Логотип
Күңелеңә җыйма

Кабат «Кабартма» булырга теләмим, тик...

Үземне белгәнне бирле әни мине һәрвакыт ашатырга тырышты. Бөтен әниләр дә шундый инде дияргә ашыкмагыз – алга таба язганнарымны укыгач, барысын да аңларсыз.

Безнең әни пешерергә ярата. Кияүгә чыккач та ул бер көн эшләмәгән – өйне, аннан безне – сеңлем белән мине караган. Бу – күбрәк әтинең теләге булган дип беләм, әмма әни үзе дә моңа бер дә каршы килмәгән. Һәрхәлдә, без аның: «Өйдә утырудан туйдым!» – дигәнен беркайчан ишеткәнебез булмады. 

Аның  өйдәге иң яраткан урыны, әлбәттә, кухня иде. Анда һәрвакыт идеаль  чисталык булды, бу территориягә әни беребезне дә кертмәскә тырыша иде. Хәтта сеңлем белән миңа да аяк басарга ярамады: классташ кызлар кебек безнең әни белән бергә нәрсәдер пешергәнебез булмады – үзе шулкадәр тәмле пешерсә дә, ул моңа безне өйрәтмәде. 

Әмма минем башка нәрсә турында сөйлисем килә әле.
 
Үземнән дә беләм – син пешергән ризык ашалып бетерелергә тиеш кебек бит ул. Югыйсә әллә ничә сәгать вакытыңны әрәм итеп нигә әзерләп азапланырга ди?!  

Безнең әни дә шулай уйлый иде бугай.
 
Аның үзалдына куйган иң зур бурычы – безне мөмкин булган кадәр күбрәк ашату иде бугай. Безнең өйдә хәтта кечкенә тәлинкәләр дә юк иде – барысы да зурлар һәм әзерләгән ризыгын әни аларга читкә ташып чыгарлык итеп сала. Син күрмәгәндә тагын өстәп тә куярга мөмкин әле! 
Алдыңа куйганны ашап бетермичә, табын яныннан кузгалып китү бездә җинаять дип санала иде. Ашыйсым килми, бер кашык та кабарга теләмим, дип өстәл янында елап утырган чаклар бер генә булмады. 

Әни үзе ашарга ярата иде, шуңа күрә аның шактый юанаеп китүе табигый булгандыр. Без дә бу яктан күбрәк әнигә охшаган идек бугай – мәктәпкә керүгә миңа «Кабартма» дип кушаматны юкка гына тагып куймадылар.  Беренче көннән үк! 

Өйгә ул көнне елап кайттым. 

Нигә елавымны әйткәч, әнинең исе дә китмәде. Ул тазалыкны ямьсез димәде, үзе өчен дә эче пошканын белмим. Артык килограммнарны беркайчан артык дип санамады. Аның өчен иң мөһиме – ашаган ризык тәмле һәм калорийлы булсын. Безне һәр көнне шулай сыйлау аның үзенең мәхәббәтен күрсәтүнең төп ысулы булган бугай. 
«Кабартма» дигән кушаматка мин беркайчан да ияләшә алмадым. Кыз бала өчен шулкадәр ямьсез чагыштыру иде ул... 

Үскән саен, классташ кызларыма кызыгып карый башладым. Минем дә фигурам аларныкы кебек булсын иде дип телим. Тик андый фигураны кибеттән генә сатып алып булмый бит, моның өчен бик күп шөгыльләнергә кирәк.  
Ябыгырга телим, спорт белән шөгыльләнә башлыйм дигәч, өйдә зур тавыш чыкты. Әни бик нык үпкәләде. «Мин сезне тәмле ашаткан кебек бер әни дә үз балаларын шулай ашатып тормыйдыр», – диде ул. (Моны ул, әлбәттә, бер арттырусыз әйтә иде – мин үзем дә шулай саныйм. Тик ул үзенең артык тырышуын гына аңларга теләми иде.)
Ике дус кызым белән иртәләрен йөгерә башладык.  Мин алардан гел күбрәк йөгерергә тырыштым. Тирләп-пешеп, өйгә мәктәпкә чыгып китәр алдыннан гына кайтып керәм – озак итеп ашап утырырга вакыт калмасын!

Әмма мәктәптә укыганда барыбер әллә ни зур үзгәрешләргә ирешә алмадым: әни миннән катырак «тырышты»: сәламәт булу өчен күбрәк ашарга кирәк дигән фикердән аны кайтарып булмады. 

Институтка укырга кереп, башка шәһәрдә яши башлагач, мин иң беренче эш итеп спортзалга язылдым. Тренировкаларымның берсен дә калдырмадым, укуыма да зыян салмаска тырыштым. Эшкә урнаштым, китә алмыйм, дип, кышкы сессиядән соң өйгә каникулга да кайтмадым. (Эшкә урнашуым дөрес иде анысы.)
Җәйгә мин «Кабартма»дан зифа гына буйлы кызга әйләндем. Тик әни болай санамады шул... «Сөяк тавы»на әйләнгәнсең бит, балам!» – дип шаккатты ул мине күргәч. Шунда ук мине ашату эшенә кереште. Ач йөреп шулай ябыккан дип уйлый бит инде... Кыш буе тырышканымны минем дә юкка чыгарасым килми. Тагын үпкәләшүләр башланды... Өстәвенә, миңа карап сеңлем дә: «Ябыгасым килә», – дияргә тотынды. Әни моны минем аңа начар үрнәк күрсәтүем дип тапты...  

Диплом алып, ике ел эшләгәннән соң мин кияүгә чыктым. Үземнең классташыма! Мәктәптә укыганда аралашкан да булмады, ә бер туган көндә очраклы гына очраштык та, кинәт якынаеп киттек. Ирем бик зур бер фирмада эшли, аны ерак бер шәһәргә озакка командировкага җибәрделәр. Аның артыннан миңа да күченергә туры килде. Кызыбыз да шунда туды. 
Әмма сабыебызга андагы климат туры килмәде – табиблар безгә тору урынын алыштырып карарга куштылар. Ирем әлегә эшеннән берничек китә алмый иде, икәү утырып сөйләштек тә, мин бала белән әлегә әниләргә кайтып торырга булдым. 

Моңа әнидән дә күбрәк сөенгән кеше булмады. Беренче оныгы бит! 
Кайтып керүгә әни миңа: «Скелетың гына калган, әллә син бер дә ашамыйсыңмы?» – диде. Миңа ул беренче көннән үк: «Ашарга әзерлисе бар дип борчылма, кызыңны гына кара», – диде. 
Шул көнне үк камыр куйды.

Бала белән  урамга йөрергә чыккач, салатка дип, күп итеп яшел тәмләткечләр алып кайтып куйган идем. Икенче көнне суыткычны ачсам, берсе дә юк! 
Нәрсә эзләвемне әни шунда ук аңлады.
– Юк ул силосың, эзләмә! Ташладым мин аларны! Сиңа яхшы ашарга кирәк хәзер, бала имезәсең бит, – диде.

Бер-ике көн түздем әле. Аннан кызымны күтәрдем дә, кайнанама күчендем. Кабат «Кабартма»га әйләнәсем килми минем... Дөрес, кайнанам да кухняга мине кертмәскә тырыша. «Бала  кечкенә чакта йокы бер дә туймый, ул йоклаганда үзең дә ял ит», – дип кенә тора. Әмма ул мин нәрсә сорыйм, шуны пешерә. 

Әни белән бөтенләй аралашмыйбыз диярлек. Ул миңа бик нык үпкәләде. Кызымның фотоларын җибәргәлим: карый, әмма җавап язмый. Моның өчен бик борчылам, әлбәттә. Ашау аркасында иң якын кешем белән аралар шулай катлауланыр дип көтмәгән идем. Тик тормыш булгач, төрле хәлләр була икән... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар