Мин гел өйләнгәннән соң ир кешегә үз гаиләсе, хатыны якынрак була дип уйлый идем. Туганнарга инде кунакка гына барып килә, калган бөтен вакыты өйдә, синең янда уза бит аның. Шатлыгың булса да, кайтып өйдәгеләрең белән уртаклашасың лабаса, аз гына борчуың булса да аларга кайтып сөйлисең. Шунда ук торып, әниең яки әтиең, абыең яки сеңлең янына чыгып чапмыйсың.
Булачак ирем белән әле очрашып йөргәндә дус кызлар миңа гел: «Сиңа рәхәт, арагызга керергә кайнанаң булмаячак, иреңне беркем белән дә бүлешергә туры килмәячәк», – диләр иде. Чынлап торып миңа кызыгалар иде алар. Чөнки кайберләренең әле өйләнешкәнче үк егетләренең әниләре белән нинди дә булса берәр проблема килеп чыгып кына тора иде. Күп очракта кызларны үз малайларына тиң санамыйлар иде. Бер дус кызым хәтта егетенең әнисе аңа: «Бу кыз белән барыбер бәхетле булмаячаксың! Менә әйтте диярсең, барыбер аерылышачаксыз!» – дигәнен ишетеп калган иде. Торып та карамаган килеш бәхетле буламы, юкмы икәнен ничек әйтеп буладыр, аңламадык. Ә инде алдан ук «аерылышасыз» дип куйгач, улын үзе үк шуңа этәрә бит инде әнисе, шулай түгелмени?
Ирем әнисен бик иртә югалткан. Эштән кайтканда машина бәрдергән аны. Больницага барганда исән булган әле, операция өстәлендә үлгән.
Ирем белән сеңлесе шулай итеп бик яшьли ятим калганнар. Әтиләре башка өйләнмәгән. Балаларны карашырга авылдан әнисен алып килгән. Без танышканда, очраша башлаганда ул әби исән иде әле. Ирем мине аның белән таныштырырга өлгерде. «Улымны бәхетле итәргә тырыш, аны кыерсытма», – дигән иде ул миңа. Кечкенә баланы карарга кушкан кебек әйтә дип, аптыраган идем ул чакта.
Без ирем белән икебез дә бер елгылар. Ә сеңлесе бездән 5 яшькә кечерәк. Безнең туйдан соң кайнатамны кемдер районда яшәүче бер хатын белән таныштырды. Улы, кызы белән утырып сөйләште дә, кайнатам аның янына торырга кайтып китте. Бик әйбәт апа ул – барыбыз да яратабыз, гел аларга кайтып йөрибез.
Кайнатам кайтып киткәч, фатирларында иремнең сеңлесе берүзе яшәп калды. Берүзе дип... Әллә ничә ир-ат белән яшәп карады инде ул. Мәчеткә барып кына никах укытып кайталар да тора башлыйлар. Анда мине таныйлар инде, дип, күршедәге мәчеткә керми инде хәзер никах укытасы булса, ераграк китәргә тырыша.
Мин аның тормышына бик кысылмыйм инде – үзе белгәнчә яши. Тик бер гадәте бар, шунысы гына нервыма тия.
Чираттагы кешесе белән аерылышуга, аңарда депрессия башлана. Үзе шулай ди. Һәм ул һәрвакыт чемоданын җыеп безгә күченеп килә: «Мин анда өйдә берүзем тора алмыйм», – ди.
Ярар, тора да алмасын, килсен ди, бер сүзем юк. Бердәнбер абыйсына бармыйча, кемгә барсын инде ул тагын?! Тик ул килгәч, без бөтенебез аның көен көйләргә тиеш булабыз. Эшеннән кайта да залда диванга менеп ята. Ялынып-ялварып ашарга чакырып чыгарабыз кухняга. Ахырда, ниһаять, чыгып утыра. Ашагач, рәхмәт тә әйтми торып китеп бара. «Син дә эштән кайткан, ашарга да әзерләгәнсең, аргансыңдыр, бар ял ит, үзем җыям табынны», – дип, ник бер тапкыр әйтсен!
Ирем барысын да күреп тора инде, билгеле. Тик миңа авыз ачып сүз әйтергә ирек бирми:
– Түз инде, аның болай да кыен чагы, – ди.
Аның кыен булмаган чагы юк та соңгы вакытта! Кәефе күтәрелсен дип, ирем аңа әле бернәрсә ала, әле икенчене. Өстәвенә, кулына акча да бирә. Тегесе булган акчасын кияүләрен ашатырга тотып бетерә бугай, шулай дип уйлыйм. Югыйсә зарплатасы да кечкенә түгел аның.
Узган атнада бөтенләй ачуымны китерде.
Иремә:
– Хатының залга ятсын, ә минем спальныйда йоклыйсым килә. Синең белән иркенләп сөйләшеп ятарбыз, ичмаса, – дигән.
Аның алдыннан гына озак кына ванна бүлмәсендә кем беләндер телефоннан сөйләшеп чыккан иде. Кемдер дип, ташлашкан егете белән инде. Елап беткән... Инде, күрәсең, шул ачуны миннән ала...
– Юк, алай булмый инде... Мин залда ятарга риза түгел, үз урынымнан чыкмыйм, – дидем.
Гомердә булмаганны, каршы төшкәнемне сизми дә калдым. Ирем дәшмәде, әмма бу сүземнең аңа ошамавын сизеп тордым. Әмма аның каравы, каенсеңлем күтәрелеп бәрелде:
– Син монда беркем түгел! Бу абый фатиры! Үзеңне монда хуҗа дип санама, синнән бигрәк мин хуҗа монда – ничек әйтәм, шулай була, – диде.
Мине бөтенләй өнсез калдырды шулай итеп.
Безнең бу сүзгә килү зурга киткән булыр идеме, юкмы, белмим, ярый әле соңгы егете (әллә ире дияргәме) белән яңадан дуслаштылар да, кире үзенә кайтып китте. Әмма беләм инде, озакка түгел. Берәр нәрсә өчен талашалар да, тагын куып чыгарачак ул аны. Аннары, чемоданын сөйрәп, тагын безгә килеп керәчәк. Минем дә һаман аңа хезмәтче булып яшисем килми. Яшәргә тиеш тә түгелмендер. Авыру булса, үзе эшли алмаса бер хәл – берсүзсез булышыр идем, ә монда көче ташып торган япь-яшь хатын. Аркылыга ятканны буйга да алып салырга теләми!
Дус кызлар ялгышкан: кайнанам булса, аның белән уртак телне тизрәк таба алыр идем кебек. Олы кеше барыбер болай мәгънәсез булмый бит инде ул. Ә моның белән алга таба үземне ничек тотарга да белмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Туземлекнен да чиге була, арагызга кермасен, ойранган
0
0