Мине ачуланмыйча, аңларга тырышып укыгыз әле. Чөнки үземнең бик үк хаклы түгелемне аңлыйм мин, әмма үземне бернишләтә алмыйм.
Иремнең беренче мәхәббәте булган. Алар мәктәптә укыганда ук очраша башлаганнар, параллель классларда укыганнар. Бик яратканнар алар бер-берсен. Хәзер хатлар язышкан кешеләрне ишеткәнем дә юк, ә алар көн саен бер-берсенә хат язганнар. Иртән иртүк мәктәпкә килгәч бирә торган булганнар. Ул хатларны ирем әле дә саклый. Аннан яшереп кенә укыштыргалаганым да булды. Андагы мәхәббәтне күрсәгез! Нинди генә темаларга язышмаганнар. Кем нинди кино караган, анда кайсы герой ошаган, өйдәгеләр нишли, аңа нәрсә әйткәннәр, ул нәрсә дип җавап биргән... Һәр хатта киләчәк турындагы сүзләр. Кайчан өйләнешәләр, туйлары ничек була, кайда торачаклар, ничә балалары туачак... Ул балаларның исемнәренә кадәр бар. Хәтта акча кем кулында булачагын да сөйләшкәннәр. Туйга чакырасы кунаклар исемлеге дә әзер булган инде аларның. Иртәгә ЗАГСка гариза илтергә баралармени?!
Алар мәктәпне тәмамлап ике ел үткәч өйләнешергә планлаштырганнар. Иремнең әниләре кызны барып сорап кайтканнар. Бер авылда булгач, аларның гаиләләре болай да инде бер-берсе белән аралашып, бер-берсенә кунакка йөрешеп, зур эшләр булганда булышып яшәгәннәр.
Туй көне дә билгеләнгән. Август уртасында узарга тиеш булган ул. Туй күлмәге дә алганнар.
Кәләшенең туй күлмәген өйләнгәнче жених күрергә тиеш түгел диләр бит. Мин үзем мондый нәрсәләргә бик ышанам. Ә алар әллә бу хакта белмәгәннәр, әллә белеп тә исләре китмәгән. Күлмәк сайларга икәү бергә барганнар. Алсу (ул кыз Алсу исемле) булачак кияве каршына күлмәкләрнең әле берсен киеп чыккан, әле икенчесен. Ак күлмәктән килеш бергә фотога да төшкәннәр.
Ә аннан Алсу кинәт авырып киткән.
Тик торганнан аңын җуеп егылган ул. Син бала көтәсеңдер дип әйтеп, аны өйдәгеләре ул көнне елатып бетергәннәр. Юк, дисә дә ышанмаганнар. Ике көннән бу хәл тагын кабатланган. Аннан тагын...
Врачтан – врачка, больницадан больницага йөри башлаганнар. Бик озак кына сәбәбен ачыклый алмаганнар башта. Аннан теге диагнозны куйганнар. Яман шеш...
Онкология башында булган аның. Операция да ясый алмаганнар, шеш булган урынга кереп булмый дигәннәр. Могҗиза булып исән калса гына дигәннәр. Тик андый могҗиза булмаган шул...
Күзгә күренеп сулды, дип сөйли аны ирем. Июль ахырында аңа шушы диагнозны куйганнар, ә ноябрь башында ул инде вафат булган.
Ул чакта әти-әнисенең, иремнең ниләр кичерүен аңларга авыр түгел инде. Туй дип көткәндә, кара туфрак астына кереп ятсын әле. Япь-яшь килеш! Ирем: «Яшәмәм, аның артыннан китәрмен», – дип уйлый идем ди.
Без аның белән бу хәлләргә 3 ел үткәч таныштык. Иң беренче очрашуда ук миңа бу хакта сөйләде ул. Елый-елый... Ул елый, мин елыйм. Башта аны кызгануым бик көчле булды, ничектер аны юатасы, бу хәсрәтләрен таратасы, үткәннәрне оныттырасым килде.
Мин, чынлап та, Алсуны оныттыра алырмын дип уйладым. Ул юк бит инде, ә мин бар, аннан яшьрәк тә, чибәррәк дидем үз-үземә.
Без очраша башлаганга бер ел үткәч кенә ул мине әти-әниләре белән таныштырырга алып кайтты. Шул көнне үк Алсуларга да алып барырга теләде. «Юк, бармыйм, мин анда нишләп йөрим, аның әти-әнисенең мине күрәсе килеп тормыйдыр», – дидем. «Алайса мин үзем генә барып киләм», – дип, китеп барды ул, һәм 3 сәгать (!) узгач кына кайтты. «Артыңнан эзли бармакчы идем инде», – дип каршы алдым. Нигә үпкәләгәнемне дә аңламады... Егетемнең әти-әнисе булса да, минем аларны беренче күрүем иде бит. Ә ул шул беренче күргән кешеләр янында шулай озакка калдырды да китте...
Хәзер дә авылга кайтан саен Алсуның әти-әнисе янына бармыйча калганы юк аның. Кайтканда ук аларга дип аерым берәр күчтәнәч ала. Кешеләр аша ишеттем инде, Алсуның әти-әнисе: «Хатыныңнан яхшы түгел, гел килеп йөрмә инде», – дип әйтеп тә караганнар.
Анысы ярар, авылга кайтканда гына була, ә Алсу белән бергә төшкән фотолардан төзегән альбомны көн дә карый дисәм дә ярый. Ала да утыра, ала да утыра... Ул альбомны урыныннан күчерергә дә, каядыр шкаф эченәрәк тыгып куярга да ярамый. Бер шулай эшләп карадым инде – шундый тавыш күтәрде. Аерылыша язып туктадык ул көнне. «Миңа бит моны күрү бик авыр... Димәк, син һаман аны гына яратасың, аны сагынасың», – дип әйтеп карадым.
– Мин сине дә яратам. Тик бу ярату икесе ике төрле, – ди ул миңа.
Аны онытырга вакыт дигәнемне ишетергә дә теләми. «Бөтен кеше дә үлгәннән соң үзен хәтерләүләрен телидер», – ди.
Бәлки, ул хаклыдыр, чынлап та шулайдыр. Әмма мин үзебезне гел өчәү яшибез кебек хис итәм. Ятсак та, торсак та, сөйләшсәк тә, дәшмичә торсак та ул гел безнең янда, безнең арада кебек. Ничекләр котылыргадыр бу хистән, белмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Алсуны сагынып яшэу дорес тугел, узенен хатынын - сезне хормэт итми дигэн суз
0
0
0
0
Гомереңне заяга үткәрмә, аерыл да үзең аны оныт.
0
0