Логотип
Күңелеңә җыйма

Югалтуга бер адым калгач...

– Әнием, ә әти кайчан кайта? Кайтамы ул бүген? – Әлбәттә, улым... Әмма Гөлназның тавышы ничектер тоныграк чыкты. Үзе әйткәнгә үзе ышанмаган кешенеке кебек.

 Сәгать телләре инде төнге икегә якынлашып килә. Улы «әтине көтәм», дип, ятудан баш тартты. Ничекләр генә үгетләп караса да, ишетергә дә теләми әнә. Тик эчтә нинди утлар янганын аңа берничек күрсәтергә ярамый.
«Ә бәлки аның белән берәр нәрсә булгандыр». Бу уйдан өскә бозлы су койган кебек булды. Кемгә шалтыратып карарга икән соң, кайдан эзләргә икән?

...Унберенче класста укыган елны танышты алар. Ни өчендер, укырга бер ел калгач Айнур икенче мәктәпкә күчкән иде. Ул класска килеп кергән мизгелне бүгенгедәй хәтерли Гөлназ: озын буйлы, чибәр, куе бөдрә чәчле, үзе шундый сөйкемле итеп елмая... 
Дәрес менә-менә башланырга тора иде инде – барысы да үз урыннарында утыралар иде. Ишек төбендә бер мәлгә туктап, бөтен класска күз салды да аннан ышанычлы адымнар белән Гөлназ янына килеп утырды ул.
– Күрше булсак, син каршы түгелме? Тик «каршы» дисәң дә, утырырга туры килә – башка буш урын күрмим.

Парта өстенә таратып ташлаган китап-дәфтәрләрен Гөлназ сүзсез генә үз ягынарак җыеп куйды. Үзе генә утырырга ияләшкән иде инде ул – 9-10 нчы классларда да ялгызы гына утырды: беркем комачауламый, иркен... Тик бу егеткә  «юк» дип әйтә алмады шул. Аны күргән минутта ук йөрәк дерт итеп, кысылып куйды... Мондый хәлнең аның белән беркайчан булганы юк иде әле.  

Телгә алар бик тиз керделәр: бөтен мәктәп: «Айнур белән Гөлназ очраша икән», дип сөйли башлады. Егет моны берәүдән дә яшермәде: мәктәптән соң кызны өенә кадәр озата кайта, портфелен үзе күтәрә. Чәчәкләр бүләк итә!  
Классташлары аларга кызыгып та, бераз көнләшеп тә карыйлар иде бугай. 
– Менә нинди егетне эләктердең! Беркем белән очрашмаган-сөйләшмәгән булып йөрдең-йөрдең дә... Үзе чибәр, үзе бай, – дип, Гөлназның күзен дә ачтырмадылар. 
Айнур турында сөйли-сораша башласалар, Гөлназ шунда ук кызарып чыга, сүзне шунда ук башкага борырга тырыша иде. 

Әйе, шактый хәлле гаиләдән иде егет. Әнисе – күренекле табиб икән, шәхси үз клиникасы бар, ә әтисе зур бер компания директоры. Гади гаиләдән дип тормадылар, алар Гөлназны бик җылы кабул иттеләр.  Кыз тыйнак, тәрбияле – аны яратмаска мөмкин түгел иде.   

Мәктәпне тәмамлауга икесе дә югары уку йортларына укырга керделәр. Бу вакыт Айнурның инде үз фатиры бар иде. Әбисе кинәт кенә вафат булды да, аның ике бүлмәле фатиры оныгына калды. Яшьләр тизрәк анда бергә яшәү турында хыялландылар. 

Өченче курста укыганда ук Айнур өйләренә кайтып:
– Әти, әни, мин өйләнергә җыенам, – диде. 
Моңа иң куанганы әтисе булды.
– Дөрес эшлисең, улым! Гаилә бөтен нәрсәдән дә мөһимрәк, – диде ул. 

Туйлар узуга әтисе Айнурны үз янына эшкә алды. Тәҗрибә туплый тор, диде. 
Ә Гөлназ... ул шунда ук авырга узып куйды. Укырга йөрү көннән-көн кыенлашты – токсикоз белән интекте яшь хатын. 
– Үзеңне газаплама, укуыңны ташлап тор. Миңа сәламәт бала кирәк. Борчылма, гаиләне алып барырлык кына акча эшлим мин, – диде шунда Айнур. 
Гөлназга аның белән килешмичә чара калмады. 

Уллары туды. Исемен аңа кайнатасы сайлады. Азат булсын, диде. Бергә хезмәт иткән дусты Азат исемле булган икән, аның истәлегенә, диде. Яшь әти белән яшь әнигә дә ошады ул исем: үзе кыска, үзе башка телдә дә үзгәрми. 

Гөлназ дөньядагы иң уңган, иң булган хуҗабикәгә әйләнде: өе ялт иткән, баласы каралган, көн саен яңа бер ризык әзерли. Өйдә көнаралаш камыр исе! Айнурның бер-ике өйләнмәгән дусты бар иде, алар килгән саен: «Безгә дә Гөлназың кебек хатын табып бир әле», – диләр. Уенын-чынын кушып әйтәләр. Андый чакта Гөлназ эчтән дә, тыштан да балкый иде. Башка чакта күңелне гел тырнаса да, дипломсыз калуы да дөрес кебек тоела: хыялына ирешмәде ирешүен, аның каравы, гаиләсе бер дигән менә! 

Ире дә бәхетле кебек иде. 

Тик «кебек» кенә булды, ахрысы шул, озакламый барысы да үзгәрде. Кич эштән кайтып керә: йөзендә бер елмаю юк, гел канәгатьсез. Соңарулары да ешайганнан-ешайды. Сорасаң, гел бер төрле җавап бирә:
– Эш күп, арыдым, аптыратма әле, – ди. 

...23 февраль иде ул. Бәйрәм көн булса да, Айнур иртүк эшкә китеп барды. «Офиста кеше юкта тынычлап эшлим», – дип. Гөлназ кичкә кадәр кухнядан чыкмады. Хәер, бәйрәм саен табынны шулай мул әзерли иде ул. Азат та шунда аяк астында буталды – әтисенә бәйрәмгә бүләк ясады. 
Көн узды, кич җитте. Айнур һаман күренмәде. Башта язып карады Гөлназ, аннан шалтырата башлады – ире җавап бирмәде. Үз куллары белән ясаган бүләкне үзе тапшырырга теләгәндер инде – уллары йокларга ятудан баш тартты. Сәгать эч тулганда гына йоклап китте ул.

Ә Гөлназның күзенә йокы кермәде. 
Иртәнге сәгать дүрттә ишектә кыңгырау шалтырады. Кем икәнен дә сорамыйча ишекне ачып җибәрде Гөлназ. Ирен бер хезмәттәше китергән: ул – исерек, аягында басып тора алмый. Ак күлмәгенең якасында иннек эзе...

Гөлназ аны сүзсез генә урынына илтеп яткызды. Исереккә әйттең ни дә, әйтмәдең ни... Айнур гырлап йоклап киткәч, елады да елады... 
Ире иртән гафу үтенергә уйламады да:
– Соң кайткан, эчкән – шуннан ни булган?  – диде ул ярсып. 

Вакытында кайтмаулар көнаралаш кабатлана башлады. Салгалаулар да ешайды, каты бәрелүләр, кычкырулар да. 
Бер иртәне, ниһаять, Гөлназ сүз башлады. Башкача дәшмәү инде мөмкин түгел иде. 
– Айнур, синең кемеңдер бар бугай... 
Ире аны тыңлап та бетермәде.
– Нәрсә уйлап чыгардың тагын?! Бу бертөрле тормыштан гарык мин! 
– Безнең бит улыбыз бар...
– Мин сезне ашатып торам – шуның өчен сөенер иде берәү, ә син?! Талашырга гына торган хатын янына кемнең кайтасы килсен?! 

Кайнатасы белән кайнанасына бу хәлләрне ничек тә белгертмәскә тырышты Гөлназ. Вакытлычадыр, узар, аларны борчырга кирәкмәс дип уйлады. Барыбер белделәр... 
Әтисе үзенә чакырып бик нык сөйләшкән һәм... улына эштән китәргә кушкан иде. «Хезмәткәрләр каршында минем дәрәҗәмне төшерәсең. Кайчан эчүеңне ташлыйсың, туры юлга басасың, шунда кире алырмын», – дигән. 

Гөлназ аңа тамчы да үпкәләмәде. 

Ә Айнур ачудан нишләргә белмәде. Ул кайнатасына Гөлназ зарланган дип уйлады. Хатынына гына түгел, улына да кычкырып, ишекләрне каты ябып өйдән үк чыгып китте. 
Бер атнадан гына кире кайтты. Хатыны аңа шикләнеп, баласы куркып карады. Аны монда көтәләр дә, көтмиләр дә иде... 
– Гафу ит мине, – диде ул әкрен генә. – Гаеп миндә...
Гөлназ дәшмәде. Әнисе янына килеп баскан Азат:
– Ә син тагын китәсеңме? – дип сорады. 
– Юк... 

Гөлназның дәшмәвен калырга рөхсәт итү дип санады Айнур. Әмма араларны җылытырга – ике арадагы боз катламын эретергә әле бик күп кирәк иде. 
Ире өйдән китеп торган бер атнада ул инде хәл иткән иде: укуына кире кайтты. Шунда ук читтән торып укырга күчте – эш эзли башлады. Анысы да табылды! Тормышы инде ире тирәсендә генә әйләнми иде. Айнурның сүзен тыңлап, әни, хуҗабикә булып кына эшләү дөрес булмаган ул. Дүрт стена арасында үз-үзеңне югалту, ирең өчен кызыксызга әйләнү бик тиз икән... 

Ире дә яңа эшкә урнашты. Хезмәт хакы күпкә азрак иде, билгеле. Әмма ул зарланмады. Кинәт җитдиләнеп, олыгаеп китте. Эштән соңга калып кайтулар бетте, бөтен буш вакытын өйдә, улы янында уздыра башлады.

Бала – бала инде, Азат бу хәлләрне күптән онытты шикелле, әмма Гөлназ ирен кичерергә ашыкмады.  
Айнур әллә ничә тапкыр бу хакта сүз башлап карады. 
– Гаепле икәнемне беләм... Бөтен тормышыбызны җимерә яздым. Син миңа шанс бир, үзгәргәнемне исбатларга мөмкинлек бир...
–  Миңа әле вакыт кирәк, – диде аңа Гөлназ.

Ире сүзсез генә «ярар» дип баш какты. 

Ике арадагы боз бик әкренлек белән генә эри башлады. Ни генә булса да, Айнур аңа башка тавыш күтәрмәде. 
Ә бер кичне Гөлназ иренә:
– Мин барысын да яңадан башларга әзер... Тик ике арада нидер килеп чыга икән, уртага салып сөйләшик. Проблемадан качмыйк, – диде ул. 
Айнур аны елмаеп кочагына кысты.
– Рәхмәт сиңа! Мин синең ышанычыңны, һичшиксез, аклаячакмын, – диде ул. Үз-үзенә ышанып, ихластан әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар