– Тагын Кәримәгә өр-яңа күлмәкме?! – дип сукранды әнисе.
– Тагын Кәримәгә өр-яңа күлмәкме?! – дип сукранды әнисе.
Аның сүзләрендә хаклык та бар иде: һәр бәйрәм саен Наилә кызына яңа күлмәк тегә. Гадине генә түгел, ә нәкъ принцесса күлмәге кебек затлы итеп – органзадан йә бәрхет воланнар белән, өстенә вак сәйләннәр дә чигелгән була әле.
– Әйе, әни, нәкъ шулай! – диде Наилә, бәйрәмгә дип теккән күлмәкне кызына кидереп карап. Ә Кәримәнең алар сөйләшүендә гаме дә юк – көзге каршында бөтерелә, сикергәләп сөенә иде. – Балачакның рәхәтен күрсен, бәхетле булып үссен. Кызым өчен бернәрсә дә кызганыч түгел миңа.
– Берәр тапкыр бер үк күлмәкне ике тапкыр киеп барса ни була? – дип сукрануын дәвам итте әбисе. – Үсеп җиткәнен дә сизми калырсыз, аннары бу күлмәкләрне кая куярсыз?
– Күршеләргә бирермен. Аларның кызлары бездән кечерәк бит, – дип кулын селтәде Наилә кызын кочаклап. – Син минем иң матур, иң чибәр кызым! Син – минем кояшым!
Кәримә көлеп җибәрде дә үзен көзгедән карый башлады. Һәрвакыттагыча сокланып. Ул канәгать иде!
– Һич югы, әниеңә рәхмәт әйтер идең, – диде әбисе аңа өнәмичә карап. — Без яшь чакта артык бер телем икмәк бәхет иде. Мондый күлмәкләр турында хыялланырга да мөмкин түгел иде...
– Тагын патша заманнарын ук искә төшер инде, әни, – дип аңа каршы төште Наилә. – Без юклык белән үстек дип, балаларыбыз да мохтаҗлыкта яшәргә тиеш түгел бит инде.
– Әби дөрес әйтә, – дип сүзгә кушылды кухнядан Кәримәнең әтисе Айдар. – Бала һәр әйбернең, һәр телем икмәкнең кадерен белеп үсәргә тиеш. Ә син аны хәтта савыт-саба юарга да якын җибәрмисең. Бу дөресме соң?
– Син дә тагын башлама инде! – дип кашын җыерды Наилә. – Кызым әле кечкенә, аңа нибары ун яшь. Кияүгә чыккач та плитә янында торырга өлгерер әле.
– Аннары соң булачак, – дип башын чайкады Айдар. – Кыз баланы бит моңа кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк.
Әбисе киявенә хуплау билгесе итеп баш бармагын күтәрде дә, саубуллашып өенә кайтып китте. Ул кызына атна саен килеп йөри, һәр килгән саен диярлек кызының баланы артык иркәләвенә көенеп китә. Ахыры яхшылык белән бетмәячәк моның. Бетмәячәк...
Беренче никах
Еллар бик тиз үтте. Кәримә дә чибәр кыз булып үсеп җитте. Бердәнбер балалары бит – әтисе белән әнисе аңа яхшы белем бирергә тырышты. Ул институт тәмамлады һәм озак та үтми, курсташ егете Русланга кияүгә чыгачагын хәбәр итте.
Әти-әнисе бу хәбәрне көткән иде, шуңа күрә туйга алдан ук әзерләнә башладылар. Әмма Наилә оештырырга теләгән туйның зурлыгы ике як туганнарын да шаккатырды. Хәтта Айдарны да. Ул хатыны белән кызына каршы төшәргә теләп карады: күпме чыгым булачагын якынча санап күрсәтте. Әмма Наилә белән Кәримә аны ишетергә дә теләмәделәр – туй бик затлы булырга тиеш иде.
– Мондый көн кеше гомерендә бер генә була бит, әтием! – дип аны ышандырырга тырышты Кәримә. – Ул онытылмаслык булырга тиеш!
Туйга әбиләре дә килде. Оныгы өчен шатланды, билгеле, әмма күңелендә борчу да бар иде: Кәримә иренә яхшы хатын була алырмы – тормыш йөге аның нәзберек иңнәрен басып төшмәсме?
– Борчылма, әни, – диде Наилә. – Без Айдар белән кызыбызга фатир бүләк иттек. Ул бирнәсез түгел. Белемле дә, чибәр дә.
– Мин башка төрле авырлыклар турында әйтәм шул, – дип көрсенде әбисе.
Беренче гаилә тормышы
Яшьләрнең гаилә тормышы күзгә күренмәс диварга бик тиз килеп бәрелде. Өйдә бәхәсләр башланды: кичке аш вакытында әзер түгел, фатир җыештырылмаган, кер юылмаган...
Руслан хатынына кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты: кибеттән азык-төлекне дә алып кайтты, тузан суырткыч белән идәннәрне дә чистартты, үзенең кулыннан килгән гади генә ризыклар да пешергәләде... Әмма Кәримә плитә янына һәрвакыт теләр-теләмәс кенә басты: аның әзерләгән ашы йә артык тозлы, йә көйгән булып чыга иде.
– Мин кәстрүлләр янында басып торыр өчен кияүгә чыкмадым, – дип кабатлады ул адым саен. – Пешергәнем ошамый икән, үзең пешер дә аша.
Әмир озак кына түзде, ләкин ахыр чиктә чыдый алмады: әти-әнисе янына кайтып китте. Ике яктан да әти-әниләр яшьләрне татулаштырырга бик тырышып карадылар, тик ул нәтиҗә бирмәде. Бер елдан Кәримә белән Руслан законлы рәвештә аерылыштылар.
Икенче ир
– Мин бит сине кисәткән идем, – дип шелтәләде әнисе Наиләне. – Артык иркәләп, син аның тормышын боздың. Хатын-кыз йортта хуҗабикә булырга тиеш, ә синең Кәримәң кечкенәдән ялкау булып үсте. Кулыннан бер эш килми! Моңа кайсы ир түзсен? Русланын гаепләмәгез дә, менә дигән егет иде ул.
Айдар да аның белән килеште: яшьләрнең тормышы барып чыкмаганга беренче чиратта Наилә үзе гаепле иде. Әмма ана кеше үзенчә акланды – имеш, кызы белән киявенең холыклары туры килмәгән.
Берничә елдан соң Кәримә Мансур белән танышты. Ул аерылган ир, үзеннән ун яшькә өлкән иде. Үз эше, акчасы да бар. Мансур тәкъдим ясагач, Кәримә озак уйлап тормады, ризалашты. Бу юлы да туй зурлап, мул итеп үткәрелде.
Туйдан соң яшь хатын иң беренче эш итеп өйдә үзенә ярдәмче ялларга кирәклеген әйтте: ашарга пешерергә, өйне җыештырырга... Башта Мансур, син бит өйдә генә, ике кулыңа бер эш дип, моңа каршы да торып карады, әмма Кәримә йөккә узгач, ризалашырга мәҗбүр булды. Озакламый аларның Данис исемле уллары туды.
Башта гаилә тату яшәде. Кәримә өй эшләрен бар дип тә белмәде: пешерү дә, җыештыру да аңа булышырга килеп йөргән Лилия исемле кыз өстендә булды. Соңрак бала карашырга дип Наилә үзе дә еш килә башлады.
Мансурны хатынының әнисенең ике көннең берендә аларда булуы, Кәримәнең өйдәге эшләргә битарафлыгы тәмам туйдырды. Көннәрдән беркөнне ул үзенең башка кешене яратуын әйтте. Кәримә өчен бу бик зур тетрәнү булды, бала хакына үзен ташламас дип өметләнде. Әмма Мансур барыбер китте. Ул улына һәм элекке хатынына матди ярдәм итеп торды.
Күпмедер вакыттан соң Мансурның «башка кеше» дигәне өйләренә килеп булышып йөргән Лилия икәнлеге ачыкланды. Моны Кәримә бик авыр кичерде.
– Күз алдыңа китерәсеңме, әнием, ул мине хезмәтче хатынга алыштырды! – дип үксеп елады ул.
Наиләнең әйтер сүзе юк иде.
Соң килгән мәхәббәт
Еллар сизелмичә генә үтеп китте. Данис үсеп җитте, мәктәпне тәмамлап институтка укырга керде. Мансур улына һәрвакыт ярдәм итеп торды.
Кәримә исә озак еллар ялгызы гына яшәде. Бары кырык алты яшендә генә ул үзеннән сигез яшькә өлкәнрәк Фәнил исемле ир белән танышты. Озакламый Фәнил аңа тәкъдим ясады, һәм... Кәримә ризалашты.
Бу юлы аны беркем дә кияүгә чыгудан тыярга тырышмады: әбисе инде күптән вафат иде. Әмма ни гаҗәп: нәкъ менә бу никахы бәхетле булып чыкты.
Фәнилнең сәламәтлеге шактый какшаган иде: Кәримә бик зур тырышлык белән аны тәрбияләде, иренә ашарга яраган ризыкларны гына пешерде, даруларын вакытында алып кайтты, сәгатен карап торып үзе эчерде...
Үткәннәрдән сабак алган Наилә аларга сирәк килә иде. Бер килүендә ул:
– Син бик нык үзгәргәнсең, кызым... Әмма дөресен генә әйт әле: кайсы иреңне күбрәк яраттың? – диде.
Кәримә бераз уйланып торды. Аннан:
– Беренче иремне, – диде ул тыныч кына. – Әмир бик яхшы кеше иде, мине чын күңелдән яратты. Ә мин ул чакта шундый акылсыз идем әле... Икенче никахым ялгызлыкны онытырга тырышу гына булды. Ә хәзерге ирем – язмышым бүләге. Фәнил булмаса, картлыгымда ялгыз калыр идем...
Ана белән кыз бер-берсен кочаклап алдылар.
– Кичер мине, кызым, – дип пышылдады Наилә. – Мин сине артык иркәләп үстергәнмен шул.
Кәримә елмаеп җавап бирде:
– Сиңа кыз түгел, малай табарга кирәк булган икән. Ир-атларга тормышта барыбер ничектер җиңелрәк бит.
Ул инде шактый өлкәнәйгән, соңгы вакытта ялгыз да калган әнисе алдына чәй һәм үзе пешергән алма пирогын китереп куйды.
– Бу пирогны үз рецептым буенча пешердем. Фәнил бик мактый. Бәлки, миңа ярарга тырышып кына әйтәдер, әмма барыбер күңелемә рәхәт, – дип Кәримә әнисе янына килеп утырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк