Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремнең сере ачылды – аның инде балалары бар икән

Гадәти бер кич иде ул. Хәер, юк, гадәти булмагандыр – мин кабат аның белән сөйләшеп карарга дип көндез үк күңелемнән ныгытып уйлап куйган идем.

Кичке аштан соң табынны җыеп, табак-савытларны юдым да аларны ашыкмыйча гына сөртә башладым. Үзем кулымдагы тәлинкәләрне әкрен генә сөртәм, урыннарына куя барам, ә уйларым – әллә кайда, еракта... 
Зал ягыннан хоккей матчының трансляциясе тавышы ишетелеп торды. Әйтәм бит. Гадәти кич иде ул. Без өйләнешкәннән соң бергә уздырган йөзләрчә кичләрнең берсе. Ләкин эчтә генә нәрсәдер кысканнан-кыса...
– Галия! Инде ничәнче тапкыр әйтәм, ишетмисеңме соң? Кил әле монда!Саматның канәгатьсез тавышын яңа ишеттем. 
Сөлгемне өстәл өстенә генә куйдым да залга чыктым. Ирем диванга сузылып яткан. Кулында телефон, ул бер – аңа, бер телевизор экранына карап алды. Миңа дәшүенә кадәр үзгәрде, ул бит элек минем белән мондый интонация белән сөйләшми иде. Кичләрен икәү шушы диванда көлешә-көлешә утырган, сәгатьләр буе киләчәккә планнар корган чаклар әле кайчан гына иде.
– Нәрсәдер әйтмәкче идең. Әйдә, реклама беткәнче әйтеп кал…
Мин тирән итеп сулыш алдым. Күпме генә алдан әзерләнсәм дә, барыбер нидән башларга белмим икән. Әмма бу сүзне инде озакка сузу мәгънәсез. Тик, ичмаса, ятып тормасын иде ул. 
– Самат, безгә сөйләшергә кирәк, – дип каршыдагы креслога барып утырдым.
– Анысын аңладым... Сөйлә, тыңлыйм дидем бит, – диде Самат күзен телефоннан алмыйча гына. 
– Бала турында инде сүзем. Без бит сөйләшкән идек… Миңа бит инде 35 яшь. Табиб: «Синең барысы да яхшы, иреңне тикшерергә кирәк», – ди... Белер, ачыклар өчен ди... 

Самат телефонын әкрен генә, теләмичә генә куйды. Йөзе шунда ук үзгәрде, ул үзенең канәгатьсезлеген яшермәде дә.
– Нәрсә, тагын башлыйсыңмы? Минем барысы да әйбәт дип әйткән идем бит инде сиңа. Нигә мин үземне түбәнсетеп шул табибларга йөрергә тиеш?
– Бу түбәнсетү түгел! – тавышым калтырап китте. – Без күп еллар тырышабыз бит инде! Миңа күпме өметләнергә, күпме анализлар тапшырырга, бертуктамый календарь санарга була?! Ә син, ничә әйтсәм дә, һаман кул гына селтисең... Бәлки, проблема бөтенләй миндә түгелдер? Бәлки, ул синдәдер?
– Минем барысы да әйбәт! Һаман бер үк сүзне кабатлатма миннән! Туйдырдың! – ул кисәк кенә диваннан торып басты.

– Туйдым дисеңме? Ә мин... Мин туймадыммы? – Мин дә торып аның каршысына барып бастым. – Үземне кимсетелгән итеп санап йөреп мине туймады дип уйлыйсыңмы? Туганнарның үземә жәлләп караулары миңа рәхәтме? Һәр иртәне бер үк уй белән уяну мине туйдырмады дисеңме? Сиңа, гомумән, бала кирәкме соң ул, әллә болай да җайлымы? 
– Бәлки, җайлыдыр да! – аның тавышы шулкадәр ачулы иде. – Эшем бар, син бар. Тагын ни кирәк?! Бала бит ул – гомерлек. Аның өчен җаваплылык нинди зур икәнен беләсеңме соң? Син аңа әзерме? Әллә сиңа ул уенчык урынына кирәкме?
– Уенчык? – нервланып көлеп җибәрдем. – Син ничек шулай әйтә аласың? Мин җиде ел буена уенчык турында түгел, гаилә турында хыялландым. Ләкин моның өчен икеңнең дә бер төрле уйлавы кирәк шул... Ә син хәтта тикшеренү үтеп карарга да теләмисең. Менә әйт әле, нигә? Бәлки, син миннән берәр нәрсә яшерәсеңдер? 

Ул борылып китеп, бүлмә буйлап әйләнеп килде. Күрәм – йодрыклары йомарланган: әллә миңа сугарга тели инде?
– Мин бернәрсә дә яшермим. Теләмим генә... Чөнки… Чөнки балаларым бар инде минем.

Кинәт бүлмәдә тынлык урнашты. Өнемме бу, әллә төшемме, дип, әкрен генә күзләремне ачып-йомып алдым. 
– Нәрсә дидең син?
Самат тәрәзә янына барып басты. Ул артык сүз ычкындыруын аңлады, ләкин соң иде инде. 
– Минем балаларым бар. Икәү. Улым һәм кызым.

Аяк астымда җир шуыша башлады. Егылмыйм дип, тизрәк креслога килеп утырдым. 
– Ничек инде... бар? Кайда? Кемнән? 
Үз тавышымны үзем танымадым.

Самат миңа таба борылды. Баягы ачуының инде эзе дә калмаган, ул ничектер битарафка әйләнгән иде – миңа барыбер дигән тавыш белән җавап бирде:
– Башка шәһәрдә. Берсенә – тугыз, икенчесенә алты яшь. Аларның әниләре белән сиңа кадәр очрашкан идем. Синең белән танышканчы... Дөресрәге, беренче бала турында белгәндә таныштым синең белән... Мин аларга ярдәм иттем, кайчак баргалап та йөрдем. 

Командировкалар, ял көннәрендә сәбәпсез юкка чыгулар... Әйе, барысы да булды, тик мин аның артыннан беркайчан да тикшермәдем.
– Ничек син берни әйтми түздең?! Минем елауларымны, бер врачтан икенчесенә йөрүләремне, өметсезлеккә бирелүләремне күрә торып та ничек бер сүз дә әйтмәдең?!
Әкрен генә әйтә башлаган идем, ахырда кычкыра ук башладым. 
– Мин аны кайчан, ничек әйтергә белмәдем, – диде ул. – Ә аннан инде соң иде.
– Соң иде? Ә менә хәзер әйткәч, җиңелрәк булыр дип уйладыңмы? Миңа өйләнгәндә синең бит инде гаиләң булган! 
– Юк! – ул мине шунда ук туктады. – Мин аның белән бер көн дә яшәмәдем. Син минем хатыным! Ә балаларга бары тик ярдәм генә иттем... 
– Димәк, син ике төрле тормыш белән яшәгәнсең! Ә мине көн саен ялганлагансың!
– Сиңа хисләрем һәрвакыт чын булды минем, – диде ул.

Әмма минем инде аны тыңлыйсым килми иде. 
– Аларның исемнәре ничек? 
Аңа бу сорауны биргәндә тавышым шундый тыныч иде.
Ул озак кына дәшми торды. Аннан:
– Алар сиңа нигә кирәк? – диде. 
– Болай гына... Иремнең балаларының исемнәрен беләсем килә.
– Камил белән Камилә... 

Эчтән генә бу исемнәрне кабатладым: «Камил, Камилә...» Димәк, минем үз балаларымның исемнәре беркайчан мондый булмаячак. 

Ике арада барысы да ачыкланган, безне бәйли торган бернәрсә дә калмаган иде. 
– Кит, – дидем мин Саматка тыныч кына.
– Әйдә, сөйләшик әле… – дип, нидер әйтә башлаган иремне шунда ук туктаттым. 
– Кит, Самат, хәзер үк кит!
Ул берничә секунд басып торды да, борылып бүлмәдән чыгып китте. Бераздан тышкы ишек ябылганы иштелде. 

Ул китте. Ә миңа өр-яңадан яшәргә өйрәнергә кирәк иде... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар