Бү сүзләрне ишеткәч, Фәридәнең әнисе шок хәлендә калды. Фәридә ишек алдына ыргылды, чолан ишеген дөбердәтә башлады: «Апа тор, сине кияүгә сорарга килделәр!» – дип кычкырды ул.
Фәридәгә 55 тулып килә... Гомернең кыл уртасы диләр бу вакытны. Яшьлек үткән, үсмерлек чоры артта калган, картлык әле еракта шикелле... Шушы чорда үткәннәргә борылып карап, тормышыңа нәтиҗә ясап аласың. Яшьлектә җибәргән ялгышларны уйлап, күңелне моңсу хисләр камап ала: «Аһ, хәзерге акылым булса, үкенечле итеп яшәмәс идем», – дисең. Узган тормыш кино кадрлары шикелле күз алдыннан уза. Аһ, Фәридә дә мөмкинлеге, акылы булса, тормышын яңача корыр иде дә соң. Бала чагыннан, мәктәптә уку елларыннан ук дөрес итеп яшәргә тырышыр иде. Иң беренче итеп, вакытын юкка-барга сарыф итмәс иде. Тырыша-тырыша укыр иде. Фәридә бүгенгедәй хәтерли: математика укытучысы Салих Гафиятович указкасын болгый-болгый укучылар каршында нәсыйхәтләрен бирә иде: «Укыгыз! Көче булган берне егар, белеме булган меңне егар!» – дип кабатларга ярата иде.
Дәрес тыңламыйча, уйлары белән «чыпчык санап» утырган балаларны еш әрли иде укытучы. Мөгаллим сүзләре авыл балаларының бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга. Фәридә укыган сыйныфта 30 баланың өчесе генә алдынгылар рәтендә. Шуларның берсе – Фәридәнең күршесе Самат. Озын буйлы, сипкелле, җирән чәчле малайның колаклары локатор шикелле ике якка тырпаеп торганлыктан, кушаматы да «Озын колак» иде. Сыйныфта аңа исем белән дәшмиләр иде бугай. Саматның үҗәтләнеп, тырышып укуы классташ малайларның ачуын китерә иде. Ул башкалар шикелле кичләрен боз өстендә хоккей уйнап уздырмый, бар белгәне – уку. Авыл китапханәсендәге киштәләрдә тузан җыеп яткан барлык китапларны укып чыккандыр ул. Саматның гаиләсендә тагын ике кыз бар, ул өченче бала булып туган. Авылда эшләп үсмәгән бала юк. Ләкин Саматка бу кагылмый: Фәридә күрше малаеның лапаста терлек ашатканын, көтүгә сыер куганын, бакчада җир казыганын күргәне булмады. Гаиләдә Саматтан авыр эш эшләтмиләр иде. Әтисе Расих улын киләчәктә профессор итәргә хыяллана дигән имеш-мимешләр йөри иде авылда. Авыл кешеләре өчен бик сәер хәл иде бу.
Әтисеннән «дәресеңне әзерлә» дигән сүз ишеткәне булмады Фәридәнең. Үзе дә авыр тормышта үскән Гайнулла балаларына карата бик кырыс булды. Ул өч кызын да яшьтән авыр физик хезмәт башкарырга мәҗбүр итә иде. Ата кеше өчен беренче урында – кызларының уңганлыгы иде. Кулы эш белгән кызларга кияү табу, тормыш алып бару җиңел, дип саный иде әтисе. Олы кызын да мәктәпне тәмамлауга тизрәк кияүгә бирү ягын карады.
Фәридәнең апасы Гөлсем урта мәктәпне тәмамлагач, авылда сыер саварга калды. Шул елны күрше авылдан кулын сорарга килделәр. Фермада каравылчы булып эшләүче Галиның күрше авылда яшәүче Мансур исемле дусты бар икән. Көннәрдән бер көнне шушы егет дусты янына фермага сугылган. Чиләкләрен күтәреп сыерлар янында кайнашучы чибәр Гөлсемгә күзе төшеп, ушын җыя алмыйча озак карап торган. Шул көннән Мансур фермага юлын ешайткан, кызга сөт тулы авыр чиләкләрен күтәрешергә булышкан, сыер асларын чистартып йөргән. Берәр айдан соң күрше авыл егете кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ләкин Гөлсем аның сүзләрен чынга алмый, кычкырып көлә генә.
Фәридә әле дә хәтерли: апасы иртәнге савымны тәмамлап кайткач, йоклап алырга дип, чоланга кереп бикләнде. Бераздан алар яшәгән йортның капка төбенә арбалы ат килеп туктамасынмы! Фәридә тәрәзәге капланды: мосафирлар күргән-белгән кешеләр түгел иде.
Арбадан яшел түбәтәй кигән кыска буйлы ир, ак яулык бөркәнгән хатын төште. Яннарында озын буйлы егет тә бар. Бер өем бавырсак катырган коштабакларын күтәреп, чакырылмаган кунаклар өйгә таба юнәлде.
Көтелмәгән кунакларны Фәридәнең әнисе Факия апа ачык чырай белән каршы алды, аптыраганлыгын яшерергә теләсә дә, дулкынланганы йөзенә чыккан иде. Самовар көйрәтеп җибәрделәр. Үзләрен Сафа белән Фатыйма итеп таныштырды көтелмәгән кунаклар, уллары Мансур исемле икән. Егет авыл фермасында атлар карый, бик уңган, Сабан туйларында ярышып, беренче урыннарны алып килә икән. Озын сүзнең кыскасы – уллары Гөлсемне күреп гашыйк булган, риза булсалар, өйләнергә исәбе…
Бү сүзләрне ишеткәч, Фәридәнең әнисе шок хәлендә калды. Фәридә ишек алдына ыргылды, чолан ишеген дөбердәтә башлады: «Апа тор, сине кияүгә сорарга килделәр!» – дип кычкырды ул.
Гөлсем ике йодрыгы белән йокылы күзләрен уа-уа кухняга кергәндә, кодалар өстәл янында баллы бавырсак белән чәй эчеп утыралар иде. Ике кода уртак телне тиз тапкан, битләреннән аккан тирне шакмаклы сөлге белән сөртә-сөртә, бирнә мәсьәләләрен хәл итеп утыралар иде. Шулай итеп, Фәридәнең апасы кияүгә чыкканын үзе дә сизми калды.
Бәхете булды апасының. Мансур, чыннан да, бик уңган кеше булып чыкты: ике елдан бакча башында нарат бүрәнәдән йорт салып башка чыктылар. Кайнана белән кайната бер-бер артлы дөньяга килгән дүрт баланы тәрбияләргә булышты. Бик тату яшәделәр, әти-әниләренең битенә кызыллык китермәделәр. Хәзер инде Гөлсем дә, ире дә пенсиядә – өй тулы онык үстерәләр.
Бүгенгедәй хәтерли Фәридә: февраль аеның буранлы иртәсендә апасы белән чиләкләр күтәреп, авыл башындагы колхоз фермасына ат тизәкләре җыярга китәләр. Нәрсәгә кирәк булган, дип сорарсыз. Тавыкларга ашатырга нәкъ менә шушы чимал кулланылганын хәзерге заман кешеләре башларына да китереп карамыйдыр. Ат тизәгенә суда пешкән бәрәңге, арыш яисә бодай көрпәсе катнаштыргач, тавыкларга менә дигән ризык килеп чыга. Ат ашаган ризык, аеруча бодай, хайванның ашказанында эшкәртелми. Ә тавыклар шушы витаминлы ризыкны ашагач, март башында ук йомырка сала башлый. Ә җәй көне ат тизәкләре мунча, лапас бүрәнәләре арасына сылана. Моның өчен ат тизәген балчык белән катнаштыралар. Фәридә яланаяк килеш зур чанда шушы катнашманы озак кына таптый иде. Кирәкле чимал әзер булгач, кызлар куллары белән ат тизәген мунча бүрәнәләре арасына сылый, кипкәч, акбурлы катнашма белән бүрәнә араларын агарта…
(Дәвамы бар.)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/smiling-girl-lying-grass-looking-camera-park_5234217.htm#fromView=search&page=1&position=12&uuid=5c152068-c7e2-4fe6-a3df-70aa4b46f23b
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк