Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремне ничек үзгәртергә?

Үзеңә сокланып, көнләшеп караган күз карашларын әллә кайдан сизәсең бит. Ирем белән кая гына барсам да, мин дә тоя идем шулай карауларын. Әле кыз белән егет чакта, очрашып йөргәндә үк.

Ул минем озын буйлы, гәүдәләре спортчыныкы кебек матур, чәчләре кап-кара, бөдрә. Шундый пөхтә иде ул, бик матур киенә иде. Сөйләшергә дә бик оста иде – теләсә кем белән, теләсә нинди темага шундук җиңел генә сөйләшеп китә ала. Безнең никахта әби дә исән иде әле, «Кызым, бу бит синең тел бистәсе», – дигән иде. 

Өйләнешкәч, беренче алты елда без шундый әйбәт яшәдек. Мин үзебезне идеаль семья дип саный идем. Ул чынлыкта да шулай булды. Мин бер-бер артлы ике бала таптым. Авырлы чакта да, баладан котылгач та шулкадәр карады ул мине. Өстемә тузан да кундырмады! Ни теләсәм шуны алып ашатты. Кием алырга булса да иң элек миңа сайлый иде. 

Балалар кечкенә чакта, мин бераз озаграк йокласын дип, хәтта төннәрен дә тора иде. Һәр шимбәне: «Бар, кая да булса барып кайт, бездән азрак булса да  ял ит», – дип чыгарып җибәрә иде. Йә маникюрга барып киләм, йә  чәч ясатырга, йә дус кызлар белән кафеда очрашам. 

Төп акчаны табучы ул иде безнең, әлбәттә. Мин өйдә балаларны карыйм, бераз удаленно гына эшлим дә – гаилә бюджетына үз өлешемне кертәм. Иремнең хезмәт хакы артык зур да түгел, әмма кечкенә дә түгел иде. Акча җыеп, ялга да барып кайта алдык әле: бер тапкыр бала белән бардык, икенчесендә, малайга яшь ярым чакта, әниләр бер атнага икесен дә алып калып тордылар. 

Иремнең кулыннан бөтен эш тә диярлек килә. Ламинатны, мәсәлән, безнең фатирга ул үзе җәйде. Мин шикләнеп торган идем, әмма ул башкарып чыкты. Күпме акчабызны янга калдырды! Шәһәрдә үссә дә, кадак-чүкеч тә  тота белә: өйдә нәрсәдер кагарга, куярга, эләргә кирәк булганда, кеше чакыртканыбызны хәтерләмим. Чакырту дигәннән, кирәк вакытта сантехникка шалтырату, фатирга ремонт ясарга кеше табу, суыткычны төзәттерү кебек эшләр дә аның өстендә иде. Дөресен әйткәндә, мин боларның барысын да баштан ук ир-ат эше дип санадым: хатын-кыз ике ир-ат арасына кысылырга тиеш түгелдер. Үзләре сөйләшсеннәр, үзләре барысын да хәл итсеннәр. 

Әмма ирем балаларны бакчага илтергә (кайчак каршы алырга да әле) авырсынып тормый иде. Ял көнне өйне җыештырырга да булыша иде. Хәтта сорамасам да эшли иде. 

Сез хәзер боларның арасына кемдер кергәндер, аерылышканнардыр дип язуымны көтәсездер инде. Гел «иде» дип язам бит. 

Ул эшләгән компания ябылганчы бар да шулай булды. Аннан ниндидер сәбәпләр аркасында алар ябылдылар һәм ирем эшсез калды. Шул вакыт мин бик зур бер ялгышлык эшләдем. Әмма ниятем яхшы иде. Иремә: «Әйдә, шундук яңа эш эзләмә, азрак ял итеп ал», – дидем. Эшсез калу теләсә кем өчен бик зур стресс бит... Ачка үләм диярлек түгел, азрак җыйган акчабыз бар иде, мин дә әйбәт кенә эшлим. 

Бер-ике атна дигәнем бер-ике айга сузылды. Аннан бер ел ук булып китте. Ирем рәхәтләнде ял итеп. Санаторийдагы кебек! Көлеп әйтүем түгел, чын-чынлап ял итте. Диванга сузылып ятып, йокысы туйганчы йоклап. Теләсә, телевизор карый, әмма күбрәк телефонда инде. Тиктокның иң тугрылыклы дустына әйләнде. Эшкә дә чыгып эшләми, өйдә дә кыл кыймылдатмый. Аркылыны буйга да алып салмый! Мин пешереп, әзерләп куйганны барып ашый да, пычрак тәлинкәсен хәтта раковинага да алып куймый. Чәйне залда гына эчә башлады: диван янына журнальный столикны тартып китерде дә, ярты хуҗалыгы шунда күчте: печенье, конфет, варенье савыты... Алып бара, әмма кухняга кире китерергә оныта. 

Башта бер сүз әйтмәдем әле озак кына, үзем ял ит дидем бит, гомергә бер рәхәтләнеп ял итсен, дидем. 
Аннан инде әйткәли башладым. Бераздан тавыш ук күтәрдем. Әллә аңа әйтәсең, әллә стенага – ишетми дә, дәшми дә. Урыныннан да тормый! Аптырагач, балаларны, әйберләрне җыеп, торырга әниләргә киттем. 
– Теләсәң нәрсә эшлә, әмма син эшкә урнашмыйча торып, без монда кайтып аяк басмыйбыз! – дидем. 

15 көннән соң гына килде бу. Балалар «әти кайда», «әти нигә килми», дип үзәгемә үткәннәр иде инде. Килде дә: «Кайтыгыз, мин эш таптым», – диде. 
Кайттык кире. Эш, чыннан да, тапкан, тик элеккегесе кебек акчалы түгел. Башта анысына да исем китмәде – диваныннан торып эшкә генә чыксын. Инде шәт барысы да үзгәрер дип көтәм. 

Берни үзгәрмәде! Аның иртән эшкә  китеп, кич кайтуын санамаганда. Өйдә берни эшләми! Әйтерсең иремне үзгәртеп, алыштырып куйдылар. Аның нидер эшләргә, булдырырга, каядыр барырга бер теләге юк хәзер. Эчендә нәрсәдер сүнгән кебек. Аның хәтта тышкы кыяфәтенә кадәр үзгәрде. Яңа күлмәк кулына тоттырмасаң, атна буе бер күлмәк яки футболка белән йөрергә мөмкин. Чәч кистерергә баруны шундый авыр эшкә саный хәзер. «Ни булды соң сиңа?» дип сораша башласам, ачуы килә. «Эшкә урнаштым бит инде, сиңа миннән тагын нәрсә кирәк?!» – ди. Ярсып ук китә. 

Акча табучы мин хәзер. Өйдә нәрсәдер ватылса да төзәтергә кеше табарга, чакырырга мин тиеш. Иремне көтсәң, гомердә дә эшләнмәячәк! Ялга барам дисәң, аны да мин оештырырга тиеш. Балаларны нинди түгәрәккә йөртәсен мин хәл итәм, репетиторны мин табам, өстәмә дәресләрнең вакытларын мин көйлим... 

Ялгыз бала үстерүче дус кызлардан бер аермам юк. 

Арыдым мондый тормыштан, туйдым. Иремне ничек рухландырырга, аны ничек үзгәртергә, белмим. Күңелгә әллә нинди уйлар килә, күз тидеме икән әлә безгә, дим. Болай яшисе килми бит...

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар