Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремне акча тотарга ничек өйрәтергә?

Безнең әниләргә элек рәхәт булган: айның билгеле бер көннәрендә әтиләр алар кулына хезмәт хакларын кайтарып тапшырганнар. Аның суммасы да еллар буена үзгәрмәгән диярлек. Булса да, премия алган айларда гына бераз үзгәреш булгандыр инде.

 
Әни: «Әтиең бер тәңкә акчасын кесәсендә миңа бирмичә калдырса да, мин аны, әлбәттә, белә идем», – дип сөйли. Әтигә акча кирәкмәгән дә бугай дип аңлыйм. Кибеткә әни гел үзе йөргән. Тәмәкесен дә беткәннән-беткәнгә үзем алып кайтып тора идем, ди. 

Акчалар карточкага күчә башлагач та, безнең әти, мәсәлән, аны шунда ук әнигә алып кайтып тоттырган. Мин моның җаен барыбер белмәм, син үзең кара инде, дип. Әтинең үз акчасын үзенә генә тотуын мин күз алдыма да китермим. 

Әнигә кайтарып биргәч тә, ул акчага әни генә хуҗа дигән сүз түгел иде бит ул. Зур әйберләрне алар икәү киңәшләшеп, бергә алалар иде. Яңа диванны, мәсәлән. Миңа кышкы пальто, сеңлемә яңа куртка... 

Әти гел: «Гаиләнең кесәсе бер генә булырга тиеш инде аның. Әниегез, молодец, акчаны тота белә, мин шуңа күрә аңа ышанып тапшырам. Өйләнешкән мәлләрдә мин тотып карадым инде икебезнең хезмәт хакларын, ярты айга да җиткермәдем. Акча минем кулда булса, безнең баш бурычтан чыкмас иде», – дип еш әйтә иде. 

Югары белеме булмаса да, гади генә кеше булса да, безнең әтинең шундый нәтиҗәләр ясарга башы җиткән. 

Ә хәзер... 

Менә бездә, мәсәлән. Икебездә ике карта инде, билгеле. Һәм һәркемнеке үзендә. Ирем, ни хикмәт, үз картасы булгач, аны үзенә генә тотса да ярый дип уйлый. Шушы хакта сүз чыгып бәхәсләшеп китсәк тә, ул миңа гел шуны исбатламакчы була. 

Ул эштән кайтышлый, ике дә уйлап тормыйча, өйләнмәгән хезмәттәшләре белән кафега кереп сыйланып утырырга мөмкин. Рәхәт бит! Мин дә дус кызларым белән шулай утырырга бик теләр идем.

Ә аннан: «Әйдә, кибеткә продукталар алырга чыгабыз, бу юлы син түләрсең», – дисәм, аның җавап гел бер:
– Минем картада акча юк, – ди ул.

Ә минекендә бар менә! 

Балалар бакчасына түләргә дисәм дә, шулай җавап бирә ул. Квартплата түләр чак җитте дисәм дә, ай саен шулай дип әйтә. 

Ә аннан үзенә шактый кыйммәткә яңа күлмәк сатып алып кайтырга мөмкин. Йә яңа шарф. Йә кыйммәтле парфюм. Йә кроссовки.

Мин аның зарплатасы күпме икәнен дә белмим. Сорасам да әйтми ул аны. Премия биргәннәрен дә белгертми. Соңыннан ничектер ялгыш ычкындырса гына. 

Әйдә, тагын бер карта ачыйк та, син шулкадәр акча сал ай саен, мин шуның кадәр салам, ул уртак акчаны гаилә кирәк-ярагына тотыйк, дип карадым. Башта ризалашты. Андый картабыз да бар безнең. Беренче айларда салгалады ул аңа акча, аннары тагын туктады. 

Авылдан әниләр булышмаса, без тормышны алып бара алмас идек, мөгаен. Итне алар җибәрә, бәрәңгене, бөтен яшелчәне, сөтне, каймакны. Вареньега кадәр. 

Аптырап, әллә алиментка бирәсе инде дип тә уйлап карадым. Алай эшләсәм, аралар, мөгаен, бөтенләй бозылыр инде. 

Кайнанам белән дә бу хакта сөйләшеп карадым. Ул, билгеле инде, улы яклы. 
– Бөтенләй бернәрсә дә алмый дип әйтеп булмый бит инде. Азалиягә менә туфлине ул алды бит, – ди.

Әйтерсең Азалия садикка бер туфли генә киеп бара! Атнага ничә күлмәк, ничә футболка кирәк аңа, сезон саен диярлек яңа куртка, сапоги, шапка... Башкалар кебек түгәрәкләргә дә йөртәсе килә. Алары өчен ярый акчаны әниләр биреп киләләр. 

Егетләр белән йөри башлаганда, иң элек аларның акчаны ничек тотуларына игътибар итәргә кирәк икән. Гомумән, өйләнешкәнче гаилә бюджеты турында сөйләшер идем мин хәзерге акылым булса. Аны ничек алып барасын хәл итеп куяр идем. 

Әгәр һаман болай дәвам итсә, бергә яшәп бетеп тә булмас шикелле. Ир белән торам дигән исеме генә бит. 

Әниләр, бәгыркәйләрем, барысын да беләләр инде, тик бер сүз дәшмиләр. Үзе хәл итсен дип көтәләрдер инде. Һәр гаилә хатын-кызның сабырлыгы җиткәнчегә кадәр яши диләр, дөрес бугай ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Кызым,Син сразу тормыш бозма элеСабыр ИТ эзрэк,ирнен Дэ кесэсендэ Акча булырга тиеш инде,хэзер бит акчан булмаса капканы теге ягына да цыга алмыйсын,бетен акчасын Сина биреп барып Аннан синнэн телэнс

    • аватар Без имени

      1

      0

      Бу вак мэсьэлэ тугел, бигрэк тэ бугенге кондэ. Акча бирми икэн, ашарга пешерэм карагыз, бэлки барып житэр. Узегез генэ сойрэп бара алмыйсыз бит инде ботен тормышны. Кызганыч, буген куп ир-ат гаилэсен тугел, узен генэ уйлый. Аерылу элбэттэ, сонгы чара. Тик тузэм дип, ботен авырлыкны уз остегезгэ алмагыз.

      Хәзер укыйлар