Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем чит хатыннарны коча...

Ирем белән гаилә корганга 7 ел булды. Бер гадәте тынгылык бирми. «Без дуслар, классташлар, яшьлек дустым», – дип, таныш хатын-кызларны билләреннән кочып, сырпаланып йөри. Өйләнешкәнче аның бу гадәтен аралашучанлык, чынлап та якын дуслар дип карасам, хәзер моңа чыдый алмый башладым.


Ирем белән гаилә корганга 7 ел булды. Бер гадәте тынгылык бирми. «Без дуслар, классташлар, яшьлек дустым», – дип, таныш хатын-кызларны билләреннән кочып, сырпаланып йөри. Өйләнешкәнче аның бу гадәтен аралашучанлык, чынлап та, якын дуслар дип карасам, хәзер моңа чыдый алмый башладым. Еш булмаса да, очрашырга туры килсә, әнә шул әллә кайчан бер төркемдә аралашып йөргән, бергә укыган яшьтәш кызларын (хәзер хатыннар инде алар) очратса, егетләрчә билләреннән тотып, башларын терәп кочакларга маташа.
Аның теге хатыннары да шуңа риза була бит. Бер дә: «Нишлисең?» – дип, этеп җибәрмиләр. Белмим, әллә мин башкача тәрбияләнгән инде... Минем дә дус егетләр, тулай торакта бергә ашап, бергә укыган студент дуслар бар, мин ошаткан йә аларның миңа күзе төшкән егетләрне дә очратам, ипле генә исәнләшәбез, алай кыланмыйбыз, дип ачуланам иремне. «Нәрсә инде син, без дусларча гына бит», – диюен белә. 
Бервакыт минем әни барында да шулай танышын очраткан иде, оялу да юк, күзе акайган, барып кочаклашып тора. Шуннан соң әни: «Этләнеп йөри бу, кая карыйсың?!» – дип мине әрләде. Чынлап та шулай булса, минем янда күрсәтмәсләр иде, тыелыр иде, белүемне, шикләнүемне теләмәс иде дип уйлыйм. Ләкин болай дәвам итү дә мөмкин түгел. Әллә мин дә шулай берәр танышымның кочагына ташланыйм микән дип уйлыйм хәзер. Читтән ничек икәнен күреп, бәлки, тыела башлар иде. Мин әни кеше бит инде, азгын хатыннар кебек үземне алай тота алмыйм шул. 
Беркөнне телефонын ачып укыдым. «Рәмзия, кояшым, туган көнең белән! Берәр кая очрашып чәйләп алыйк», – дип язган классташына. Тагын флирт. Бу турыда үзенә әйтмәдем, тавыш чыкмасын, дидем. Телефонын тикшерүгә калгач, юк инде ул дип хафага калдым. Җитмәсә, институтта бергә укыган төркемдәшләре белән очрашуга барам дип йөри бер көнне. Мин каршы булдым. Аларның очрашуы һәрвакыт берәр барда уза, исерткеч эчемлекләр эчәләр. Болай да ышанычың булмагач, андый мохиттә нәрсә дә буласын көт тә тор инде. Эштән соң барыбер киткән. Түзеп булмады, ул бар-ресторанга үзем бардым. Урамда ук шикләремә дәлил таптым. Болар барысы да урамга тартырга чыкканннар. Ике төркем булып басып торалар: ирләр бер читтә, хатын-кызлар икенче читтә. Ләкин шул хатын-кызлар уртасында минеке басып тора! Берсен кулыннан тоткан, икенчесен кочаклаган... Миңа шул җитте, кайтып киттем. Өйгә кайткач тавыш чыгармый мөмкин булмады бу очракта. «Юләрләнмә, бер-беребезне 12 ел беләбез, дуслар гына алар», – ди миңа. Ләкин минем дуслар арасында назлап кулдан тотулар, билдән кочулар юк...
Дөресен әйтәм, башка хатыннар белән тотканым булмады, хыянәт иткәнен дәлилли алмыйм. Ләкин әнә шул чамадан тыш аралашуы бөтен нервымны боза. Мондый аралашулардан соң антлар эчеп, миннән башка беркемгә дә күз салмавына, мине генә яратуына ышандырырга тырыша. Ләкин яңа очрашуда бөтен сүзләрен онытып, тагын шул кочаклашулар, үбешүләр... Минем елаганнарым, әйткән сүзләрем бөтенләй онытыла. Елдан-ел шушы хәл кабатлана. 
Нишләсә дә, беркая китми, барыбер гафу итә дип уйлыйдыр инде. Һәр очрактан соң дуслашабыз барыбер. Бәлки, алай кирәкмидер. Үзем әшәкелеккә өйрәтеп бетергәнмендер. Бу дөрес хәлме соң? Бәлки мин иремә артык бәйләнәмдер? Түзеп яшәвемне дәвам итимме, нишлим? Түзә торгач, шулай берәрсенә ияреп китеп тә барыр ул дип куркам үзем...
Резеда К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ир белән табынга барсак,биюләр башланса,беренчесен минем белән бии.Әйбәт биибез.Биергә яратабыз.Икенче биегәндә башка хатыннарны чакыра.И сез язганча флирт башлана.Шул вакыт миндә башкалар белән биергә төшкән була.Миндә флиртовать итәм.Итог.Минем яннан бер кая да

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дәвам итәм,җибәрүгә басканмын яңылыш.Китми минем яннан.Безнең гармония,башкалар белән әллә ничек биеп булмый дигән була.Ирең нәрсә эшли,кабатла шуны.Алар охотник.Равнодушная диеп уйласын.Танауын чөймәсен бик,бидрә элеп куярлар.

      Хәзер укыйлар