Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем миңа әйтмичә әниләренә акча бирергә тиешме?

Мин үзем бик матур гаиләдә туып-үстем. Безнең әти белән әни студент чагында танышалар, дүрт ел буе очрашып йөриләр. Группаларында аларны «Таһир белән Зөһрә» дип йөртәләр.

Әнидән дуслашып йөргән чаклары турында гел сораша идек. Ул үзе дә бу хакта сөйләргә бик ярата иде. 
– Берсендә юктан гына сүзгә килеп, әтиегез белән үпкәләштек. Кеше алдында сер бирү юк, әмма үзем генә калдыммы елыйм да елыйм, ул минем якка башка карамаса, ничекләр түзеп бетәрмен, дим. Бу хакта бер кешегә әйтү, белгертү  юк инде, эчтән үзем генә уйлыйм. Әмма горурлык та бик көчле – үзем башлап аңа дәшү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Безнең чакта кызлар егетләр артыннан беркайчан йөрмәде. Бу бик түбәнлек санала иде.
Күпме яшерергә тырышсак та, группадашлар безнең арадан кара мәче узганын шундук белделәр һәм... безне ничек тә дуслаштырырга тырыштылар, – дип сөйләгән иде ул берсендә. 

Мин,  кечкенәдән үк дисәм дә була, үскәч, әти белән әни кебек яшәсәм иде дип хыяллана идем. Алар нәрсә генә эшләсәләр дә гел бергә иделәр. Өчпочмак пешерә башласалар, әни камырын куя, бәрәңге әрчи, ә әти итен, суганын турый.  «Әниегезнең күзенә керә, елый башлый алайса», – дип, ул суганны бөтен нәрсәгә дә үзе әрчи, үзе турый иде. 

Бер-берсенә әйтмичә каядыр киткәннәрен мин бөтенләй белмим – андый хәл булмагандыр. Эштән соңрак кайтырга туры килсә дә, әти әнигә гел шалтырата иде. «Минсез генә ашарга утыра торыгыз, ашыгыч эш чыкты», – дип. 

Авылга да алар гел бергә кайтып йөрделәр. Дәү әти үзенең юбилеенда шуның өчен әнигә рәхмәт тә әйткән иде әле. «Өйләнгәнне бирле авылга берүзе кайтканы юк улыбызның, аны гына түгел, кеше алдында безне дә зурлавың бу, рәхмәт сиңа, кызым», – дигән иде. 

«Сезнең өйдә акча кем кулында иде?» – дип сораганнары бар. Мин андый чакларда ни дияргә белми аптырап калам. Без үскәндә хезмәт хакы бүгенге кебек картага күчми иде бит әле. Ул безнең кухня шкафында тора иде: әти дә, әни дә шунда кайтарып куялар. Өйгә нәрсәдер аласы булса, кайсыбызгадыр зуррак кием-салым кирәк булса, аны әти белән әни гел бергә хәл итә иделәр: бергә уйлашалар да, бергә барып та алалар. Мин аларның акча аркасында сүзгә килгәннәрен белмим, ничектер җиткерәләр иде. Җәй саен бергә каядыр ялга барырга да җай чыгаралар иде әле. 

Кечкенәдән шуны күреп үскәч, бөтен гаиләләрдә дә шундый тәртипдер, шулай булырга тиештер дип беләсең бит инде. 

Кызганыч, алай түгел икән шул... 

Безнең ирем белән бөтен сүз соңгы вакыт акча аркасында чыга. Мин бик озак түздем, берни әйтмәскә тырыштым, хәзер менә сабырлыгым бетте, ахрысы, әйткәли башладым. Акча аз эшлисең, тагын бер эшкә урнаш, дип битәрләгәнем юк анысы. Таныш кызлар ирләренә әнә гел шулай дип торалар: «Кайдан табасыңны белмим, анысында минем эшем юк, әмма тап акча, бу синең бурычың! Ике-өч урында эшлә!» – диләр. Алар кебек үз акчамны үземә генә дә тотканым юк. Кызларның күбесе шулай итә. 

Мин тапкан акчаны тоту турында әйтәм. Бергә яшәгәч, акча да уртак булырга тиеш бит инде. Синеке, минекенә бүленергә тиеш түгелдер. «Үзем эшләп алган акча, ничек телим, шулай тотам», – дип әйтергә ярамыйдыр. Зуррак әйбер алганда бер-берең белән киңәшләшү, һичьюгы бер-береңә әйтү кирәктер. 

Соңгы вакыт ирем белән яңа машинага акча җыябыз. Үзебез шулай хәл иттек, кредитка чумасы килми, болай озаграк, әмма дөресрәк булыр, дидек. Инде шактый өлеше җыелды, Яңа елга җыеп бетереп, киләсе ел башында алырбыз дип планлаштырып тора идек. 
Акчаны иремнең бер картасында җыеп барабыз, аңа кагылмаска тырышабыз. Ул карта аңарда саклана. 

Һәм менә күптән түгел нәрсә беләм: ирем шул акчадан 800 мең сумны  әниләренә ремонт ясарга  бурычка биргән! Миңа әйтмичә дә! Мин моны бөтенләй очраклы рәвештә генә ишетеп калдым. 
Башта үземне ничек тотарга, нинди реакция күрсәтергә дә белмәдем. 
– Ә син моны нигә миңа әйтмәдең? – дим.
Ни генә булса да, ул бит аны әйтергә тиеш иде – икебез бергә җыйган акча бит ул. Анда минем өлеш тә бар. 

Тик ирем башкача уйлый булып чыкты.
– Ә нәрсәгә әйтергә тиеш идем? Алар бит аны бурычка гына алды, барыбер кайтарачаклар. Бездә акча булган килеш, кешедән эзләп йөрмәсләр бит инде?–- ди.

Кайтаруын кайтарырлар, анысына шикләнмим, тик Яңа елга түгел инде, әлбәттә. Безнең теге планнар барыбер бозылачак хәзер. Машина бәяләре тагын үзгәреп куймаса әле... Алай булуы да бар бит.

Кайнаналарыма да үпкәләдем: бу хакта миңа да әйтә алалар иде бит. Бурычка сораганда да икебездән сорарга булгандыр бит, нигә аны минем артымда, миннән яшереп кенә эшләргә иде? Мин, мөгаен, каршы да килмәс идем, әле артыграк та биреп торыйк, дияр идем. 

Ә ирем:
– Гаиләдә акчага ир кеше хуҗа. Ул ничек әйтә, шулай булырга тиеш. Мин сиңа әйтмичә дә нәрсәдер ала алам, – ди.
Миңа белгертмичә әниләренә бурычка акча бирүеннән бигрәк, менә шушы сүзләре куркыта мине. Бөтен кәефемне төшерә. Мин болай аңлашмыйча яшәрбез дип уйламаган идем. 
Башка гаиләләрдә ничек хәл итәләр икән бу проблеманы, шуны беләсем килә. Әле гомер алда күп бит, аны әти белән әни кебек матур итеп, бер-беребезне ишетеп яшисе килә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар