак күрешә алачакбыз! Нәрсә пешерсәм дә, кайнар килеш китереп җиткерә алам!

Кайнанам белән мөнәсәбәтләребез яхшы иде минем: бер тапкыр сүзгә килгәнебез юк. Ул шактый актив, бераз шау-шулы, ләкин яхшы күңелле хатын булып күренә иде. Ә Миләүшә – 21 яшьлек студентка, ничә тапкыр очрашсаң да, гел чәчен яңа төскә буяган булыр. Кәрим белән аларның яшь  алары шактый, ул әти-әнисе янында үскән иркә бер кыз иде. Үзен бераз сабыйларча тотса да, миңа аның белән аралашу кызык булып тоела иде.

Боларны нигә сөйлимме, чөнки аларның якында яшәве минем өчен чын тәмугка әйләнер дип уйлап та карамадым.

Җомга киче иде. Кайнанам белән Миләүшә безгә «бер минутка» дип кенә  керделәр: бакчадан күп итеп кыяр алып кайтканнар, шуны алып кергәннәр. Башта бергә утырып чәй эчтек, аннан ул «бер минут»лары кичке ашка тоташты, шуннан соң телевизордан ниндидер ток-шоуны карауга әйләнде.
Төнге беренче яртыда гына кайнананың кинәт кайтасы исенә төште:
– Абау, вакыт соң икән бит инде! – диде ул. – Караңгыда кайтып йөрмәбез инде, сездә генә кунарбыз.

Мин эчтән моңа каршы булсам да, «юк» дип әйтә алмадым.

Шул көннән соң бу гадәткә әйләнде. Башта алар ике атнага – бер, аннары һәр ял саен, хәтта эш көннәрендә дә кунарга кала башладылар. Сәбәпләр һәрвакыт табылып торды: «урамда яңгыр ява», «урамда көчле җил», «әтиегез белән сөйләшмибез әле – бераз сагынсын...» 

Фатир минеке булудан туктады. Өйгә инде элеккеге кебек шатлык хисе белән түгел, ә курку белән кайтам: ишекне ачам да башта аяк киемнәрен карыйм – әгәр Миләүшәнең кроссовкаларын, йә кайнанамның итеген күрсәм, шунда ук кәефем төшә. Тагын килгәннәр! Тагын куначаклар!  

Кайнанам кухняга үзгәрешләр кертә башлады.
– Табаларыңның урынын алыштырдым. Менә монда, кул астында гына торсыннар – алырга җайлы... Үлән чәйләрен исә менә бу банкага күчердем әле – матуррак күренәләр... 
Миләүшә исә бөтен косметикама хуҗа булды: кайсын тели, шунысын ала. Үзем жәлләп кенә кулланганнарын да минем сыман кызганып тормый. 

Үз фатирымда үземне кунак кебек тоя башладым.

Кәрим белән бу хакта берничә тапкыр сөйләшергә тырышып карадым. Ләкин ул минем ни әйтергә теләвемне аңламады (әллә аңламаска тырышты).
– Ничек бездә кунмагыз дип әйтим инде?  Иң якын кешеләрем ләбаса алар минем. Әти гел эштә, әнинең үзенә генә күңелсез. Миләүшәнең дә гел өйдә генә утырасы килми,  – дип кенә җавап бирде ул.
– Якын кешеләрең икәнен беләм! Ләкин бит аларның бездән 15 минутта гына үз фатирлары бар. Үз кухнялары, үз ванналары... – дим.
Кәрим карап кына куйды – дәшмәде. 

Әмма бөтен түземлекнең дә чиге була бит. Сабырлык касәсе тула һәм көннәрдән бер көнне ташып чыга. 

Сишәмбе иде ул. Ай ахыры – отчетлар вакыты. Кичкә җеп өзәрлек тә хәлем калмады. Эштән бик соң кайттым – кичке тугызлар иде инде. Аяк киемнәрен күргәнче үк, ишекне ачуга аңладым – тегеләр тагын бездә. Залда телевизор кычкырып эшләп тора – кайнана шулай карарга ярата, бөтен өйгә кыздырган мойва исе таралган. Иң яратмаган ис бу минем өчен! Бер кеше улын сыйлый... 
Ярар исенә дә түзәрмен, тизрәк ваннага кереп ятарга кирәк миңа. Лаванда салам, ял итәм... 
Зал яныннан узганда күреп калдым – диван инде җәелгән, димәк, тагын кунарга җыеналар. 

 Ванна ишеге бикле иде.
– Мин әле монда, – диде эчтән Миләүшә. – Чәчемә маска сөрттем генә, ярты сәгать көт инде.
Шул мизгелдә сабырлыгым тәмам бетте.
Кәрим йокы бүлмәсендә телефон карап ята иде. 
– Кәрим, әниләрне хәзер үк өйләренә җибәр, – дидем мин.
– Ничек инде? – дип аптырады ул. – Алар кунмакчылар иде...
– Йә алар китә, йә мин китәм!

Ул бер сүз дәшмәгәч, борылып чыгып киттем дә кухняга кердем. Кайнанам һаман балык кыздыра иде. Плитәм майга, онга чумган... Мине күргәч, балкып елмайды.
– Кичке аш әзер! Ашыйсыңмы? Әйдә, утыр! 
Минем балык яратмаганны белә бит! Турыдан-туры әйтергә булдым:
– Кичке аш өчен рәхмәт, тик ашыйсым килми. Ә сезгә өегезгә кайтырга вакыт, әни!
– Без куна калырбыз дигән идек, – диде ул кулын минем алъяпкычыма сөртә-сөртә. (Әни бүләк иткән алъяпкыч! Саклап кына кия идем!)
– Юк, әни, бездә кунмыйсыз! Өегезгә кадәр 15 минут. Җәяү кайтасыгыз килмәсә, хәзер такси чакыртам... Менә чакырттым да. Зәңгәр төстәге Рено Logen. 6 минуттан килә, подъезд янында көтәчәк. Җыеныгыз! 

Өйдә тавыш купты. Кайнанам елый-елый мине Кәримне битәрли, Миләүшә үзенә дулый... Ирем нишләргә белми зал уртасында басып тора.
Мин кире чигенмәдем. Әгәр йомшыйм икән, димәк, барысы да алга таба да шулай дәвам итәчәк. 

Алар китте. Кәрим миңа чын-чынлап үпкәләде. Без ул кичне йокларга икебез ике бүлмәгә яттык. Аннан соң да ике атна буе сөйләшмәдек әле. Бер кичне мин аңа тавышымны күтәрми генә барысын да аңлаттым:
– Мин сине яратам, сине югалтасым килми... Мин әниеңә дә, туганнарыңа да түгел, сиңа кияүгә чыктым. Бу безнең фатир, монда синең белән мин хуҗа. Кунакка килмәсеннәр димим бит, килсеннәр. Әмма килгәч, китә дә белсеннәр... 
Ул мине аңлады. 

Ә әниләре белән араны ярты еллар узгач кына җайлый алдык. Әмма җайладык! Килеп йөриләр. Озаграк кунак булып, кайнанам: «Вакыт соң инде...» – дия башласа, Кәрим аны шунда ук бүлдерә:
– Борчылма, әни... Мин хәзер сезгә такси чакырам!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар