Логотип
Күңелеңә җыйма

Ике килен-килендәш

Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...

 

Ирем белән икебез дә бер авылдан. Мәктәп яшендә үк очраша башлап, университетта диплом алгач, өйләнештек. Ирем Әнәс гаиләләрендәге ике малайның кечесе иде. Абыйсы Ринат аннан дүрт яшькә олырак. Ринат озак еллар бер кыз белән очрашып йөрде. Ләкин еш кына аралары бозыла, ни өчендер үпкәләшәләр, аннары килешәләр. Шулай йөри торгач барыбер аерылыштылар. Ринатның шуннан соң озак кына беркем белән дә очрашканы булмады. Гаиләләрдә шундый гадәт була бит – башта олы малай өйләнә, аннары гына кечесе. Ирем Әнәснең бабасы шулай дип әйткән иде дә, имеш, абыеңнан узып өйләнәсеңме... Әле өйләнерлек исәбе дә булмаган абыйсын көтеп яши алмый бит дип, әти-әни безгә рөхсәт бирделәр, зурлап туй уздырдык. 

Ринат бездән соң озак өйләнмәде. Беркем белән очрашмады да. Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә, аралашабыз, безгә кунакка килеп йөри. Балаларны шулкадәр ярата. Балалар аның килүен көтеп алалар, бәйрәм көткән кебек сөенәләр. Чөнки Ринат абыйлары килгән саен без алмаган тәм-томнар, яңа гына чыккан заманча уенчыклар алып килә. Кайвакыт балалар мәйданчыгына алып китеп, көне буе күңелләрен күреп йөри. 

Ринатны бик кызгана идем. Бер дигән егет инде. Эше дә, фатиры да бар. Башка шәһәрдә яши ул, безгә кунакка кайтып йөри. Үзе спорт белән шөгыльләнә. Төрле социаль челтәрләрдән дә, якын танышларым аша да, эштәге хезмәттәшләр аша да акыллы, матур кызлар табып, фотосын еш кына җибәрә идем. Ләкин берсен дә ошатмый, барысыннан да берәр гаеп таба. Ошаганнары белән очрашырга кыюлыгы җитми, кайсы яктан килергә белми. Чөнки димләп, мәҗбүриләп таныштыруны хурлык дип саный. 

Шулай итеп 35 яшенә җитте. Теләгән кеше өйләнә ул дип, кул селтәдем үзем дә. Көтмәгәндә Ринат бер кыз белән очраша башлады. Инде рус кызы булса да ярар иде, үзе генә калмасын дип теләп торган идек, татар кызы булып чыкты мәхәббәте. Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте.

Кайнанам бу киленне шулкадәр зарыгып көткән иде, аның өчен ул барыбыздан да өстен булды да куйды. Көн саен диярлек яңа килене белән телефоннан сөйләшә. Аны каян белер идем: май ае бәйрәмнәренә авылга кайткач, шунда күреп шаккаттым. Бүген шалтыратмадым ич әле дип, көлешә-көлешә сөйләшәләр. Әнинең телендә килендәшем генә. Ул шулай дип әйткән, бүген шуны пешергән, шундый челтәр алып элгән, өстәлгә җәяргә бик яхшы җәймә алган, Ринатка шундый бүләк алган, чәчен бик матур кистергән. Юк кына күчтәнәч алып кайтсалар да, күкләргә чөеп мактый. Киленнең зәвыклыгы, уңганлыгы, акылы турында авылдагы бөтен күрше белә инде.

Минем бер эшемне күрми башлады. Без авылга якынрак торгач, ике атнага бер кайтып, бөтен җирләрен җыештырып китәм. Аш уздырганда берүзем табын әзерлим. Яз көне өйне дә, паласларны да, мунчаны да мин юам. Килендәшемнең өч ел буена бер тапкыр кайтып булышканы да булмады. Мал суйсак та, утын әзерлисе булса да, берәр төзелеш башланса да, тирес чыгарырга, бәрәңге алырга да без кайтабыз, бөтен эшне без эшлибез, йомышларын үтәп шәһәрдән бөтен әйберне без төяп кайтабыз. Юк, бер мактау сүзе дә ишеттерми. Келендәшнең энә очы кадәр генә яхшылыгын да күпертеп бетерә. 

Элек Ринат өчен сөенә идем. Хәзер рәхәт яшәгәнмен икән дип, берүзем килен булган чакны сагынам. Килендәшне мактап кына калмый, чагыштыра ук башлады кайнанам. «Чәчең фәләнрәк булган икән бу юлы, Алиянеке бик матур киселгән», Камырны болай куясың икән, Алия фәләнчә итәм ди, алай йомшаграк буладыр» (аны ашап караган булса икән әле), «Алия бик матур күлмәк алган, шундыйрак юк идеме, сора әле, каян алган» дип, бөтенләй бетереп ташлый. 

Әле яңа киленнән оныклар юк. Безнекеләр кадер-хөрмәттә, алтын бөртекләре. Ринат белән Алиянең балалары булгач, безнекеләргә рәт бетәр инде. Шуңа күрә ул хакта әлегә уйларга да куркам. 
Бу кайнанага үз кадеремне ничек белгертергә инде? Бөтен эшләрен эшләп тә, һәрвакыт килендәштән кимрәк булгач, күңелем кайтты. Су сибеп тә гөл үсмәсә, кызыгы юк, дия иде әби. Чыннан да, кайнанама игелек күрсәтүнең бер кызыгы калмады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин ул әнине аңлыйм, үземнең дә улым 33 яшьтә өйләнмәгән. Син дә аңлап кабул ит. Рәхмәт сүзе ишетү өчен эшләми ез, яшәмибез бит инде. Ашыкма. Тормыш барысын да үз урынына куяр. Җае чыгар, белгертергә дә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Борчылма,балакаем. Аллах барсында курэ мин сине анлыйм. Аллах ризалыгы очен изгелеклэренне эшлэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        эшлэп кем яраган

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эшлэп ярамыйсын, кешнэп кенэ ярыйсын дилэр Иде борынгылар.

          • аватар Без имени

            1

            0

            Ә син кайтмый тор, алар кайтып эшләр идем дип уйлаган идем, диген. Эшләп ярый алмыйсың запомни, балакай.

            Хәзер укыйлар