Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремне айныттым-3

Килеп җиттек. Чыннан да, проволка белән әйләндереп алган бинаның кеше күзенә күренми торган бер читеннән ишегалдына уздык. Охранада торучы ир шундук каршы чыгып басты. – Кем кирәк? – ди.

(Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iremne-aynyttym 

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iremne-aynyttym-2

 

Мамадыш трактыннан Казанга керү юлында очраштык. Машинадан каршыма чыккан ир үзе генә түгел, бер хатын-кыз белән иде. Бу минем хатыным, дип таныштырды. 
– Минем иремне каян беләсез? – дим.
– Без аның белән бергә дәваландык. Телефоннан ук дөресен әйтергә шикләндем, шуңа сәбәп табып, очрашырга килдек. Кичектермичә, ирегезне аннан чыгарырга кирәк, – дип башлады теге ир.

Аннары минем башка сыймаслык хәлләр сөйләп китте. Ирем яткан дәвалану клиникасында шартлар төрмәдән дә начаррак икән. Бернинди психологлар, табиблар да эшләми икән алар белән. Тышкы дөнья белән бернинди элемтә юк, алар яткан бина коймалап алынган, чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндергән. Бер бүлмәдә утыз кеше яшәгәннәр... 

Башка сөйләгәннәрен хәтерләмим дә инде. Минем күз алларым караңгыланып китте. Тукта, ничә айлар буе азапланып, күпме акчалар түгеп иремне кая илтеп яптым соң мин? Ул хәзер минем турыда нәрсә уйлап ята? Нигә моңа кадәр бер хәбәр дә бирмәгән? 

Яңа танышларым шундук машиналарына утыртып, миңа теге клиниканың кайда булганын күрсәтергә, иремне алып чыгарга ярдәм итәргә ышандырдылар. Шунда ук утырып китә идем инде, әле дә ярый әни белән булса да киңәшләшим дип, аңа шалтыраттым. «Кызым, акылың бармы синең? Беренче тапкыр күргән шул кешеләргә утырып китәсеңме хәзер? Сине каян эзләрбез аннары?» – дигәч кенә үзем дә шикләнеп куйдым. Тукта, бәлки, болар берәр аферисттыр, бизнес барын белә торып әллә миннән акча кысмакчы булалармы дип уйлый башладым. 

Минем башта бернәрсә дә туры килми. Телефоннан сөйләшкәндә булса да бер хәбәр биреп буладыр бит? Фотоларда нигә авыз ерып утыра соң ул? Караңгы чыраен күрсәм дә аңлар идем, шикләнер идем бит... Бу ир ничек чыккан соң аннан? Ә ул ир үзе өзми дә, куймый да. Мин синең иреңә ышандырдым, ул анда бер көн дә тора алмый, исән килеш күрәсең килсә, барып ал, ди. 

Ярар, бәлки, чыннан да дөрес сөйлидер, дип, бер туганыбызга шалтыраттым. Төшеп калган кеше түгел, мине алдасалар да, ул ярдәм итәр әле дип уйладым. Рәхмәт, теге туганыбыз каршы килмәде. Кыскача гынап хәлне аңлаткач, аларга утырып китмә, хәзер киләм, диде. Ул килгәч ирләрчә тагын бу яңа танышларымнан допрос алды. Адресын гына әйтегез, үзебез алып чыгабыз, диде. «Сез ул бинаның кайсы ягыннан кереп аласын да белмисез, үзегездән булмый», – дисә дә, алар машинасына утырмадык, артларыннан аерым киттек. 

Килеп җиттек. Чыннан да, тимерчыбык белән әйләндереп алган бинаның кеше күзенә күренми торган бер читеннән ишегалдына уздык. Охранада торучы ир шундук каршы чыгып басты.
– Кем кирәк? – ди.
– Минем ирем ята монда, алырга килдем, – дим. 
Белмим, ничек чыгарырлар иде. Шулчак минем бәхеткә теге җыелышлардагы психолог кереп бара бит ишектән. Мине күрүгә, гаҗәпләнмәде дә. 
– Тәк, фәләновны чыгарыгыз, – дип әйтте охранадагы иргә. – Кызганыч, бүген бездә бәлеш иде, ашамый кала инде, – дип, авызын ерып кереп китте.
Бер унбиш минут көткәнбез микән, ишектән ирем күренде. Ябыккан... Мин шундук аның кочагына ташландым. Ул елый, мин елыйм. «Нинди җир соң бу? Мине алдадылармы әллә?» – дим, аптырап. Әле дә берни аңламыйм бит. Ничек шушындый хәл килеп чыкты соң әле бу?
– Әйдә, соңрак сөйләшербез, – диде ирем. 

Охранада аңа гариза яздырдылар. Бу заведениегә бернинди претензиям юк, үз ризалыгым белән кердем, үз ризалыгым белән чыгып китәм, миңа бернинди каршылык күрсәтмәделәр дип...
Аннары өйгә кайтып киттек. Теге ир белән хатынга да рәхмәтлемен. Үзем котылдым, башкаларда эшем юк, дип кул селтәмәгән, башка шәһәрдән килеп, бер белмәгән кешегә ярдәм иттеләр. 

Балалар белән очрашу үзе бер хатирә. Ул балаларның әтиләрен күрүләренә чиный-чиный елаганнарын күрсәгез!  Иң бәхетле көнебез дип, көне буе аягына ябышып диярлек йөрделәр. Нәрсә дисәң дә, әнинең үз урыны, әтинең үз урыны шул. 

Ирем үзенең хатасын аңлагандыр, дөрес дәваламасалар да, уйларлык вакыты булгандыр, дип өметләнәм. Бик начар шартларда яшәткәннәр аларны. Бина бик суык, ди. Ашарга үзләренә үзләре әзерлиләр. Җүнле ризык пешерергә продуктлары да юк, ди. Чиләк-чиләк бәрәңге пешереп ашаганнар. Бернинди хәбәр дә, бер сигнал да бирә алмаганнар. Күрсәләр, сизсәләр, олы яшьтәге үз-үзләрен карый алмый торган, туганнары шушында китереп аткан карт-карчыкларны караталар, асларын җыештырттыралар, ди. Бөтен бинаны берүзеңә юдырырга да күп сорамыйлар икән. 

Чыкканына дүрт ай узды инде, әле эчү турында уйлаганы юк. Өйдә элек кулы тимәгән бөтен эшне дә эшләп чыкты, бизнесны да үз кулына алды. Әмма борчу бар. Күршеләр, дуслары үзгәрмәде бит. Барыбер яныңдагы кешеләр йогынты ясый инде ул, этәргеч була. Хәзер ничек тә аның элеккеге мохиткә кире кайтармаска тырышам. Әлегәчә нигә мине анда җибәрдең дип әйткәне булмады. Гомумән, ул турыда сөйләшмәдек. Алай-болай эчә башласа, барысы да җыелып чыгармы үз башыма дигән курку юк түгел. Аллам сакласын инде. Айнуы шушы булсын...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп булган бу иргэ,бутэн эчмэс,э хатыны жэллэп маташа,бокрене кабер генэ тозэтэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу Ир бутэн эчмэс инде,хатыны жэллэп маташа,шэп булган,урынына утыртканнар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу санаторий данда яхшырак булган.Борчылыр урын юк бик яхшы дэвалаганнар.Без хатын-кызданда жулэр кеше юк инде.Сезне ирегез жэллэдеме сон?яшэу чорында!

        • аватар Без имени

          0

          0

          4 ай гына эз, 4 ел эчмэсэ дэ эчэргэ может.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ахыры хэерле булсын,тыныч ,имин тормыш телим.

            Хәзер укыйлар