Юк, мин иремне андый тузга язмаган юлда йөридер дип уйламыйм. Ул, гомумән, мондый әйбер турында уйлый торган кеше дә түгел, гади авыл малае. Шуңа күрә дустыннан бер дә шикләнмәгән инде. Әле әйткәннән соң да миңа акылыннан язган кешегә караган кебек карап торды. Ләкин миңа хәзер барысы даап-ачык кебек тоела...
Бу уйларым белән бер якын кешем белән дә бүлешә алмыйм. Чит кешедән киңәш соравы җиңелрәк...
Иремнең бер дусты бар. Мин аны якын дусты, ышанычлы дусты дип тә әйтер идем. Тормышта сөенече булса да, борчуы булса да, киңәш кирәк булса да аңа шалтырата. Дусты да бик киң күңелле, авыр чакта бер генә ярдәм итмәде инде ул безгә. Шунысы кызык, минем ирем аңа бернәрсә белән дә ярдәм иткәне булмады. Киресенчә, гел үзенә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шундый дуслык була микән дип аптырыйм мин еш кына.
Бер көнне тагын шул дустының нинди яхшы булуын миңа сөйләп бара иде, бер уртак дусларына «чибәркәй» дигән кушамат бирде дип әйтеп куймасынмы. Мин яңадан сорап куйдым: «Чибәркәй»? Ир кешегә шундый кушамат тагалармы инде? «Туктале, бу кушаматны ул башка бер дустына кушкан дип сөйләгән идең түгелме инде? Ике «чибәркәй» бер иргә күп түгелме соң?» – дим. Икебез дә көлеп куйдык.
Ләкин бу уй миңа барыбер тынгылык бирмәде. Гадәттә, ирләр бер-берсен «чибәркәй» дип йөрми бит инде. Бу шикләнүемә башкалары килеп кушылды. Туктале, еш кына туган көннәрне уздырырга ирләр компаниясе белән генә баралар бит болар! Башта берсенекен, аннары икенчесенекен билгеләп үтәләр. Минем иремнең юбилеена дусларны барысын да парлап чакырдык. Ә теге дусты килмәде... Нинди сәбәп тапканын хәтерләмим дә инде.
Ял итәргә дә ирләр генә җыелып йөриләр алар. Дөрес, минем иремнең алар белән йөрерлек мөмкинлеге юк. Имеш, ирләр генә җыелып тау шуарга баралар Сочига. Теге дусты дусларына бүләк ясап, алар өчен үзе түләп тә алып бара икән кайвакыт. Минекен дә чакырган иде бервакыт, авызын ничек ачса, шулай япты. Син ял итеп йөрерсең, мин монда үзем генә гаиләне сөйрәп барыйммы дип тавыш чыгаргач, башка бу турыда сөйләшмәде. Мин, гомумән, ирнең хатыннан, хатынның ирдән башка ял итүенә каршы. Санаторийларга барып аерым ял итеп йөрүчеләр турында күп ишеткән бар. Хатыныннан башка ял итәргә йөргән ирнең нинди юлдан йөргәнен сөйләп торасы юк дип уйлыйм.
Кайвакыт ауга җыеп алып чыга теге дусты ирләрне. Квадроциклларда йөрергә чыгалар. Һәрвакыт ирләр генә! Ничек моңа кадәр боларны уйларга башым җитмәде икән? Бер көнне тагын шул дусты турында сөйли башлаган иде, мин иремә барысын да тезеп салдым. Логик яктан уйлап кара әле, сине бернәрсә дә шикләндермиме, дим? «Тилердеңме әллә? Син мине зәңгәрләнгән дип уйлыйсыңмы?» – дип гаҗәпләнде. Юк, мин иремне андый тузга язмаган юлда йөридер дип уйламыйм. Ул, гомумән, мондый әйбер турында уйлый торган кеше дә түгел, гади авыл малае. Шуңа күрә дустыннан бер дә шикләнмәгән инде ул. Әле мин әйткәннән соң да миңа акылыннан язган кешегә караган кебек карап торды. Ләкин миңа хәзер барысы да уч төбендә ята кебек тоела.
Иремне бу дустыннан ничек тә аерырга телим. Ләкин бер дә җиңел түгел бу. Фатир алганда аннан әҗәткә акча алып торган идек. Шуңа хәзер аның алдында бурычлы. Ул бурычны әле дә түләп бетерә алмыйбыз. Вакытында түли алмасак та, ачуланмый ул, бик сабыр гына көтә. Аның каравы, гел якты йөз күрсәтәбез. Дөресрәге, ирем күрсәтә. Безгә кунакка бер генә килде. Анда да ирләр генә җыелды. Мин, табын әзерләп, дустыма кунакка киттем, алар китәр вакыт җиткәч кенә кайттым. Анда да теге дустының иремне еш кочаклап, рәхмәтләр әйтә-әйтә аерылышканына сәерсенгән идем. Ярар, салган инде болар, дип, шуңа сылтадым...
Бәлки, мин арттырамдыр, тырнак астыннан кер эзлимдер. Минемчә, ир белән хатын кая барсалар да бергә йөрергә тиешләр. Без һәрвакыт шулай йөри идек. Менә тормышыбызда шушы ир барлыкка килгәнче. Яңа дустының көен көйләргә туры килә, араларны да өзеп булмый, чөнки әҗәтебез бар, аны да вакытында түли алмыйбыз. Бу компаниядәге башка хатыннарның ирләре өчен җавап бирә алмыйм, ләкин үземнеке өчен борчылам...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк