Янгын бик коточкыч куркыныч нәрсә икән. Әтисе авыл пожарныенда янгын сүндерүче булып саналса да, Фәридәнең бу афәтне үз күзләре белән күргәне юк иде әле.
Ахыры. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iazmysny-uzgartep-bulsa-ikan
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iazmysny-uzgartep-bulsa-ikan-2
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iazmysny-uzgartep-bulsa-ikan-3
Ул көнне бик яхшы хәтерли Фәридә. Якшәмбе иртәсе. Уянып, йокыдан торгач, өйдәгеләр кухняга чәй табыны янына җыелды. Әнисе кай арада әче камыр кабартып, итле пәрәмәчләр пешерергә өлгергән. Факия апа аш-суга оста иде – кызларын да камыр ризыклары пешерергә өйрәтте. «Хатын-кыз эшкә уңган булырга тиеш», – дип еш кабатлый иде ул. Әнисенең киңәше белән кыз мәктәпне укып бетерүгә район үзәгендә урнашкан учкомбинатка укырга керде, повар-кондитер һөнәрен сайлады. Хезмәте җиңел түгел, иртәдән кичкә кадәр кайнар плитә янында басып тора, авыр кастрүлләр, олы мискалар күтәрә. Эшен ярата Фәридә, тик яше 40 ка җиткәч, аяк-буыннары гына сызлый башлый, табиблар «артрит» дигән диагноз куя. Үзе ел саен шифаханәләрдә дә дәваланып кайтты, тик файдасы гына күрмәде.
Якшәмбе иртәсенә әйләнеп кайтыйк. Өйдәгеләр маңгайга бәреп чыккан тирләрне сөртә-сөртә карлыган вареньесы белән кайнар чәй эчеп утырганда, урамда ах-вах килгән тавышлар яңгырады: «Янгын чыккан! Янгын!»
Барысы да нишләгәннәрен онытып, утырган урыннарыннан сикереп торды. Каршыларына ясап куйган чәйләрен дә эчмичә, ялан аякка резин галошлар эләктереп, урамга атылды.
Янгын бик коточкыч куркыныч нәрсә икән. Әтисе авыл пожарныенда янгын сүндерүче булып саналса да, Фәридәнең бу афәтне үз күзләре белән күргәне юк иде әле.
Кояшлы көн, җил әсәре дә юк. Чалт аяз күк. Күзне чагылдырырлык якты көндә боргалана-боргалана кара төтенгә ургылып өскә таба күтәрелгән ут ялкынын күргәч, бермәл тораташ булып катып калды Фәридә. Якын-тирәдә паникага бирелгән кешеләр чабыша. Күрше-тирә үз көчләрен куеп ут белән көрәшә: кемдер чиләк тоткан, кемдер көрәк. Хатын-кызлар чишмәдән чиләкләргә тутырып су алып килә, ир-атлар дөрләп янган өй янына ук килеп агач бүрәнәләргә су сибә. Болай да эссе һава тагын да кыза гына бара шикелле. Аждаһаның авызыннан атылган ут телләрен хәтерләткән янгын кара төтенгә әверелеп, аяз күкне каплый бара. Кызыл ялкынга чолганган иске йортның шифер түбәсенең «чарт-чырт» иткән тавышлар чыгарып ярылганы ишетелә...
– Әй Ходаем, ярый җил юк, күрше-тирәдәге йортларга гына ут капмасын!
Әнисенең үзәк өзгеч тавыш белән сөрән салуы Фәридәнең күңеленә мәңгегә онытылмаслык булып күңеленә сеңә...
Ниһаять авылның янгын сүндерү машинасы да килеп җитте. Башларына каска, сары төстәге резин костюм кигән янгын сүндерүчеләр су шлангларын сузып, дөрләп янган өйнең түбәсенә су коя башлады. Алар арасында Гайнулла да бар. Кыз ерактан әтисенең янгын белән көрәшкәнен күзәтә. Атасы бу минутларда әкиятләрдә сурәтләнгән каһарманны хәтерләтә: ул янгын чолгап алган өйгә кереп югала... Фәридәнең күңелендәге куркуы паникага әверелә.
– Әти, әтием! – дип кычкырып, кыз әтисе кереп югалган йортка ыргыла. Шул арада өлкәннәр Фәридәне кулыннан тотып алып читкә өстери.
Янгын сүндерүчеләрнең тырышлыклары бушка булып чыкты, шлангтан сиптергән су кызган һавада эреп юкка чыга барды... Гайшә карчык яшәгән йорт, санаулы минутлар эчендә кара күмер өеменә әверелеп калды...
Бу вакыйга Фәридәнең җанын озак сыкратты. Дәү әнисе яшәгән өйгә еш бара иде кыз, кайвакытта куна да кала иде. Гайшә карчык бик ярата иде оныгын. Ап-ак мичкә утын ягып, чуенда пешкән борчак ашы белән сыйлый иде. Их, әбисе вафат булгач, саклап кала алмадылар нигезне, тизрәк сатып, акчасын үзара бүлделәр. Нотариуста шартнамә төзегән көнне әбисенең авылда 20 ел күренмәгән Мәскәүдә яшәүче улы Рәхимҗан да марҗа хатынын култыклап кайтып төште.
Хәзер, ничә еллар узгач, Фәридә балачагын сагына. Их, бер тапкыр гына булса да таныш сукмаклар буйлап яланак йөгерәсе иде... Ләкин юллар өзелгән. Әти-әниләре үлгәч, туган йорт ятим кала. Тәрәзәләр агач такталар белән кадаклана, капка бикләнә...
Яшьлектә калган бер ялгышын төзәтергә генә булса да үткәннәргә кайтып әйләнер иде Фәридә. «Озын колак»ның мәхәббәтен кире кагып, гомерлек ялгышлык эшләде ул. Самат Фәридәне өзелеп яратты. Артыннан калмый йөри иде. Кыз гына ябык гәүдәле, җирән чәчле, күзлекле күршесеннән көлеп йөрде. Самат студент булгач та Фәридәгә хатлар язды, кыз гына җавап бирмәде. Гали исемле егеткә кияүгә чыкты, ике кыз бала тапты. Ләкин ата кеше генә гаиләсенә күңел бирмәде, балалар тәрбияләүдә катнашмады. Сөяркәсе белән очрашуын белгәч, ЗАГСка аерылышу турында гаризаны Фәридә үзе илтеп бирде.
Самат мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казанга югары уку йортына укырга керде. Вузны тәмамлагач, кандидатлык десертациясен яклаган, хәзер профессор булган. Галимнәр арасында бик дәрәҗәле кеше, телевизорда бик еш чыгышлар белән күренә. Өйләнгән, ике улы бар.
Быел Сабан туенда кайчандыр гашыйк күршесен үз күзләре белән күрергә насыйп була Фәридәгә. Аны ерактан танып, каршысына ук килеп баса профессор. Мәктәптә укыган вакытларны искә алып, озак кына сөйләшеп торалар. Профессорның калын күзлеге аша Фәридә аның моңсу карашын тоя. Ул аны һаман ярата, сагына бугай... Ләкин гомер узган, үткәннәргә юллар ябык. Язмышны үзгәртеп булса икән дә бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк