Динебез юмартлыкны сөя. Пәйгамбәребез дә, акчагыз булмаса, матур сүз булса да әйтегез, дип әманәт иткән бит. Юмарт кешегә көтмәгән җирдән бирәм, дигән. Ләкин юмартлык та төрлечә була ала икән. Кайчагында ул хәтта зыян да китерергә мөмкин.
Мактанып әйтмим, ничек бар шулай – дөньядагы иң юмарт кешеләрнең берсе минем сеңлем Фәридә ул. Хезмәт хакы алып, кулына акча кердеме, «сәдака», дия-дия, туган-тумачаларның балаларына өлеш чыгармый калмый. «Студент кешегә бирергә кирәк», – дип, кызыма, «Солдат бит, үзе акча эшли алмый», – дип, армия хезмәтендәге улыма гел саллы гына өлеш чыгара. Ачулан, ачуланма – нәтиҗәсе юк. Ул барыбер бирәчәк һәм шулай ярдәм итә алганы өчен чын күңеленнән сөенәчәк. Миңа, бертуган апасына гына түгел, башкаларга да шулай юмарт. «Бер мең бирәм икән, Аллаһы Тәгалә миңа биш мең итеп кайтара», – ди. Бәйрәмнәрдә еш кына аларга җыелабыз. Өстәлендә нинди ризыгы бар – артыбыздан кыстый-кыстый өйгә биреп җибәрә. «Сеңлем, алмыйм. Иртәгә дә көн бар бит, ашарсыз», – дигән сүземә дә карамый. «Иртәгә яңасын пешерәм. Алмасаң, үпкәлим», – дип, барыбер сумкама тутыра.
Ире белән моңарчы бал кортлары асрадылар. Балны банканың авызынннан ага башлаганчы, түбәләмә тутырып саталар иде. Хәзер әнә авылдан сөт, каймак алып килеп сата, сөтен дә, каймагын да банка авызыннан ташып чыгарлык итеп тутыра. «Акча түләп алалар. Кеше өлеше бездә кала күрмәсен», – ди ул. «Әле ул акчаларның бәрәкәтен дә күрәсе бар», – дип өсти.
Үзләре юмарт булгач, Аллаһы Тәгалә дә аларга юмарт. Гел акча эшләргә җаен биреп кенә тора. Хәләл юл белән эшләп табалар акчаны.
Әйтәләр бит, акчаларның да үз энергиясе бар, диләр. Никадәр күбрәк тотсаң, шулкадәр күбрәк керә, диләр. Ләкин бу һәрвакытта да алай эшләми икән. Әле яңарак кына бер танышым сөйли:
– Безнең эштә бер кыз бар. Бергә эшләгәч, ашханәгә гел бергә йөрергә туры килә. Ризык алып, касса янына килүгә, башлана моның: йә картасы онытылган. Йә картасыннан түләп булмый. Йә картада акчасы беткән... «Минем өчен дә түләп тор инде. Аннары бирермен», – ди дә, соңыннан әҗәтен бирергә оныта. Әйтсәң, «ярар, картаңа күчерермен», ди, тик барыбер күчерми. Бер булды шулай, ике булды, өч булды... Инде аптырагач, ашханәгә ул кыздан качып төшә башладым. Сагалап тора диярсең, күреп ала да, койрык шикелле иярә. Үзе әллә нәрсә дә алмый ул. Бер сумса ала да, бер стакан чәй ала. Ләкин утыз сум булса да, гел дә аның өчен түлисе килми бит. Тәмам теңкәне корытты бу. «Әйтсәм, әйтәм инде моңа хәер эстәүче икәнен», – дип, күңелдән генә ярсып йөрим. Кешегә каты итеп әйтеп тә булмый бит әле аңа. Үзенең кигән киемнәренә карасаң, бер дә хәерче димәссең. Ике атнага бер барып тырнакларын да ясатып кайта. Каш-керфек ясатыр өчен дә акчасы бар.
Ә минем менә акча белән чын-чынлап проблемалар башланды. Беркөнне эштән кайтканда машинамны бәрдердем. Гаеп миндә, бозлы юлда тиз генә туктатып кала алмадым, алдагы машинаның багажнигына килеп кердем. Әллә ни артык зыян да килмәде инде. Хәзер бит бәяләрне үзең беләсең. Тырнак очы кадәр генә сыдырылган урын өчен дә биш мең чыгарып салырга кирәк. «Ярар инде, мин күрәсе казадыр», – дип, моның белән килешкән идем. Тик торганнан алгы тешем кителеп төште. Сызламаган, бозылмаган теш бит ул! Стоматолог бу тешне ясатуның күпмегә чыгасын әйткәч, әллә тешсез генә йөреп торыйм микән, дип тә уйлап куйган идем. Кая алай йөрисең инде?! Кыйммәт булса да, ясатырга туры килде.
Кыскасы, минем тормышта бер-бер артлы вак-төяк көтелмәгән чыгымнар булып тора башлады. Әле кухня краны ватыла, әле машинам май ягыза, әле итегемнең замогы килеп чыга... Тәмам аптырадым. Җитмәсә, эштәге теге кыз тагын... Берсендә түзмәдем, шаярган булып, әйттем: «Хәзер инде минем өчен түләргә синең чират. Мин синең өчен бик күп түләдем, әйдә, син дә берәр тапкыр минем өчен түләп кара әле», – дидем. Аннан түләттермәдем инде, түләтттерүен. Үпкәләгән кыяфәт чыгарды әле. Әйтерсең, миңа биреп куйган акчасы булган!
Беләсезме, шул көннән соң, акча ягым җайлана башлады бит! Бик шәп шабашка тәкъдим иттеләр. Эштә премия яздылар.
Ә менә бу вакыйга турында кемдер сөйләдеме, берәр җирдән укыдыммы, хәтерләмим. Авылда берәүләрнең күршеләре яна. Йорт белән бергә бөтен мал-мөлкәт, акчалар да көлгә әйләнә. Ә терәлеп торган күршеләре иске машиналарын яңага алыштырырга дип акча җыйган булалар. Йорт хуҗасы тота да, ярдәмем булсын, дип, шушы акчаның бер өлешен янган күршеләренә бирә. Хатыны, белеп алгач, тавыш чыгара. «Ник миңа әйтмичә бирдең? Инде машинаңның йөрерлеге калмаган бит. Хәзер ул акчаны тагын кайчан җыясың әле...» – дип әрли ирен. Әрләп нишләтә инде, биргән акчаны кире ала алмыйсың. Шуннан соң атнамы, аймы уза. Акча биргән күрше беркөнне машинасы белән авариягә юлыга. Гаеп анда булмый. Кыйммәтле «Мерседес» машинасы моның артына яхшы ук килеп керә. Болай да көчкә генә сулап торган машина чәчелә. Ярый әле, бәхетенә, хуҗасы үзе исән кала. «Мерседес»тан бик затлы костюм кигән, шәп хушбуйлар сибенгән ир төшә. Чәчелгән машина тирәли әйләнгәләп йөри дә: «Абзый, синең бу машина инде болай да металлоломга гына тапшырырлык булган икән. Әйдә, мин сиңа моның хәзерге базар бәясен бирим дә, тату гына аерылышыйк», – ди. Юл иминлеге хезмәткәрләрен дә чакырып тормыйлар, «дәгъвам юк», дип килешү язалар да, «Мерседес» хуҗасы түш кесәсеннән кызыл биш меңлекләр алып, шок хәленнән айнып та җитмәгән абзыйның кулына тоттыра. Ул арада ай күрә, кояш ала үзен. Өйгә кайткач санап карасалар, әйбәт кенә бер тотылган машина алырлык акча биреп калдырган була. Янган күршесенә күрсәткән ярдәмнән нәкъ ике тапкырга артыграк.
Менә ике очрак. Икесендә дә бер кеше икенчесенә ярдәм иткән. Ләкин беренче очракта теге хезмәттәше гел бу кызның өлешенә кергән. Аның акча энергиясен урлаган. Ә икенче очракта, ир янган күршесенә чын күңеленнән ярдәм иткән. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә әҗерен дә биргән үзенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк