Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремне айныттым-1...

Минем гаиләдә булган бу хәлне аноним бастырсагыз иде. Бу хәлләрне беркем белми. Мин – түзә алмадым. Бу язмам – шул хакта...

Хөрмәтле редакция! Минем гаиләдә булган бу хәлне аноним бастырсагыз иде. Бу хәлләрне беркем белми. Ләкин «Эчкән иргә сабыр итәргәме?» дигән сорауга минем бер җавабым бар. Мин – түзә алмадым. Бу язмам – шул хакта...
 Өмет булган барлык этапларны да уздым мин. Башта күп эчми бит дип тынычландырдым үземне, аннары көн саен эчми, дип. Аннары кыйнамый, куып чыгармый, ята да йоклый, дип, барысына да күз йомарга тырыштым. Ләкин бер көнне барысы да килеп өелде. Көн саен, күп итеп эчә башлады ирем. Башы китеп, аңгыраеп йөри башлады, асылынам дип куркыта башлады... 
Бер таныш хатын абыен айнытуы турында сөйләгән иде. Ул хатын белән дә ничек таныштың, дип сорагыз. Шул иремне айнытырга чакырткан түләүле шәфкать туташы иде ул. Үләм дип яткан иремә система куеп айныта иде ул. Шул чакта үзенең бик яхшы клиникада эшләве турында, шунда абыйсын алып барып айнытуы турында сөйләде. Кирәк булса, шалтырат, иреңнән икенче кеше ясап чыгарабыз, диде. Инде уйлый башлаган идем үзем дә. Дәүләт клиникасына яткырсам, исерек дигән аты чыгар, гомер буе нарколог белән проблемалар булыр дип уйладым. Тормышыбызның бу ямьсез ягын туганнардан да яшереп яшәдем бит. Балалар да бар. Аларны да кызганам, аталары алкаш дигән сүздән курыктым. 
Ә бу клиникада аноним икән. Дәваланып чыкканын беркем дә белмәячәк, беркая теркәмиләр. Бәясе генә... аена кырык мең тирәсе акча кирәк икән анда ятарга. Бөтен шартлар тудырылган, психолог эшли. Ирең белән генә түгел, синең белән дә эшлиләр дип вәгъдә иттеләр. Алай да хәл итә алмаган идем, чөнки аек вакытында ирем, әлбәттә, үзенең шундый хәлгә барып җиткәнен аңламый, кире кага иде, килешми иде. 
Чираттагы исереп айнып ятуында җаен китердем. Теге система куючы хатынны чакыртуны сорый, үләм дип тора алмый ята. Чакыртмыйм, клиникага барып дәвалансаң гына, дип кырт кистем. Риза булмый хәле калмады. Күрәм, бик авыр аңа. Теге шәфкать туташына шалтыраттым да, машина белән килеп алып та киттеләр иремне. 
Шул көннән система куеп, организмын чистартканнар. Телефоны өйдә калган иде, алып барырга ярамый, барыбер сөйләшергә ярамый, диделәр. Миңа теге кыз гына фотолар җибәреп торды. Ята ирем, торыр хәле дә юк. Шулай бер атна системада яткандыр. Чыннан да, бик авыр хәлдә, эчеп хәле бетеп китте ул анда. Айныгач, әлбәттә, кайтырга теләк белдергән. Нинди кайту! Син әле әзер түгел дип аңлатканнар.
Дәвалау да, дәваланучылар белән эшләү программасы да бик уйлап эшләнгән. Атна саен психолог безнең белән очрашулар уздыра, безнең хаталарны аңлата, үзебезне ничек тотарга кирәклеген сөйли. Ирләребез, туганнарыбыз турында сөйли, фотоларын күрсәтә. Ике ай буе телефоннан сөйләштермибез, дип кисәтеп куйды. Дәвалау процессы шулай уйланылган. Тәҗрибәләре зур, миңа эшләүләре бик ошады. Безне, туганнарын бер төркемгә туплап, Ватсапта төркем ачтылар. Дәвалау процессларын, көннәре ничек узуларын фотолар аша җибәреп тордылар. Кирәк әйберләрен ирем шул шәфкать туташы аша әйтеп, сорап торды. Очрашуларга барганда сораган әйберләрен алып барып, психолог аша да биреп тордык. 
Ким дигәндә өч ай ятарга кирәк, дип сөйләде психолог. Шул вакытта гына алар үзләренең нинди хәлгә төшүләрен аңлый башлыйлар. Кайберсе инде чыгарга әзер була, башкаларына күбрәк вакыт кирәк, диде. Чыккач та куратор буларак, ярдәм сорау мөмкин икән. Анысы да акчага, әлбәттә. 
Әлбәттә, әти-әниләре югалттылар улларын. Моңа кадәр кызыксынмыйлар да иде. Эчкәнен беләләр иде югыйсә... Аларга дөресен әйтми булдырмадым. Бик ачуландылар, нигә кертеп яптың дип үпкәләделәр. Ләкин сезгә торасы түгел, миңа торасы дип әйттем аларга да. Мин гаиләмне саклап калу өчен эшләдем моны, балаларның әтиләре булсын дип... Алга таба да шулай дәвам итсә, үлеп тә китәр иде. Үз әти-әниемә дә әйтергә туры килде. Алар бер гаепләделәр, бер хупладылар. Ләкин моңа кадәр ничек яшәвемне сөйләгәч, алар да риза булдылар. Сүземдә нык тордым. Башлаганмын икән, айнытам, дидем. Эшеннән дә гел шалтыраттылар. Хастаханәдә ята, йөрәк белән, дидем...
Әлбәттә, шикләрем дә күп булды. Нинди кеше булып кайтыр ул аннан? Аңлап кайтырмы, ачу саклап ятамы? Айнырмы, кайтуга ук эчә башлармы? Кайтуга ук кыйнап ташламасмы? Айныгач, гомумән, нинди кеше булыр? Тагын да начар яши башламабызмы? Башымда бертуктаусыз шундый сораулар туып торды. Ләкин психолог кире чигенмәскә өйрәтте. Инде бөтен әйбергә күнеп, муеныңа утырткансың иреңне, үзгәрергә вакыт, диде. 

Ике ай узгач, телефон аша сөйләшү мөмкин булачак, диделәр. Ләкин бары тик шул клиникадагы эш телефоныннан һәм бары тик русча гына. Белгечләр тыңлап торачаклар иде. Мине хәтта нинди интонация белән нинди сүзләр әйтергә кирәклегенә кадәр өйрәтеп куйдылар. Аңа кадәр хатлар да яздырдылар. Балалар белән бер хат язып салдык. Аны укыгач, елады, дип әйттеләр. Аңына килә башлаган дигән өмет уянды. Менә сөйләшер көн килеп җитте...
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iremne-aynyttym-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юк, мен тапкыр юк, бу адым ялгыш адым. Кеше бу чирне узе жинсэ генэ…башкача мэмкин тугел; клиника- бизнес… ахры билгеле…

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэерле кон! Мин дэ иремне бик айнытырга телэп озаттым андый клиникага. Ул вакытта безнен гаилэ очен бик зур чыгым булды. Ирем очен артык зур файдасы булмаса да, минем алдагы тормышымны узгэртеп жибэрергэ бик нык ярдэм итте. Алдагы фикер белэн тулысынча килешэм. Кеше узе телэмэсэ, ана бер кем дэ булыша алмаячак. Ирем эчэ, хэм улгэнче туктый алмаячак курэсен. Мин аерлыштым, башка тузэр часам калмады.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин дэ килешэм это просто бизнес. Акча эшлилэр шулай итеп, булышмый клиникада что, баштан узды

        • аватар Без имени

          0

          0

          Каян давамен укырга Ире не айныттым асарен

          • аватар Без имени

            0

            0

            Башта туганнарыннан да яшердем ди, аннары вацапта туганнар группасы ачып, языштык ди. Беркем белми, ә ай саен 40ар мең түләргә акчасы бар, түләргә. Җитмәсә балалары да бар. 3айга 120мең түләрлек булгач, бай хатын. Һәм ул шушында язып утыра?! ,, Сөембикә,, журналистларыгызда көчле фантазия.

            Хәзер укыйлар