Соңгы вакытта интернет челтәрләрендә халык киңәш сорап яза торган әллә никадәр чатлар, төркемнәр пәйда булды. Укымыйм дисәң дә, күз төшә шуларга. Тормышта нинди генә ситуацияләр юк дип шаккаттасың.
Болай гына түгел инде, боларның кайсына яза алам икән дип уйлап карыйм мин аларны соңгы вакытта. Укыйм да, шаккатам: хат авторлары ир белән хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы нинди генә тема күтәрсәләр дә, аларга гадәттә гел бертөрле комментарий язалар.
Аерыл, диләр.
Ирең эштән соңрак кайтты дисеңме, димәк, кемедер бар – аерыл.
Телефонда кемдер белән аралаша, любовницасы юкмы икән дип шикләнәм, дисеңме? Әле син һаман шикләнеп торасыңмы? Әлбәттә, бар – озакка сузма, аерыл: бер йөргән кеше гомер буе йөриячәк.
Ирем ялларда гел әти-әнисенә булышырга кайта дип зарланасыңмы? Ир бетмәгән – аерыл! Утызга җиткәндә дә әнисе итәгеннән аерылмаган кеше ир буламы?
Ирем эшендә кыскартылуга эләкте, һаман яңа эш таба алмый, дисеңме? Эшләмәгән ир сиңа нәрсәгә, нигә аның белән торасың?! Аерыл!
Бу исемлекне шундый озак дәвам итә алыр идем... Кеше алардан киңәш сорый, ә болар шулай җиңел генә хәл итеп куялар. Үз балаларына да шундый киңәшләр бирәме икән алар?
Менә безне әни алай дип үстермәде. Бер белән барып, бер белән торсагыз ярар иде, дия иде гел.
Шөкер, апаның гаиләсе бик матур, алар җизни белән шундый аңлашып яшиләр. Минеке әлегә алай килеп чыкмый шул.
Менә шуңа язам да. Тик алдан ук әйтеп куям: аерыл дип язарга җыенасыз икән, вакыт үткәреп тә тормагыз – андый комментарийларны укымаячакмын. Әни белән апаны борчыйсым килмәгәнгә сезгә язып карарга булдым. Чөнки гаиләмне бик саклыйсым килә. Аерылган хатын исеме күтәрергә теләмим. Баламның да ятим үсүен күз алдыма да китерә алмыйм.
Без өйләнешкәнгә күп түгел әле. 50 ел бергә яшәгән парлар янында безнең 5 ел чүп кенә. Бәлки шуңа күрә бер-беребезгә һаман ияләшеп бетә алмыйбыздыр.
Көнләшә ул. Сәбәп тә бирмим, әмма барыбер көнләшә. Бер сәбәпсез дә ир-ат көнләшергә мөмкин дисәләр, элек ышанмас идем, хәзер алай уйламыйм инде – үземнеке шундый бит.
Балага мин кияүгә чыгуга уздым. Бу хакта иремә әйтүгә аның йөзе күз алдымда үзгәрде. Югыйсә балага узуга ук, аны табачакбыз дип алдан ук сөйләшкән идек. Нәрсә булды, дим аптырап? Син миннән әле шулай тиз узмас идең, димәк, миңа корсаклы булып чыккансың, ди. Авып китәм дип торам. Соң бит сиңа кадәр беркем белән дә булмавымны беләсең, дим. Аның өчен миңа рәхмәт әйткәнен дә оныткан булып чыкты. Сез, хатын-кызлар, барыгыз да бик хәйләкәр, ничектер мине алдагансың, ди.
Миңа ышанмыйсың икән, әйдә, врачка икәү бергә барабыз, ул минем точно кайчан балага узган көнне әйтер, дим. Бармас дип уйлаган идем, барды! Әмма барыбер ахыргача тынычланмады. Син гинеколог белән алдан сөйләшеп куйгансың, карга карганың күзен чукымый инде, ди.
Тугыз ай буе бала үз вакытында туса ярар иде дип теләдем. Бер атна алдан туса да, роддомнан ул мине килеп алмаячак иде. Кайбер балалар кебек, җиде айдан туса ни буласын күз алдыма да китерә алмадым. Ярый, Ходай ишетте, бала врач куйган датада туды, ике көнгә соңарды да әле.
Декретка чыкканчы иремнең адым саен ничек битәрләүләре, тикшерүләре тәмам арытты. Иртәгә нәрсә киеп барасын кичтән үк аның белән хәл итәргә тиеш идем. Блузка киям икән, соңгы төймәсенә кадәр каптырылган булырга тиеш. Каптырмыйча кара, икенче көнне видеозвонок ясап әллә ничә мәртәбә тикшерә. Озаграк алмый торсаң, блузка төймәсен каптырып утырдыңмы, ди.
Ярар, алары узды инде, артта калды.
Менә хәзер яңа «проблема» бездә: кызыбыз сулагай булып чыкты. Әллә ул кулы зәгыйфьрәкме икән, дип борчылып, әллә никадәр врачка йөрдем, дөнья кадәр акча түктем. Чөнки мин дә, ирем дә сулагай түгел, ике яктан әби-бабалары да сулагай түгел. Инде диагнозны куйдылар – бала чынлап та сулагай. Хәзер уң кулга өйрәтү юк, ничек бар, шулай калсын, диләр.
Ирем бу хакта белгән көннән бирле кара коелып йөри. Димәк, бала, чынлап та, минеке түгел инде, ди. Минеке булса, сулагай булмас иде, ди. Кайнатам белән кайнанам да утка май өстәп җибәргәннәр: безнең нәселдә беркайчан сулагайлар булмаган, дигәннәр. Ә минекеләр менә шулай өздереп әйтә алмыйлар, чөнки икесе дә әтисез үскәннәр. Ике әби дә бик яшьли ирләреннән аерылган булганнар. Әтинеке башка кияүгә чыкмаган, бөтен гомерен әтигә багышланган. Ә әни ягыннан әбием икенчегә кияүгә чыгып, тагын өч бала тапкан әле.
Сулагайлар турында әллә күпме материаллар укыдым инде. Җиде буыннан соң да килеп чыгарга мөмкин дип язалар. Аның нигә шулай булуын берничек аңлата алмыйлар. Галимнәр аңлата алмый, ә мин менә иремә нигә кызыбызның сулагай булуын аңлатырга тиеш. Гинекологың гына монда ярдәм итмәячәк инде, ди.
Бер карасаң, көлке инде. Җүләрлек. Әмма көн саен битәрләү сүзләре ишетә башласаң, бер дә көләсе килеп тормый икән. Шаяртуга да борып карыйм кайчак, менә кызың үссен дә, үзеннән сорарсың нигә сулагай булуын, дим. Алай дигәч дәшми.
Аннан икенче көнне тагын башлый.
Кызның аныкы икәнен ДНК ясатып кына раслап була инде булуын. Әмма бу хакта иремә әйткәнем юк. Әгәр ул минем авыздан чыкса, ул тагын син алдан барысын да сөйләшеп куйгансың диячәк. Акча табып, үзем генә бик барып ясатып, кулына кәгазь алып кайтып тоттырыр идем дә, шуңардан куркам. Үзем башлап йөреп ясатсам, барыбер ышанмаячак.
Менә шушы хәлдә гаиләне ничек сакларга икән соң? Ничек ирне үзгәртергә икән? Аны, гомумән, үзгәртеп буламы икән?
Киңәшләрегез төпле булса гына языгыз, яме. Алдан ук әйттем бит, аерыл дигәннәрне укып та тормаячакмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Узгарта алмыйсыз. Конче ир-ат, гел конче булып калачак. Иялашерга гена кала инде сезга.
0
0