Кайсы гына хатын-кыз игезәкләр үстерү турында хыялланмый икән?! Резеда игезәк балалар көтүен белгәч, шатлыгыннан елап җибәрде. Җитмәсә, ике кыз... Икесенә берүк төрле күлмәкләр кигертеп, чәчләрен бер төрле үреп үстерәчәк ул. Ике кыз бер-берсе өчен үлеп торачак. Аларның язмышлары да бертөрле булачак. Алар... Резеда хыял дөньясында гизде. Әмма тормыш башкачарак килеп чыкты.
Зиләсе белән Динәсен кулына алуга ук бәхетеннән елап җибәрде Резеда. Ике кызы – ике курчагы. Алар туганчы ук икесенә бертөрле киемнәр алып куйган иде инде ул. Хәтта бишекләрне дә нәкъ икесенекен бер төрле итеп сайлады. Игезәкләр бер-берсенә бик охшаганнар иде. Курчак кебек матур кызларын хәтта әтиләре дә буташтырды. Резеда гына бутамады. Кызларының бер-берсенә бик нык охшавына сөенде. Балалар бакчасында бер аның кызлары гына әнә шундый – ике тамчы су кебек охшаш иде.
Гомер шулай әкрен генә акты. Балалар бакчасыннан соң кызлар, мәктәпкә китте. Укытучылары да баштагы мәлне кызларны бутап аптырады. Әмма аларны холыкларыннан аера башладылар. Динә бик ягымлы, тыныч холыклы иде, ә Зилә ут кебек, бик чая, хәтта усал. Резеда мәктәпкә дә кызларына бертөрле сумкалар, ручкалар сайлады. Бик ошый иде аңа кызларының икесе бердәй булулары. Ул аларны аерып та карамады. Туган көннәренә дә икесенә бер торт. Икесенә бер шәм. Әни кеше хәтта икесенә бер теләк булуын теләде.
Бишенче классларда укыганда Зиләнең игезәк сыңары кебек киенәсе килми башлады. Башка төрле киемнәр, башка төрле дәфтәр-каләмнәр сорады ул. «Мин Динә түгел, мин Зилә. Минем беркемгә дә ошыйсы килми», – дип, әнисенең ушын алды. Бу Зиләнең беренче тапкыр баш күтәрүе иде.
– Кызым, мәктәптә сезнең кебек игезәк кызлар башка юк. Күрсәң иде башка кызларның сездән ничек көнләшүен! Киреләнеп нәрсә кырасың инде?!
Ул вакытта Резеда кызын җиңдем дип уйлады. Әмма үсмер яшькә кергән игезәк кызларының бер-берсенә охшамый баруларына җаны әрнеде. Алай булырга тиеш түгел! Алар – игезәкләр! Икесе бертөрле булырга тиеш дип санады.
Кызлары мәктәптә чакта бүлмәләрен җыештырганда Зиләнең көндәлегенә тап булды. Аны укыгач, ул көчсезлегеннән утырып елады. Беренче тапкыр. Аның бөтен хыяллары җимерелгән кебек булды. Зилә көндәлегенә берничек тә Динәгә охшыйсы килмәгәнлеген, әнисе мәҗбүр иткәне өчен кайчак әнисен күралмас чиккә җиткәне турында язган иде. «Мин Динә түгел, мин Зилә! Минем Зилә генә буласым килә», – дип, зур итеп язып куйган иде кызы. Моны болай гына калдыра алмады Резеда. Кызлар кайтуга үпкәсен белдерде.
– Бу ни бу? Синең бездән яшерен серләрең бармы? – дип, кызының борын төбендә көндәлеген селкеде.
– Ник минем көндәлегемне алдың, – диде кызы, сорауга сорау белән җавап биреп. Зиләнең күзендәге усал чаткылардан куркып калды хәтта Резеда. Әмма белгертергә тырышмады.
– Без сезне ашатабыз, киендерәбез. Ничек әйтсәк, шулай булыр. Синең бездән яшерен серең булырга тиеш түгел, бигрәк тә Динәдән. Сез ике бертуган, ике бертуган гына түгел, сез – игезәкләр! Сезнең серләрегез генә түгел, теләкләрегез дә уртак булырга тиеш!
– Ярар, мин аңладым, – диде Зилә. Кызының сүз көрәштермәвен күреп, Резеда акылына килде дип уйлап тынычланды.
Резеда кабат хыяллар кочагында яши башлады. Менә ике кызы да әтиләре кебек табиб булыр. Кияүгә чыгарлар. Туйлары да икесенеке бер көнне булса тагын да шәп булыр иде. Күрше булып кына яшәрләр, балалары да бергә үсәр. Ике кызы да тагын игезәкләр дә алып кайтса. Нинди матур тормыш көтә аларны...
Мәктәпне тәмамлагач, Динә әнисенең өметләрен аклап, медицина институтына имтиханнарын бирде. Ә Зилә чит телләр факультетына керәм дип, кабат әнисенә каршы килде. Резеда күпме генә үгетләсә дә, Зилә фикереннән кире кайтмады. Шуның кадәр үпкәләде ана кызына, хәтта аның белән бер ай сөйләшми йөрде. Зилә аңа хыянәт итте кебек тоелды. Әмма әни күңеле бит инде ул. Кызы белән үзе беренче барып дуслашты.
– Ярар, кайда укысаң да укы, әмма безне, бигрәк тә Динәне ташлама, – диде.
Бишенче курсны тәмамлар алдыннан Динә бер егет белән очраша башлады. Егетнең бик акыллы булуын күреп, Резеда сөенеп туя алмады. Диплом алуга туй булыр дип әкренләп итәк-чабуларын җыя башлады. Тик менә Зиләсенең генә һаман ялгыз булуы борчыды.
– Динә бик акыллы егет белән очраша – киләчәге турында уйлый. Сиңа да шундый егет белән очраша башларга вакыт. Диплом алуга гаилә корып балалар табарга кирәк инде. Барысының да вакыты бар бит, – диде ул.
– Әни, Динә егет белән йөргәч, миңа да йөрергә димәгән. Кайчан син безгә аерым кешеләр итеп карый башлыйсың инде? Мин Зилә, Динә түгел! Аның балалар үстерәсе киләдер, ә минем башка максатлар. Гомумән, безнең институттан чит илгә китеп уку мөмкинлеге бар. Мин шул программага язылдым. Сайлыйлар икән, ике дә уйламыйм – китәм!
Резеданың башына китереп суктылармыни? Чит шәһәр генә түгел бит ул, чит ил! Ә кияүгә чыгу, ә күршеләр булып яшәү, игезәкләр табу... Резеда җайлап кына кызы белән сөйләшергә теләп карады, әмма Зилә бу хакта ишетергә дә теләмәде. Кечкенә чагындагы кебек куркытып җиңә алмаячагын аңлый ана. Зилә инде күптән үз тормышын алып барырга акча эшли – репетиторлык белән шөгыльләнә, төннәрен тәрҗемә белән утыра. Артык басым ясаса, чыгып китүе дә бар. Ана Зиләнең берәр егеткә гашыйк булып, акылына килүен тели башлады. Тик теләге чынга ашмады. Ярты елдан соң Зилә чит илгә укырга китүен әйтте. Аны сайлап алганнар! Кызының шатлыгына кушылып шатлана да алмады ана. Аның гаиләдән читкә китәргә теләвен бик авыр кичерде. Кызы аның хыялларына балта белән чапкандай булды. Әтисе генә Зиләне яклады:
– Резеда, алар бит икесе ике кеше. Аларның икесенә бер язмыш берничек тә була алмый. Аңла, зинһар, – диде.
– Алар бит игезәкләр, – дип үкседе ана.
Шул көнне кич Динә, кайтып, егетенең тәкъдим ясавын һәм тиздән туйлары булачагы турында хәбәр итте...
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/igezaklar-ikesena-ber-iazmys-davamy)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Эх, ахырын укып булмый
0
0