Логотип
Күңелеңә җыйма

«Билгесезлеккә чыгып киттем...» (Качак әби тарихы)

Әкрен генә ишек шакыдык. Ишекне спорт чалбары, яшькелт кофта, кызыл бәйләм башлык кигән әби ачты. Башлыгы астыннан чәчләре тузгып чыккан. Татарча «исәнмесез» диюгә, тешсез авызлары белән елмаеп, «татарларым», дип кочаклап та алды, елап та җибәрде. 

Бер минутка гына күз алдыгызга китерегез әле: өегезгә кайгы килде ди. Су басу, урман янгыннары... йә йортыгыз янында гына бомбалар шартлый... Инде ничә көн төн кунарга урын таба алмыйсыз. Хәер, тормышыгыз өчен куркып, күзегезгә йокы да керми. Көн буе йөрәгегез дөп-дөп тибә, сулышыгыз кысыла, кечкенә балагыз яшьле күзләрен сөртә-сөртә сезгә сыена. Ә аны юатырдай сүзләр таба алмыйсыз... Аңлыйсыз, тагын бер атна, бер ай һәм балаларыгызны ашата алмаячаксыз – чөнки акча эшләү мөмкинлеге юк. Берәр куркыныч хәл була калса, мөрәҗәгать итәр урын да юк, чөнки хастаханә дә, өегез кебек хәрабә хәлендә. Нәрсә эшләячәксез? Шушында калачаксызмы, әллә ничек тә моннан китү җаен эзлиячәксезме? Куркыныч, әйеме? Качак язмышын теләп алмыйсың, ә яшәү өчен башка чара калмагач, шул язмыш белән ризалашырга мәҗбүр буласың. Донецк, Луганск Республикаларыннан эвакуация игълан ителгәч, җирле халыкның күбесе кайда нинди чыбык очы туганы, ике сүз булса да алышкан танышы бар, шулар янына барып сыеныр өчен өйләрен калдырып китәргә ашыккандыр, мөгаен. Тормыш иминлеген уйлаганда чакрымнар мөһим түгел. Югыйсә Донецк, Луганск, Горловка белән Казан арасы мең ярым чакрымнан артык. Атышлар барган җирдән бер сумка белән генә читкә чыгып китүчеләр арасында булган яше җитмештән арткан Былбыл апа язмышын  тыңлап карыйк. 


Баш өстендә тыныч күк эзләп, үз юлы белән Казанга ук килеп җиткән Донецк, Луганск качакларын вакытлыча «Ливадия» санаториена урнаштыралар. Фотограф Анна Арахамия белән шунда юл тоттык. Татар матбугаты вәкилләре икәнебезне белгәч: «Анда бер татар әбие дә бар», –диделәр. Яшьләрне, балалы гаиләләрне очратырбыз дип уйлаган идек, әмма өлкән кеше белән аралашырбыз дигән уй башыбызга да кермәде. Санаторийда бер корпусның соңгы катын качакларга биргәннәр. Әкрен генә ишек шакыдык. Ишекне спорт чалбары, яшькелт кофта, кызыл бәйләм башлык кигән әби ачты. Башлыгы астыннан чәчләре тузгып чыккан. Татарча «исәнмесез» диюгә, тешсез авызлары белән елмаеп, «татарларым», дип кочаклап та алды, елап та җибәрде. 
– Әле менә телевизордан күрсәттеләр, безнең йорттан ерак түгел генә «Точка У» килеп төшкән. Аны безнең ДНРчылар бәреп төшергән. Ярый әле ныклап шартламады, фатирсыз кала идек бит, малай җаным, фатирсыз кала идек...


– Каян Украинага барып эләккән идегез соң? – дип кызыксынам Былбыл ападан.
– Киров өлкәсендә тудым мин, Мари Илендә үстем. Гаиләдә төпчек бала идем – алтынчысы. Инде барысы да үлеп беттеләр, ялгызым калдым. Казанга килеп, педагогика институтының химия-биология факультетында укыдым. Татар булганга килдем Казанга, югыйсә Йошкар-Олада да бар иде институт. Татарларны бик яратам. Һәр татар – туганым кебек... Яшьлек бит, укып бетергәч, БАМ төзергә киттем. Анда химия лабораториясе мөдире булып эшләдем. Чәчләрем бик нык коела башлагач, бер табиб: «Чәчләреңне саклыйсың килсә, кит син моннан», – диде. Ул вакытта абый Донбасста шахтада эшли иде. Шул акча өчен китте инде. Аның артыннан бөтен туганнарым шунда күченде. БАМнан кайтышлый абый янына кергән идем, кал монда, диде. Калдым. Эшкә урнаштым. Ял вакытында дус кызыма Салават шәһәренә кунакка кайткач, Рим исемле башкорт егете белән таныштым. Ул миннән җиде яшькә кечкенә иде. Институтта юридик факультетта укый. Өйләнештек тә шунда калдым. Өч ел буе техникумда биология укыттым. Анда химик комбинат бар иде, шәһәрдә һава начар. Тоттым да кире Сталинога (Донецк шәһәренең элекке исеме – Ч. Г.) киттем. Укып бетергәч, ирем минем янга килде. Шулай яшәп калдык Донбасста. 


– Ирегез белән ничә ел яшәдегез, Былбыл апа?
– Ник яшәдегез? Яшибез. Менә 45 ел булды бергә яшәгәнгә.
– Ул исәнмени?
– Исән, әмма килмәде бит менә. Калды шунда.
– Сез балаларыгыз белән чыгып киттегезме?
– Безнең балалар булмады. Бала таба алмадым. Лабораториядә бензол белән эшләгән идем. Соңыннан гына укыдым: бензол баласызлыкка китерә икән. 
– Өегездән ялгызыгыз гына чыгып киттегезмени? – дип, аптыраганнан кабат сорау бирәбез. 


– Әйе, билгесезлеккә чыгып киттем. Чыгып китмәсәм, куркудан йөрәгем ярылып үлгән булыр идем. Тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр бит. Бар иде бит ул андый чаклар. Мин – балалар бакчасы мөдире, ирем юрист булып эшләде. Лаеклы ялга чыктык. Әмма картлыкны тынычлыкта уздырырга язмаган икән. Сигез ел бит инде атыш астында яшибез. Сигез ел буе беркая чыкмый көн күрдек. Бездән ерак түгел базар бар. Шунда азык-төлеккә тиз-тиз генә барып кайта идек. Атыш тавышлары ишетелә башласа, исән кайтып җитәмме, юкмы, дип, өйгә йөгерә идек. Шулай яшәдек, малай җаным. Өйне ташлап китәсе түгел идем. 19 февраль көнне көндезге сәгать өчтә шәһәрдә сирена уларга тотынды. Урамга йөгереп чыктым. Кая барырга белмим, мин инде киң масштаблы сугыш башланды дип уйладым. Котым очты. Өйгә кергән идем, бабай телевизор ачкан. Аннан Пушилин эвакуация башланды, дип сөйләп ята. Мин шунда ук: «Китәбез», – дидем, ә бабай карышты: «Минем акчам юк, беркая китмим. Үләм икән, язмышыма шулай язылган, димәк», – диде. Менә шундый кире инде ул. «Ә мин китәм, алайса куркудан йә инсульт, йә инфаркт була. Монда калсак, икебезне дә үтерәчәкләр. Ә бәлки мин исән калырмын, ә бәлки син исән калырсың, мин үләрмен», – дидем дә, полиэтилен пакетка документларымны, әйберләремне тутырырга керештем.

Бабай китмә, димәде. Без җыенып килгәнче автобуслар китеп беткән иде инде. Икенче көнне иртән торгач, тагын җыендым. Бабай озата бармакчы иде, «Барма, өйдә утыр, йә башыңа бомба төшәр», – дидем. Бер көтү хатын-кыз, бала-чага автобуска утырып Ростовка киттек. Безгә атмасалар гына ярый, бомба төшмәсә генә ярар иде дип теләп бардым. Автобусларга аталар икән, дип тә сөйлиләр иде бит. Россиягә чыгып, бераз юл үткәч, автобуслар туктады. «Без сезне Ростовка түгел, шәһәрдән 350 чакрым ераклыктагы авылга илтәчәкбез», – ди шофер. Хатыннар шаулаша башлады. Бөтенесенең Ростовка барасы килә. Безгә бит, шунда алып барачакбыз, каршы алачаклар, дип әйткәннәр иде. Бер хатынга – кызы янына Кырымга, икенчесенә – Мәскәүгә, өченчесенә Таганрогка барырга кирәк.

Авылга барырга теләмәгәннәр автобустан төшә башлады. Киңәшләшер кешем юк бит инде минем, карап утырдым-утырдым да, мин дә аларга иярдем. Ике хатын машина туктатты. «Әйдә, безнең белән, азрак түлисе булыр», – диләр. Төнгә каршы юлда басып кала алмыйм бит инде, утырдым да киттем. Үзем барам, үзем уйлыйм. Ростовта минем беркемем дә юк, кая барырга инде миңа хәзер, дим. Уйладым-уйладым да, татарларым бар бит, алар янына барам, дип, Казанга барырга карар кылдым. Безне Ростовка алып барган машина шофёрына бер мең сум түләдем. Ул безне тимер юл вокзалы янында калдырды. Тиз генә кассага йөгереп бардым да Казанга кадәр билет сорадым. Билет бәясе 2912 сум, диделәр. Егылып китә яздым. Билет бәяләре ничек күтәрелгән! Ә мин өйдән бары тик 4 мең сум акча белән чыгып киткән идем. Алты сәгать поезд көтеп утырдым. Аннан поездда 38 сәгать килдем.


– Нәрсә ашадыгыз соң? Сезнең бит бер тиен дә акчагыз калмаган.
– Борчылган вакытта тамагымнан ризык үтми минем. Инде бик ашыйсым килгәндә кайнаган су эчтем. Ашау кайгысы түгел иде бит, Казанга төшкәч, кая барырмын дип уйландым. Монда 50 ел булганым юк! Поезд начальнигы тимер юл вокзалында кизү торучыны эзләп табып, аңа мөрәҗәгать итәргә кушты. Төшүгә үк шулай эшләдем дә. Мине бер бүлмәгә алып кереп сораштырдылар, бушлай ашаттылар. Төнгә социаль яклау министрлыгы кешеләре шушында алып килеп урнаштырды. Ә монда мине кунак каршылаган кебек кабул иттеләр. Бүлмәм чиста, телевизор бар, дүрт тапкыр ашаталар. Әкияттә яшәгән кебек яшим дә, җанда гына тынычлык юк. Бабай белән атнага бер-ике шалтыратышабыз. Хәзер мине ташлап киттең, ди. Монда чакырам. «Юк, кеше хисабыннан яши алмыйм», – ди. Артык горур инде ул минем, бик тыйнак. Шунда фатирда яшәп ята. Самолетлар гүләп очканда хәтта подвалга да төшеп тормый. Әле ул 2014 елны да Донецк өчен көрәшкә дә бармакчы иде. «Урам аркылы бер татар китте, мин дә барам», – дип йөрде. Көч-хәл белән генә бармаска күндердем. 
Хәзер монда уйланып ятам инде. Нишләргә? Кире кайтыр идем, әле бәрелешләр бетмәгән. Техногенлы катастрофалардан куркам. Гомер буе монда тотмаячакларын да аңлыйм, картлар йортына да барасым килми. Тулай торактан берәр бүлмә бирсәләр, бабай да килер иде. Ләкин аны миңа кем бирә? Мин монда кемгә кирәк? Беркемгә дә кирәк түгеллегемне аңлыйм. Әлегә ашаталар, рәхмәт. Без инде, олигархлар белән чагыштырганда, хәерче халык. Тынычлап үләргә дә ирек бирмиләр бит. Монда күкләр тыныч та, күңелдә тынычлык юк. Иртәгәсе көн билгесез. 75 яшемдә кеше бусагаларында йөрермен дип уйламаган идем шул...


Былбыл апаның Казан тирәсендә бер-ике танышы бар булып чыкты. Телефонын көйләп биргәч, аларга шалтыратты ул. Аһ-ваһ килеп, Былбыл апаны тыңлап тордылар, әмма берсе дә «миңа кил», йә булмаса «яныңа килеп китәм», дип әйтмәде. Шалтыратышырбыз әле, дип саубуллашты ул алар белән. Кабат шалтыратканда алырлармы телефонын, билгесез...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Былбыл апа безгэ килсен торырга. Иптэше дэ кайтсын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эй эдям баласын ящмышлары...

      Хәзер укыйлар