Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем телефоннан башка хатын белән языша

Кемгәдер сөйләсәм җиңелрәк булмасмы дип язам бу хатны. Әнигә белгертсәм, аны борчу гына булыр дип куркам, апага да никтер әйтәсе килми

Кемгәдер сөйләсәм җиңелрәк булмасмы дип язам бу хатны. Әнигә белгертсәм, аны борчу гына булыр дип куркам, апага да никтер әйтәсе килми. Үзеңнекеләр барыбер сине жәлләргә керешәчәк бит. Ә чит кешеләр дөресрәк киңәш бирә алыр кебек тоела.  
Бер ай элек ялгыш кына иремнең телефонына килгән хәбәрне укыдым. Бер хатын-кыз язган иде. Шуннан кызыксынып китеп, бөтен язышканнарын укып чыктым. Хәзер дә сиздермичә генә укып барам хәбәрләрен. Иремнең беркайчан телефонын миннән яшергәне юк, паролен дә беләм, ул да минекен белә. Башкалардан ишеткәнем бар, языша торган кешесе булса ирләре аны башка исем белән язып куя икән. Ә минеке ничек бар – шулай язган. Кайчак исеме белән дә яза ул аңа – шуңа күрә монысын да аңладым. 
Юк, юк, бернинди ярату турында сүзләр юк анда – монысын башта ук әйтеп куям. Алар бер үк оешмада, әмма төрле бүлекләрдә эшлиләр. Чөнки эшләре турында күп язышалар. Еш кына киңәшләшәләр. Күбрәк теге хатын киңәш сорый, минеке җавап бирә. Фотосын да карадым – миннән әллә ни чибәр димәс идем, әмма шактый сөйкемле. 
Ул хатынның кияүдә икәнен дә аңладым, чөнки балалары турында да язгалый.  Ире турында исә бер генә тапкыр язды. 
Ирем дә, ул хатын да икесе дә ниндидер бер үк китапны укыганнар – кичә менә шул хакта язышканнар. Иремнең минем белән андый темаларга күптән сөйләшкәне юк инде... Шундый күңелсез булып китте. Күңелгә болай да көнләшү корты кереп утырган иде, хәзер бөтенләй тынычлыгымны җуйдым. 
Нишләргә икән миңа – бу аралашуны белүем хакында иремә әйтергәме? Без бит юк-бар, эш хакында гына язышабыз, монда нинди гаеп күрәсең, дисә ни дип җавап  бирергә? Икенче яктан, алар көн саен диярлек язышалар – болай бит бик якын күргән кеше белән генә аралашып була. Әллә миңа шулай тоела гынамы? Уйлап кына чыгараммы? Тәмам буталып беттем инде.
Минем урында булсагыз сез нишләр идегез? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Табаң юк мени, әзрәк башын "сафландырып" алырга. Нинди чит хатын белән язышу ул, син дә аның иренең номерын тап та языша башла. Белми дип тыныч кына йөрмәсеннәр. Син әдәп саклаганда алар мәхәббәт уенын башларлар. Котырту түгел, баштан үткәнгә язу. Сөйләшәсе килсә, ире белән сөйләшсен. Чит ир әйбәт инде. Гаилә алып бару түгел бит. Син юганны киеп, ашатып эчертеп чыгарасың,. Тәтиегет тапкан. Үзенекен тәти итеп тотсын да сөйләшсен. Язып җмбәр үзенә, иреңә язам дип.

    Хәзер укыйлар