Логотип
Күңелеңә җыйма

Йорт кемгә тиеш икән?

Минем ирем сеңлесе белән гаиләдә ике генә бала үскәннәр. Яшь аралары да зур түгел – ике генә ел. Безнең хәтта туеларыбыз да бер елны булды: башта без өйләнештек, аннары ярты елдан соң каенсеңлем кияүгә чыкты. Аннары да барысы да параллель барды: башта безнең улыбыз туды, нәкъ ярты елдан алар кызларын алып кайттылар. Ике елдан соң аларның уллары, безнең кызыбыз туды. Торган җирләребез дә бер-беребездән ерак түгел. Анысы үзе бер рәхәт булды: берәр җиргә барасы булса, балаларны кемгә калдырырга икән дип беркайчан борчылмадык. Балалар бергә үсә – аларга да рәхәт, безгә дә. Әйе, барысы да әйбәт иде.

Авылга, кайнаналарга да гел бергә кайтып йөрдек. Бергә кайтып керәбез, бергә чыгып китәбез. Нинди генә эш булса да, бергә кайтып эшлибез. Бергә тизрәк тә, күңеллерәк тә бит. Эш беткәч, аннары бергәләп ял итә идек. Әткәй мунча ягып тора, әнкәй камыр пешерә. 

Мин үземне аларда килен итеп тә тоймый идем, гел аларның тагын бер кызлары кебек идем. Кайнатам да, кайнанам да гел миңа «кызым» дип кенә дәштеләр. Беренче көннән үк. Дус кызларга сөйләгәч алар моңа ышанмыйлар иде: «Алай була алмый ул, монда нәрсәдер дөрес түгел! Күр дә тор, беркөнне үз йөзләрен күрсәтәчәк әле алар сиңа», – диләр иде. Үпкәли идем аларга: «Нигә әле алар начар булырга тиешләр? Үзегезнең ирләрегезнең әти-әниләре шундый булмаганга сез миннән көнләшәсез», – дия идем. 

Ике ел элек каенсеңлемнәр бакча сатып алдылар. Үзләреннән бигрәк иренең әти-әниләре тырышты алдырырга. Бакчаның ярты бәясен дә алар түләде дип беләм. Иремә әйтмәдем инде, әмма үзем генә уйладым: улларының гел авылга кайтып кода-кодагыйларына булышып йөрүе бик ошамый иде бугай аларга. Эшләсә, шуннан ашыйлар да иде инде. Өйләнешкәнне бирле бәрәңге дә, ит тә сатып алганнары юк. Сөтен, каймагын, эремчеген, йомыркасын әйтмим дә. Тик ул ягын уйлаучы булмады бугай. Нишләтәсең, эре терлек асрагач, хуҗалыкта эш тә күп инде. Печәнен дә күп итеп әзерләргә кирәк, бәрәңгесен дә күршеләр кадәр генә утыртмыйлар. Кайнанам гел: «Безнең өч йортка бит ул», – ди. 

Каенсеңлемнең кайнананалары исә шәһәрнекеләр, алардан берни алып булмый. Биреп кенә була. Дөрес, зур әйберләр алганда акчалата булышалар анысы. Әле әйттем бит, бакчаның да яртысын алар түләде. Бурычка дип бирмибез, кире кайтармассыз, дигәннәр. 

Менә шул бакчаны алгач хәлләр башланды да инде. 

Ял җиттеме, авылга җыена башласак, каенсеңлем белән ире: «Ә безнең бакчага барасы бар, кайта алмыйбыз», – диләр. Бәрәңге утыртканда да кайтмадылар, алганда да, өй юганда да, печән әйләндергәндә дә... Шундый зур өйне берүзем юып чыктым! Ике көнгә сузылды. Әнкәй дә булышты булышуын. Тик ул барыбер менеп юмады инде, су алып кереп биреп, су түгеп кенә торды. 

Бәрәңгене алганда да үзебезгә генә бик авыр булды. Җитмәсә, әткәй билен авырттырган иде. Иелеп бәрәңге дә чүпли алмый, капчык та ташый алмый. Андый эш кеше күп булганда гына үрчи бит ул. Башка елларны барыбыз бергә булгач, бәйрәм кебек кенә була иде. Каенсеңелләр икенче көнне генә кайттылар, анда да иртүк түгел. Әлеге дә баягы, башта бакчага барып килдек, диделәр.   Алар кайтып кергәндә берничә буразна гына калган иде инде. 

Ачуым чыгып иремә: «Әйдә, без дә бакча алабыз!» – дип әйтеп карадым. Ә ул: «Без дә бакча алсак, әниләргә кем булыша аннары?» – ди. Аларга ярый икән, безгә ярамый. Мин бит ир бала, әти-әни алдында бурычым зуррак, аларны ташларга хакым юк, ди. Анысы белән килешәм инде – ташларга тиеш түгел. 

Инде бу хәл белән тәмам килешеп беткән идем дисәм дә була.
Кая барасың инде, язмышың шулай булгач?! Кайнаналарга кайтып булышасым килми дип, ирдән аерыла алмыйм бит инде. Ул мине юатып: «Түз инде, бервакыт бу нигез синең белән миңа кала бит. Балалар үсеп беткәч, үзебез пенсиягә чыккач, шушында кайтып яшәрбез. Эшкә барасы булмагач, шәһәр квартирасында нишләп ятарбыз анда? Монда кайтып бакча үстерербез, җәйгә тавыклар алырбыз,  балалар кайтып йөрер, оныкларны безнең янга – саф һавага кайтарып куярлар», – диде. 

Ә соңгы кайтуда – яңалык! 
Әткәй белән әнкәй йортны кызларына – каенсеңлемә яздырырга уйлыйлар икән! 
«Уйлаштык-уйлаштык та, шулай хәл иттек әле. Кияү – шәһәрнеке, бу йорт та аларга булмаса, кайтып йөрергә урыннары бөтенләй булмаячак. Ә сезгә кодалар барыбер үз йортларын яздыралардыр, дидек. Энең бит авылда яши – аңа әниеңнәр йорты кирәкми, үзенеке дә яңа йорт салып чыкты, кыр кадәр дип әйтәсез бит», – диде кайнанам миңа карап. 
Ирем дә, мин дә бер сүз дәшмәдек. 

Әниләр йортны миңа яздырырлар дип уема да кергәне юк иде. Бер эшләре булса, энем йөгереп килеп җитә – ансыз әти белән әни кыл да кыймылдатмыйлар. Киленне дә иртә белән дә, кич белән дә кереп чыга, нәрсә генә пешерсә дә, безгә өлеш чыгармыйча калмый, диләр. Идәннәрен дә ул юып тора. Әни аягын сындырды да, аңа хәзер бөгелеп нидер эшләргә авыр. Әгәр әти белән әни йорт сиңа дип әйтсәләр, мин моңа үзем дә риза булмаячакмын. Минем анда бернинди өлешем юк! Моңа ризалашсам, энем белән аның хатыны күзенә ничек карармын аннары? 

Менә шундый кызык ситуация. Каенсеңелләр үз бакчаларын караячаклар, ә без алар өчен дә авылга кайтып эшләргә тиеш булабыз. Аннары ахырда әле шул йортны да аларга бүләк итәчәкбез. 


Кайда инде монда дөреслек? 
Иремне яхшы беләм – ул әти-әнисенә каршы төшмәячәк. Эчтән моңа үзе риза булмаса да. Мин сүз башласам гына инде. Тик алар мине аңлармы, юкмы, анысын менә белмим. 

Дус кызлар хаклы булган. Киленне берсе дә үз кызы белән бер күрми инде, кызым дип дәшсәләр дә. Икейөзләнүләре генә булган бугай минекеләрнең дә. Кызганыч, әмма килен ят кеше булгач, малайга да мөнәсәбәт башка шул. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар