Күңелемне бушатасым килеп язам бу хатны. Бер карасаң, зурдан кубып сөйләрлек әллә нәрсә булмады да кебек. Язганнарымны укыгач, кешеләрдә әнә әллә нинди хәсрәтләр бар хәзер, юк белән башны катырасың, дияргә дә мөмкин кайберләрегез.
Күңелемне бушатасым килеп язам бу хатны.
Бер карасаң, зурдан кубып сөйләрлек әллә нәрсә булмады да кебек. Язганнарымны укыгач, кешеләрдә әнә әллә нинди хәсрәтләр бар хәзер, юк белән башны катырасың, дияргә дә мөмкин кайберләрегез. Бәлки шулайдыр, тик минем бит бу бердәнбер тормышым! Минем аны менә шулай үткәрәсем килми.
Өч ел элек өйләнештек без. Аңарчы өч ел очрашып йөрдек. Әмма очрашып йөрү белән бергә яши башлау җир белән күк кебек бер-берсеннән аерыла икән. Моңарчы шундый игътибарлы булган егетем башкаларныкы кебек гап-гади иргә әйләнде дә куйды.
Дуслашып йөргәндә айга ким дигәндә бер тапкыр чәчәк бүләк итмичә калмый иде ул миңа. Иң элек шул гадәте юкка чыкты. Бер ай көттем, ике ай...
Өченчесендә түзмәдем, сорадым, нигә син хәзер миңа бер дә чәчәкләр алмыйсың, дидем. Нигә, бәйрәм түгел бит, менә туган көнең җитсен әле, алырмын, ди бу. Ә минем туган көнем тагын өч айдан гына иде! Димәк, ул миңа ярты елга бер тапкыр гына чәчәкләр бүләк итәргә җыена булып чыга!
Чәчәкләр ике көн тора да, үлә, кибә башлый, әйдә, шул акчага кафега гына барабыз, ди. Бу сүзләренә үпкәләсәм дә, әллә ни исе китмәде. Бер ир дә көн саен хатынына чәчәк ташымый, ачуланышыр өчен сәбәп эзләп утырма, диде.
Декретка чыгуга мин аның өчен хуҗабикәгә әйләндем. Рәхәт бит, кайткан җиренә өй җыештырылган, ашарга пешкән. Ишектән килеп керүгә иң беренче: «Ә без бүген нәрсә ашыйбыз?» – дип сорый.
Кочаклап алу да юк, хәл сорашу да... «Әллә синең әтиең белән әниең гел кочаклашып кына торалармы, минекеләр менә юк. Берәү дә гел кочаклашып-үбешеп кенә тормый, кинода гына шулай була ала», – ди. Минем менә башкачарак яшисем килә диюемне ишетми дә.
Бала тугач та үзгәрмәде ул, һаман да ишектән керүгә башта: «Бүген нәрсә ашыйбыз?» – дип сорый торган булып калды. Дөрес, мин пешерергә бик яратам, гел төрләндерергә, яңа әйберләр пешерергә тырышам. Пешерүнең бер авырлыгы юк аның минем өчен.
Кунакка кем килсә дә гел мактап китә, иреңнең бу яктан бәхете булган, диләр. Ә ул моны... нәкъ менә шулай булырга тиеш дип кабул итә бугай. Табын яныннан киткәндә күңел өчен бер тапкыр «рәхмәт» дигәне юк. Кайнанама да үпкәлим кайчак эчтән генә – улына рәхмәт әйтергә өйрәтмәгән, дим. Чынлыкта, кайнатама үпкәләргә кирәктер инде: балалар бит әтиләрен кабатлыйлар. Минем аларда булганда кайнатамның да ашагач ялгыш та рәхмәт дигәнен ишеткәнем юк.
Менә бу эшне – хатын-кыз, ә менә боларын ир кеше эшләргә тиеш дип, беркая да язылып куймаган бит. Андый кагыйдәләр юк!
Димәк, мин берәр көнне ашарга пешермәсәм дә, аның миннән: «Кичкегә нәрсә пешердең? Әле ашыйбызмы?» – дип сорарга бер хакы юк.
Кияүгә күптән түгел чыккан дус кызларым белән дә сөйләшәбез – алар да нәкъ минем фикердә. Нигә ашарга чиратлашып пешерергә ярамый, без дә ирләребез кебек көне буе эшләп кайтабыз би, диләр. Алар кайтуга, сузылып ятып, телефон карый, ә син туп-туры кухняга узарга тиеш. Җитмәсә, пешереп алдына куйган ризыкны ашагач, минеке кебек рәхмәт тә әйтә белмәсә, ачу чыга шул.
Башкаларныкын белмим, минеке үзе тотынып беркайчан нәрсәдер пешермәячәк инде. Һичьюгы мин пешергәнне «тәмле» дип ашасын иде. Сорамасаң, анысын да әйтми бит әле ул. Хатын-кызга шул гап-гади «тәмле булган», «рәхмәт» кебек җылы сүз дә җитә бит күп вакыт. Безнең бит шуңа да күңелебез була. Ничек шуны аңламый икән бу ир-ат?!
Беләсем килә, миндә генәме икән шушы хәл, әллә башкаларның да ирләре шундый туңавыз микән? Рәхмәт әйтергә булса да, берәр ничек өйрәтеп буламы икән аны, әллә юкмы икән?
Лилия.
Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Хатын кызнын уз вазифасы, ир атнын уз вазифасы булырга тиеш
0
0
0
0
Яшь чакта шулай обидно буладыр инде ул. Чебеннэн фил ясамыйча гына, булганына шокер итеп яшэргэ кирэк. Без хатын кызларнын обязанностьлары инде ул, ирне тэрбиялэу, Коръән шулай кушкан. Иреңнең Рэхмэт эйтмэвеннэн сиңа бернинди дэ зарар килми, эйтсэ аңа савап. ЭлхэмдуЛиллэх, сирэк мирэк рэхмэт белэн дэ 30 ел торабыз инде, бер җирем дэ кимемэде.
0
0
0
0
Ойратера кирак! Балалар тарбиялаганда балки ойратеп булыр. Безга хатын кызларга узебезнен телакларне матур итеп сойлашеп ирларга житкера белерга кирак. Минеке айта, мин белмадем бит, анлатып айт, ди. Хазер анлтырга тырышам
0
0
0
0
Мин дә шулай язмакчы идем. Чебеннән фил ясау инде бу, дип. Башка борчуыгыз юк, димәк. Мин өйрәтә алмадым. Тәмлеме?- дип сорап алам кайчак Чәчәкне гомердә ике тапкыр буләк иткәне булды, берсе өйләнешкәнгә кадәр, икенчесендә эшләрендә хатын-кызларга 8 Мартка алган чәчәк артык калган булган. Тик шуңа упкәләп, кешегә зарланып утырганым юк. Эчми, тартмый, миңа ниндидер таләпләр куймый, пешермәгән вакытым булса да исе китми, булганы белән чәй куеп эчә дә, миңа булыша. Мин пешергәндә диванда ятмый, анысы. Тоткан акчамны санамый.
0
0
0
0
Язучы автор дерес упкели,хатын кыз гемер буе игьтибар кете,назга мохтаж.Картаеп бетсе де.анын психологиясы шундыйдыр инде.Хатыны пешере ,ашата ,ул анарга савап .ире де ашагач рехмет эйтеп узене савап ясасын.Бу бик куркем гедет.Динне катнаштырырга кирекми монда.Белелерме белмилерме,динне ,Корьэнне кыстыралар.Узлере динде тирентен йезмеселер де.Бар эдеп кагыйделере.Хатын кыз нечке кунелле,тиз кунел була,тиз хетер кала.Ирлерге бераз хейлекерлерек ,темле теллерек булырга ярамыймы икен,хатынын яратса.И буген бигерек те темле булган,бигрек кулларын алтын инде,алланын рехмете яусын сина дип ,рехмет эйтеп ,динле кеше булса кулларын кутереп рехмет эйтеп,саулык телеп дога квлса бик куркем гадет булыр иде.Бу хатын бит куп сорамый.рехмет эйттереп игьтибар сорый узене. Мина 62 яшь,и то ашагач иремнен рехметне сорап алам.Дога кылдырам,селеметлек соратып.Икенче вакыт тагын шулай.Бу тербияден тора,аларнын гаилесенде де шулай,ир кешелернен табыннан торганда рехмет эйтеп торганын ишеткенем юк.
0
0