​Иремнең икенче гаиләсе



 Мин иң бәхетле хатын-кыз идем. 10 ел буе Ринат белән бер-беребезне сүзсез дә аңлап, назга уралып яшәдек. Бәлки алга таба да шулай булыр иде... Тик очраклы рәвештә генә тапкан фотосурәт минем бәхетле тормышымны җимерде.  

Барысы да гадәти  өй җыештырудан башланды. Без, хатын-кызлар, шулай бит инде. Ир командировкага китсә,  кинолардагы кебек, дус кызлар  белән очрашып, бәйрәм итәргә атлыгып тормыйбыз. Тизрәк кулга мунчала алабыз. Юган идәнне таптап йөрүчеләр булмаганда җыештырып калыйк әле, янәсе. Бөтен җир ялт итте: идәннәр дә, стеналар да,  люстралар да, хәтта кәрнизләр дә. Кул җитмәгән урыннар – шкаф, кладовкалар, балконнар да тәртипкә китерелде. Тик һаман да  эш энтузиазмы сүнмәде.  Күзем  иремнең эш өстәленә төште.  Кайтуына җыештырып куйыйм әле, алайса аның  өстәлендә, үзе әйтмешли, һәрвакыт иҗади тәртипсезлек.  

Өстәлнең аскы тартмасыннан  2016 елгы календарь табып алдым. Бу аңа нигә инде дип, чүп чиләгенә  аттым. Календарь битләре арасыннан фото күренеп китте. Чүп чиләгеннән үрелеп алдым.  Сурәттә – саргылт чәчле, очкынлы яшькелт күзле, бит алмалары янып торган чибәр  хатын-кыз. Миңа да ошап киткән кебек... Фото артында «Яратып, Ләйлә» дигән сүзләр язылган. Мәктәп елларындагы беренче мәхәббәтедер дигән уй килде. Тукта, бу мөмкин түгел! Иремә күптән түгел генә 37 яшь тулды, ә бу серле Ләйләгә 25 яшьләр чамасы. Бәлки мин белмәгән  туганыдыр?.. Юк!.. Туганы булса, фото календарь арасында түгел, альбомда булыр иде. Туганнар яратып дип тә язмый бугай ул... Көнләшүнең агулы угы йөрәгемә  килеп кадалды. 

Ходаем,  хатын-кыз журналларында  хыянәтче ирләр турында бик күп укыганым булды, тик минем дә җанашым алар армиясендә булыр дип бервакытта да уйламадым. Ул  бит минем ирем! Үзара ачуланышканыбыз да  юк, интим тормышыбызда да гармония – бер-беребезгә карата дәртебез ташып тора.   Моннан 4 ел элек Чаллыда  фирмаларының филиаллары ачылгач, Ринатны шунда идарәче итеп куйдылар. Ул бер атна Чаллыда, бер атна Казанда яшәп эшли. Аерылышып торулар мөнәсәбәтебезгә  яңа төсмерләр генә өстәде. Ул командировкадан кайткан төнне, гадәттә, без йокысыз таңнар аттыра идек... Аның назларын исемә төшереп, юк, ул башка хатын-кызны алай назлый алмый дип, үз-үземне ышандырырга тырыштым. Шул вакыт минем бердәнбер  дус кызым, сердәшем  Галия шалтыратты. 

–  Киттеме?  Әйдә,  сагынып утырма.  Кичен девичник ясап, берәр клубка  барыйк, йә  тыныч кына кафеда серләшеп утырыйк. 

– Кәефем юк әле, Галия... 

– Нинди  хөрмәттән кәефең юк әле синең? 

– Көз. Яңгыр. Күңелемдә дә көз... – фотога карап алдым. Мин әле аны һаман кулымда тотып утырам  икән, үзем дә сизмәстән мышкылдап алдым. 

– Аңлашылды, – диде Галия, мине читтән карап торган кебек. – Бер сәгатьтән килеп җитәм.  

Мин Галиягә табылдык хакында да, шикләнүләрем турында да сөйләргә җыенмаган идем. Ә... аны күрүгә, бөтенесен дә сөйләп бирдем. 

– Ничәнче елгы календарь? – дип сорады ул бик эшлекле генә. 

– Өченче елгы... 

– Димәк, фото да шул вакытта барлыкка килгән. Бик күп вакыт үткән инде. Оныт бу хакта. 

– Син үткән-беткән дип әйтергә телисеңме? 

– Әйе... Сөяркәләр киләләр дә китәләр, ә зирәк ирнең хатыны – берәү генә. 

Галиянең сүзләренә бик тә ышанасым килә иде. Ләкин фотосын өйдә тотарлык булгач, мөнәсәбәтләре бик җитди булган инде дигән  көнче уй йөрәгемне бораулады.  

– Ринат кайткач низаг чыгара күрмә, – дип, Галия киңәшләрен бирә башлады (тиз арада стратегия кора белүе өчен яратам да инде мин  дус кызымны). –Бернәрсә дә белмәгән кыяфәт чыгар, син бит болай да анык кына берни белмисең.  Ринатның үз-үзен тотышын күзәт. Бәлки берәр үзгәреш сизәрсең. Шул очракта гына алга таба нишлисен уйлашырбыз. Бәлки, синең шикләнүләрең бөтенләй урынсыздыр... 

Мин зирәк дустым белән ризалаштым, тик Ринат кайтканчы үземә урын таба алмадым. Уртак тормышыбыз хакында да уйлап,  аны Ләйлә кочагында күз алдыма китереп тә таңнар аттырдым. Ничек кенә булса да, иремә ышанганымны аңладым... 

– Сәлам, матурым. – Ринат  бусаганы үткәнче үк мине кочаклап алды. Гадәттәгечә, башта битемнән, аннан борын очыннан пәп итеп алды да, иреннәремнән суырып үпте. – Синең нишләп төсең качкан? 

– Баш авырта, – дип ялганладым.  

Атна буе  игътибар белән ирем артыннан күзәттем.  Безнең гаиләдәге кагыйдәләр дә бозылды. Кесәләрен,  акча янчыкларын, телефоннарын  тикшерә башладым.  Шикләнерлек берни тапмадым.  Командировкада чакта яшәгән  кунакханәсенең исәп-хисап  кәгазен тапкач, бөтенләй тынычландым кебек. Тик иртәгәсе көндәге вакыйга бөтен шикләремне кире уятты... Уятты гынамы икән?! 

Кичен улыбыз белән урамга чыгып киттеләр. Өйдә сөт юклыгы исемә төште дә, курткамны гына элеп, артларыннан чыгып киттем (фатирыбыз икенче катта гына булгач, әллә нигә телефонына шалтыратырга уйламадым).  Подъезд ишеге артында иремнең тавышын ишетеп, туктап калдым. Ул кем беләндер телефоннан сөйләшә иде: 

– Әйттем  бит инде, чәршәмбе генә килә алам.  Әлегә булмый. Рөстәмнең хәле ничек? Температурасы төштеме? Ярар, бик яхшы... Пока... Мин дә... 

Ринатның сөяркәсе бар! Күз алларым караңгыланып китте, тәнемне тоймый башладым кебек. Сөт кайгысы калмады! Өстерәлеп өйгә кердем дә,  телефон эзли башладым. Миңа кем белән булса да киңәшләшергә кирәк иде. Ул кеше, әлбәттә, Галия генә булырга мөмкин.  

– Аның сөяркәсе белән  сөйләшүенә иманың камилме? 

– Кем белән  сөйләшсен ул шулай? Хезмәттәше белән сөйләшүгә охшамаган иде... Дөрес,  «җаным», «матурым», «кадерлем» дигән сүзләр ишетелмәде ул сөйләшүдә. Хыянәткә дәлил юк та кебек, тик йөрәгем урынында түгел. Күңелем сизә, Ринатның кемедер бар! 

– Сиңа Шерлок Холмс булудан туктарга вакыт түгелме инде? Ирең өйдә, акчасын алып кайтып  бирә. Тамагың тук, өстең бөтен. Сукмый-какмый. Ни җитми сиңа? Барысын да оныт, – дип киңәшен бирә башлады Галия. 

– Якын кешемнән шикләнеп яши алмыйм, – дип, үксеп елап җибәрдем. 

– Үзеңә кара инде, – диде Галия, бераз эндәшми торганнан соң. – Ринатың кайчан тагын командировкага китә? – дип сорап куйды кинәт кенә. 

– Чәршәмбе көнне... 

– Минем машинаны ал да, артыннан бар. Бәлки шунда  шикләнүләреңнең урынсыз икәнен аңлап кайтырсың... 

Сишәмбе кич  улыбызны әниләргә илтеп куйдым. Бераз йөткерә, бакчага йөртми торыйк әле, дип аңлаттым берничә көнгә калдыруымны. Чәршәмбе иртән, гадәттәгечә, Ринатны озатып калдым. Аның машинасын озак кына җылытып утыра торган гадәтен  белгәнгә, ашыкмый гына өйдән чыктым. Кузгалып ята иде. Тиз генә Галия машинасына утырдым да, артыннан киттем. Моңа кадәр ире артыннан күзәтеп йөргән хатыннарны  аңламый идем. Бу гамәлләрен түбәнчелеккә санадым. Мин алай эшләмәячәкмен, дип  әйтә идем. Ләкин башыңа төшсә... 

Чаллыга бик тиз барып җиттек кебек.  Ул туп-туры офисына китте. Көне буе машинада утырып ялыгып беттем. Әллә нинди журналлар укып бетердем. Хәтта үземне әрләргә керештем. Ирем алдында миңа оят була башлады. Ул  безнең өчен тырыша, көне-төне эштә, ә мин... 

Эш сәгате күптән  тәмамланды. Ә ирем һаман эштә... Менә бит! Соң гына офистан чыгып, машинасына утырды. Кунакханәсе шәһәр үзәгендә дип сөйләнгән иде. Кайда тукталганын күрим дә, төнгә каршы булса да кайтырга чыгармын дип, артыннан киттем.  Тик Ринат  нигәдер шәһәр үзәгенә түгел, читенә таба китте. Проспектларны, күп катлы фатирларны узып, шәхси йортлар секторына барып җиттек. Йортларның берсенә барып туктады. Мин узып киттем дә, күршеләренең капка төпләренә барып бастым. Капкадан өч яшьләр чамасындагы малай йөгереп чыкты, аның артыннан... фотодагы чибәр хатын... 

- Әти кайтты, – дип шатланып кычкырды бала. 

- Без сине көтеп алҗып беттек инде, – диде чибәр хатын елмаеп... 

Дөньям җимерелде! Дөреслек кирәк иде, таптың аны... Тик хәзер нишләргә?.. Юл буе телефон аркылы Галиягә елап кайттым. Икенче көнне әниләргә барып Рөстәмне берничә атнага үзләрендә калдыруларын сорадым. Аптыраулы карашына: «Берни сорама, әни, соңрак аңлатырмын», – дидем.  Бу шәһәрдән  чыгып китәргә... Мәскәүгә, Түбән Новгородка, Кырымга... Кая булса да...  Уйларны тәртипкә салырга....  Ә аннан соң... Эш табармын, кеше почмагында яшәп торырга туры килер... Беләм, күпләр мине аңламас, бер рәхәтнең –  бер михнәте диярләр, ләкин хыянәтче белән  яши алмыйм... Яратсам да... Иң мөһиме – теләмим...Ә сез яши алыр идегезме? 

                                                            Исемем редакция өчен генә. 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (12)
Cимвол калды:
  • 9 декабрь 2020 - 23:28
    Без имени
    Апаем гомеренне эрэм итмэ бокерене кабер тозэтэ дилэр юк суз кабердэ тозэтми.ул ялганлый ялганлый ике семья арасында йориэчэк.Э син нигэ ойдэн чыгып киттен?ул китсен.хыянэт булган йорттан бэхеттэ,бэрэкэттэ китэ.ин яманы ышаныч бетэ чуп чыгара чыксада икелэнэсен,тора бара курэлми башлыйсын.бусы ин авыры узен очен
  • 8 декабрь 2020 - 09:03
    Без имени
    Бик тэ авыр шул,уз кузлэрен бн кургэч бигерэк тэ..анламассын бу ирлэрнен азгынлыгын...бэлки сойлэшеп,анлашып караргадыр дисэм.кинэш бирергэ жинел шул ул.уз башына тошсэ генэ анлыйсын авырлыгын хыянэт ачысынын..
  • 13 сентябрь 2020 - 17:03
    Без имени
    Автор, йорекке утеп керерлек итеп язгансын, бик кызганыч, мондый ситуация да беркемгедэ калырга язмасын!бер ел элек булган бу хэл, белки язырсын Ничек бугенге кондэ яшеп ятасыз?гафу итэ алдынмы?уртага куеп сойлеше алдыгызмы ирегез белен? Ринат узенен шундый поступогын анлата алдымы?
  • 13 сентябрь 2020 - 06:43
    Без имени
    Син чыгып киту , яшь хатын очен шэп булган инде. Иренне узкнэ алгандыр ботенлэйгэ.
  • 12 сентябрь 2020 - 22:10
    Без имени
    Мин Дэ Яши алмадым,Бер елдан кайтып,гафулар утенде,кеше узгэрер,дип ометлэнеп яшисе тугел,анын психологиясе узгэрми,уз фикерендэ кала,э сина Гомер буе ике арада запасной вариант булып яшэргэ.Ярар, бусы улсэ,икенчесе бар бит эле,дип яши алар.Оендэ 2 телевизор,2 холодильник булып,берэрсе ватылса,ярар эйдэ,чуплеккэ монысы,запас бар бит,дип яшэгэн кебек инде.Ойгэ кайтасы барлык материаль байлык,ярату,жылылык икегэ буленэ,я эйтегез,кайсы артык гаилэдэ,акча артмый,кубрэк булса,ирекенлэп,матур,кирэкле эйберлэр аласын,ярату ,жылылык кубрэк булган саен,яшэу тэме арта.Эйдэгез,без Дэ ике Ир бн яшик алайса,аларга рэхэт булырмы?Бу ирлэр эгоист,узлэрен генэ ярата,кайда коймак,шунда кунак булып,разнообразный тормышта,мажара эзлэп яшэучелэр,яраткан кешегэ хыянэт итеп булмый,мысленно да.Элек диндэ чын зыялы муллалар беркайчан да хатын остенэ хатын алып ,аны мыскыллап яшэмэгэн,балаларын кимсетеп,чит хатынга бала ясап йормэгэн.
  • 12 сентябрь 2020 - 21:54
    Без имени
    Ничек инде ул никахлы булу?Беренче хатыннан рохсэт алмыйча,урлап никах укытып яшэу,шул ук Зина бит инде ул.Алар узлэрен юатып яши,без никахлы,димэк Зина кылмыйбыз,сояркэлэр тугел,э законный ,дип.Э шэригать буенча, гаилэннэн яшереп читтэ никах укыту,гаилэнне алдап яшэгэн очен,ахирэттэ мен мэртэбэ артык жавабын бирэсе була,жэзасын бу доньяда УК курергэ туры килмэсен
  • 12 декабрь 2019 - 10:31
    Без имени
    Ул никахлы булып яшэгэн булса, сояркэ булмый. Ирлэр 4 хатынга ойлэнэ ала. Сезгэ кайтырга кирэк, улыгыз бар, икенче ир шул ук икенче ир инде ул. Сезнен тузеп, анлар яшэвегезгэ саваплар килер. Теге хатыны тузеп яшэгэн бит эле.
  • 25 ноябрь 2019 - 06:55
    Без имени
    Сояркэ генэ тугел, икенче гаилэ шул. Алай дисэн дэ ике торлесендэ кичереп булмый. Йорэктэ кала гомерлеккэ. Кичердек ди, кайсы хатын кыз. Барыбер онытылмый ул. 100 ирнен берсе булсада шуны белсен иде. Бер хатын булсада шуларнын, чын бэхетле булыр иде....
  • 24 ноябрь 2019 - 19:44
    Без имени
    Минемчэ, уртага салып сойлэшергэ кирэк башта, анлашырга. Бер караганда Галиянен кинэшлэре дорес кебек, тормышлары житеш бит, икенче яктан караганда уз иренне беркем белэн дэ булешэсе килми шул.
  • 23 ноябрь 2019 - 18:40
    Без имени
    Бу бит читтэ сояркэ тоту гына тугел, икенче гаилэсе булу. Минемчэ моны кичереп булмый.
  • 23 ноябрь 2019 - 16:00
    Без имени
    Бер мисал. Ире йореде гомер буе, хатыны белгэн саен, "мстила". Балаларын башлы кузле иткэнче, тузде бу хатын. Ире чирлэрдэ алып кайтты. Бик озак яшэгэч, аерылыштылар.Балалары эйткэн, эни узенне эзерэк хормэт ит, аерыл диеп.....
  • 23 ноябрь 2019 - 14:46
    Без имени
    Мин яши алмадым...
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5120
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4871
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2614
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3736
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6282
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек