Логотип
Күңелеңә җыйма

Имеш, сөяркәм бар икән...

Мин инде берничә ел гел хатын-кызлардан гына торган коллективта эшлим. Чагыштырмача күп тә түгел инде без, 21 кеше генә. Әмма өч хатын-кыз бергә җыелса да, базар була диләр бит – бездә дә шулай. Бер урынына җиде базар бит бездә!

Мин инде берничә ел гел хатын-кызлардан гына торган коллективта эшлим. Чагыштырмача күп тә түгел инде без, 21 кеше генә. Әмма өч хатын-кыз бергә җыелса да, базар була диләр бит – бездә дә шулай. Бер урынына җиде базар бит бездә! 

Әледән-әле төрле хәлләр булып тора. Коллектив эчендә тагын әллә ничә кечкенә коллектив бар: ике-өч кеше бергә дуслашып, бергә сөйләшеп йөри. Вакыт-вакыт бер кечкенә коллективтан икенчесенә, аннан өченчесенә күчүчеләр дә бар. Бер төркемнән икенчесенә сүз ташучылар да юк түгел, ул сүзне үзләре уйлап чыгаручылар да... Ничә хатын-кыз – шуның кадәр холык бит инде.

Мин үзем коллективтагы сүзләргә артык кысылмаска тырышам. 

Дөрес, бергә аерым аралашкан бер-ике дусрак күргән хатыннар минем дә бар, әмма алар белән дә һәрвакыт үземне саграк тотам. Өйдәге хәлләрнең барысын да сөйләмим, берсен дә үземә кунакка да чакырганым юк. Әни гел: «Эштәгеләр синең ничек яшәвеңне белмәсәләр хәерлерәк», – ди. Ул үзе дә гомер буе гел хатын-кызлар  белән эшләгән – мин аның киңәшләренә колак салырга тырышам.

Шуңа күрә менә бүгенге көндәге гайбәт уртасында калырмын дип уйламаган идем. 

Ярты ел элек ирем миңа машина алып бирде. Яңаны түгел инде, тотылганны. Акчаны кая куярга белмәгәннән түгел, аптыраганнан, дөресрәге, бик кирәк булганга алдык. Балалар үстергән чак бит: берсен мәктәпкә илтәм, икенчесен балалар бакчасына. Аннан эшкә китәм. Җәяү генә берничек тә өлгерә торган түгел. Җитмәсә, зурысының секцияләре дә бар.  

Мин машина турында эштә, әлбәттә, әйтмәдем. Күрсәләр, белерләр, күрмәсәләр, дәшмим, дидем. 
Андый нәрсәне барыбер качырып бетереп булмый бит инде. Коллективта минем рульгә утыруымны зур вакыйга дип кабул иттеләр. Югыйсә ике хатын-кызның берсе машинада йөри инде хәзер. Тик сөенүчеләрдән бигрәк көнләшүчеләр күбрәк булып чыкты. Инде ике айдан артык машинага акча кайдан алуыбызны тикшерәләр. 

Күптән түгел исә күрше бүлектә эшләүче бер хатын сер итеп җиткезде: бөтенесе дә минем сөяркәм бар дип саный һәм бу машина аның бүләге дип әйтәләр икән. «Үзең дә инде, очрашасың икән, кеше күз алдында очрашма, ичмасам. Үзебезнекеләр үк кафеда утырганыгызны күргәннәр бит», – диде ул миңа хәлемә кергәндәй. 

Бер мәлгә күз алларым караңгыланып китте, хәтта җавап та бирә алмадым. (Соңрак килеп ишетелде, теге хатын барысына да: «Йөзенә бәреп әйттем – бер сүз дәшә алмады», – дип сөйләгән.)

Башта мине кем беләндер бутаганнардыр дип уйладым. Аннары исемә төште... 
Бер классташым белән очраштым бит мин! Әйе, шул кафеда утырдык! 

 Без аның белән мәктәптә шактый дуслар идек, әмма укуны бетергәч, юллар аерылды. Икебез ике шәһәрдә укыдык, каникулларда гына күрешә идек. Ул шул укыган шәһәрендә эшкә урнашып калды, өйләнде. Кызганыч, туйларына чакырса да бара алмадым – бала табар вакытым җиткән иде. Хәер, ул да безнең туйга килә алмады – экзамены иде. 

Күптән түгел ул Казанга командировкага килде. Алдан ук шалтыратып әйтте: «Сине күрмичә китмим», – диде. Мин аны өйгә чакырырга теләгән идем, ә ирем: «Иң яхшысы – берәр кафеда утырыгыз, анда рәхәтләнеп сөйләшерсез. Монда балалар иркенләп утырырга барыбер ирек бирмәс. Аларны үзем алып калам. Сиңа да бер ял булыр», – диде. 

Чынлап та, кафеда иркенләп утырдык: сөйләштек тә сөйләштек. Бөтен классташларны, уртак танышларны искә төшердек. Аның белән көлгән кадәр күптән көлгәнем юк иде. Бөтенләй онытылганмын... Дөньямны ул кадәр онытмасам, кафеда эштәгеләрнең дә берәрсе булуын күрергә тиеш идем бит.

Менә шулай гаепсездән гаепле булып куйдым. 
Ирем бу хакта белгәч, кычкырып көлде генә. Башыңны күтәреп йөр, син бит гаепле түгел, ди. Бик тырышам да шулай йөрергә, гел килеп чыкмый шул. Әле берсе төрттерә, әле икенчесе... Аларны ишетмәс өчен йөрәгең таш булу кирәк. Хатын-кызлар кайчак бигрәк  явыз булалар, бигрәк тә үз ишләренә.

Соңгы вакытта эшкә бөтенләй барасым килми, үземне көчләп кенә йөртәм. Инде китү, яңа эш эзләү  турында уйлыйм. Тик дус кызым: «Эштән китсәң, алар барысы да сине гаепле булган, шуңа киткән», – дип уйлаячаклар ди. 

Китсәм дә уйлаячаклар, калсам да. Әмма минем алар алдында акланып утырасым да килми. Шул ук вакытта бу хәлдән чыгу юлын да күрмим. Гайбәтчеләр корбанына әйләнәсе шундый тиз икән... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Токер башларына ул гайбэтчелэрнен. Ин мохиме ирен яхшы кеше, конлэми. Бу узе зур бэхет. Моны 44 ел конче ир белэн яшэгэн апа яза. .

    Хәзер укыйлар