Иремнең әтисе белән әнисе тигез генә яшәгәндә бер проблемабыз юк иде. Барысы да кайнатам кинәт кенә вафат булганнан соң башланды.
Аны җирләгәннән соң ирем өйдә бик сирәк була башлады: мәшәкатьләр бер-бер артлы чыгып кына торды.
Башта квартираның документларын рәсмиләштерү артыннан йөрде: квартира кайната артында иде, аны кайнанам исеменә күчерергә кирәк булды. Бу процедура аша үткән кешеләр аның нинди катлаулы икәнен белә инде.
Аннан кайнанам авырып китте. Ирем эштән көннәр сорап әнисен табибларга йөртте. Авырганда кеше көйсез була бит әле – ирем барысына да түзде. Шөкер, сәбәбен ачыкладылар, дәвалау билгеләделәр. Әнисенә кирәк даруларны да ул үзе сатып алды.
Һәр кич саен шалтыратып:
– Әни, сиңа тагын берәр нәрсә кирәкмиме? – дип сорап торды.
Ә әйбер гел кирәк: йә ите бетә, йә бәрәңгесе, суганы, оны, сабыны... Лампочкасы янып чыга... Йә квартирга түләргә кирәк (әлбәттә, ирем кесәсеннән!)
Иремнең сеңлесе Лилия шушы ук шәһәрдә яшәсә дә, әнисе янына бик сирәк килә иде. Нинди генә сорау чыкса да, һәрвакыт:
– Абый, сез әни янында гына торасыз бит. Әйдә, хәл ит инде, – дия иде.
Кайнатамның кырыгыннан соң, Коръән ашына килгән кунаклар таралгач, үзебез генә калып чәй эчәргә утыргач, әни кинәт квартира турында сүз башлады.
– Фатир турында әйтмәкче идем... Мин барысын да хәл иттем – ул Лилиягә калачак, – диде.
Мин аптырап иремә карадым. Бер сүз дәшмәсә дә, аның югалып калуы йөзенә чыккан иде. Ул хәтта бәхәсләшмәде дә.
Тыныч кына:
– Ә ни өчен аңа гына? Миңа да өлеш тиеш түгелмени, әни? – дип кенә сорады.
Кайнанам иңнәрен сикертте.
– Чөнки синең гаиләң бар. Хатыныңның әбисеннән калса да, квартирагыз да бар. Ул безгә кысан дисең икән, зурайтырсыз бераздан. Үзең эшләп табарсың. Ә Лилиягә киләчәге турында уйларга кирәк.
Каенсеңлем бәхетле иде, әлбәттә. Ул балкып елмайды.
– Безнең әни һәрвакыт гадел булды! – диде ул кайнанамның иңнәреннән кочып.
Ә бит еллар буе әти-әнисенә акчалата иң күп ярдәм иткән кеше нәкъ менә минем ирем иде. Яңа телевизорны да ул алып бирде, яңа суыткычны да. Бер елны җәй бик кызу булгач, кондиционер да куйдырды.
Мин дәшмәдем. Нәрсә әйтә ала идем инде?! Әмма иремне бик кызгандым – безгә дә бит акча күктән төшми.
Нәкъ ике атнадан соң аңа әнисе шалтыратты. Без эштән кайтып, кичке ашны ашап утыра идек. Кайнанам бик кычкырып сөйли – нәрсә әйткәне миңа да ишетелеп тора.
– Улым, без монда Лилия белән ремонт башлап җибәрдек. 480 мең сум күчер әле!
Ирем башта дөрес ишетмәдем дип уйлады бугай.
– Нинди ремонт? Кайда? – диде ул аптырап.
– Соң үзебезнең фатирда инде! Лилиянең бөтен нәрсәне яңартасы килә менә. Ваннадан башламакчы була. Плитә ябыштырырга кеше дә тапкан, – диде әнисе.
– Ә нигә акчаны миннән сорый? Ул фатир хәзер аның үзенеке бит, – диде ирем.
– Булса соң? Син бит ир-ат. Сеңлеңә ярдәм итәргә тиешсең.
Ирем аптырап миңа карады. Бу кадәрне үк көтмәгән иде шикелле.
Ә кайнанам сүзен дәвам итте:
– Әллә хатының рөхсәт итмиме?
Саубуллашмый да телефонны куйды әни.
Туганнан туганнар да булган уртак бер чатыбыз бар безнең. Бер-беребезне туган көннәр, бәйрәмнәр белән котлашабыз без анда. Елга бер тапкыр авылда, кайнатамның төп нигезендә җыела торган традициябез дә бар. Шулай беренче тапкыр очрашкач төзегән идек без ул чатны.
Бер минуттан соң ук Лилия шул гаилә чатына язып куйды:
«Әтиебез үлгәннән соң абый әнигә ярдәм итүдән баш тартты...»
Берничә минут чат тын торды, аннан шушы язуны гына көткәндәй хәбәрләр ява башлады.
– Оялмыйсыңмы?
– Әти белән әни гомер яшәми!
– Акча өчен туганнарыңны югалтырга да әзерме?
Мин боларның барысын да эндәшмичә укыдым. Ят кешеләр булса бер хәл, үзебезнең туганнар бит: сүзнең нәрсә хакында икәнен дә белмичә, ачыкламыйча ничек теләсә нәрсә язарга була инде?!
Ирем телефон экранына озак кына карап утырды. Нәрсә дип җавап языйм икән дип уйлады бугай. Мин дәшү түгел, тын алырга да куркып утырам.
Аннары ул бер генә хәбәр җибәрде: «Фатирны бүлгәндә миңа: «Син ир-ат, үзең эшләп табарсың», – диделәр. Димәк, ремонт өчен дә фатир кемгә калды, шул түләргә тиеш».
Чатта тынлык урнашты – башка беркем бернәрсә язмады. Ирем миңа нәрсәдер әйтергә дип авызын гына ачкан иде, кабат телефоны шалтырады.
Кайнанам икән: ул шунда ук кычкыра башлады:
– Барысына да синең хатының гаепле! Ул гына безне сиңа чит ясады!
Ирем аны гомерендә беренче тапкыр бүлдерде:
– Юк, әни, – диде ул. – Син ул мине чит ясадың... Миңа да тиеш квартираны сеңелгә генә биреп, мине бернәрсәсез калдырган көнне үзең чит ясадың син мине!
Шулай диде дә телефонны үзе үк өзеп куйды.
Бер атнадан соң ишеттек: ремонтны туктатканнар. Чөнки Лилия үзе акча түләргә бөтенләй җыенмаган икән. Ул чын күңелдән: фатир – минеке, ә ремонт өчен акчаны абый түләргә тиеш дип санаган бугай.
Беләсезме, мине иң нык гаҗәпләндергәне нәрсә булды? Кайнанам бүгенгә кадәр һәркемгә безнең гаиләне таркатуыбыз турында сөйли. Бигрәк тә мине гаепли: абый белән сеңел арасына керде, ди.
Ә сез ничек уйлыйсыз: әгәр ата-ана бөтен милкен бер баласына бирсә, икенчесенең аларга ярдәм итүдән баш тартырга хакы бармы? Әллә ул барыбер ярдәм итәргә тиешме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк