Ачуы тиз генә бетми: кызын бер көн идән астына ябып тота. Әнисе кызларына бу тарихны елый-елый сөйләде.
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iazmysny-uzgartep-bulsa-ikan
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iazmysny-uzgartep-bulsa-ikan-2
Бүгенгедәй хәтерли Фәридә: казлар суйгач, әле җылысы да чыгып бетмәгән түшкәләрне көянтәләргә асып, кызлар инешкә юнәлә. Салкын су агып торган улакларда озак кына казларны юып, эчләрен чайкагач, акрын гына килгән сукмакларыннан өйгә кайтырга кузгалалар. Бозлы судан кызның нәфис бармаклары кызарып чыга, куллары тоймый башлый. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән бияләйләр дә җылытмый. Өйгә кайткач, өшегән кулларын әнисе каз мае белән яхшылап сылый, йон бияләйләр кидереп куя. Ходай рәхмәте, каз маеның файдасы тия: ярты сәгать вакыт узгач, куллар үз халәтенә кайта. Әтисе ишегалдындагы болдырда тимер кадакларда эленеп торган каз түшкәләренә карап канәгәть елмая, ләкин балаларына мактап бер сүз дә әйтми. Фәридә күңеле белән әтисеннән җылы сүзләр көтә, ләкин Гайнулла дәшми. Ата кеше аларны бервакытта да иркәләмәде шул. Бәлки үзенең дә балачагында мактау сүзләре ишеткәне булмагандыр... Ә бит шул вакытларда иң кадерле кешеләреннән җылы сүзләр ишетсә, Фәридәнең язмышы да бәхетле булыр иде. Мәхәббәттә үскән баланың киләчәге кояшлы була дип, бер дә юкка әйтмәгәннәрдер...
Фәридәнең яшь вакытта салкыннан еш кына кул аркасы чебиләп чыга иде. Ярый әле каз мае коткара. Совет чорында аптекаларда бүгенге кебек җаның теләгән дарулар да тезелеп тормый иде. Салкын тиеп авырганда мәтрүшкә кушып кайнатылган кайнар сөт эчәсең дә төренеп ятасың... Бик каты ютәлләгәндә әнисе арпа онын җылытып, аркага компресс куя. Калын юрган астында төн буе тирләп-пешеп ятасың да, икенче көнгә кеше буласың, бернинди ютәл калмый. Элек кешеләр дару эчмичә генә дәваланалар иде, антибиотикның нәрсә икәнен дә белмиләр иде. Аннан, вирус эләктереп чирләп яткан кешене дә хәтерләми Фәридә. Дәресләрен калдырганы булмады балаларның. Сыйныфта йөткереп, төчкереп утырсалар да, мәктәпкә йөрделәр. Хәзер генә ул, борыннары акса, балаларны дәваланырга өйгә кайтарып җибәрәләр. Эштәгеләр ике атнага «больничный» ала... Фәридә мәктәпкә йөрүен йөрде, ләкин укырга теләге, дәресләр үзләштерүгә игътибары гына җитмәде. Укытучы дәрес аңлатканда кызның күзләре үзеннән-үзе йомыла, йокысы килә башлый иде. Өйдә кичкә хәтле физик хезмәт башкарып, дәрес әзерләргә вакыт та, теләк тә калмагандыр. Мәктәпкә иртәрәк килеп, күршесе Саматтан күчерә иде ул өй эшләрен.
Җәй җитүгә, колхоз идарәсе шәхси хуҗалыкларга 4 гектар чөгендер җире бүлеп бирә. Авыл кешеләре гаиләләре белән кырга чөгендер эшкәртергә мәҗбүр ителә. Фәридәләр дә бу эштән читтә калмады – әнисе, апасы белән чөгендер «матыйкларга» йөрде. Бу эш мәҗбүри санала, баш тарткан гаиләләр колхоз тарафыннан бүлеп бирелгән саламнан, печәннән, сенаждан коры кала.
Шәһәр балалары җәйге лагерьларда ял иткәндә, авыл балалары әти-әниләре белән кырда тир түгә. Җитмәсә, һәр гаиләнең үз бакчалары бар. Фәридәләр дә өй янында яшелчә, җиләк җимеш үстерә. Май ае керүгә түтәлләрдә чүп үләне баш калкыта. Чүгәләгән хәлдә башны түбән иеп, иелә-бөгелә бакчаны алабутадан арындырасың, ләкин бер-ике көн узуга, түтәлләрне кабат чүп үләне басып китә…
Кызу кояш астында эсселектән алҗып, агач кәтмәннәр белән чөгендер басуын эшкәрткәнен мәңге онытмас ул: күз алдында горизонтка барып тоташкан басу җәйрәп ята, рәшә аллана. Әнисе, апасы янәшәсендә тырыша-тырыша чүп үләннәре белән көрәшә. Чөгендер үсентеләре бер урында ике-өчләп баш төрткән, аларның икесен алып атарга кирәк, юкса, ул кирәкле форманы алып, эре булып җитешә алмаячак. Бер-ике атна эчендә буйга калкып, ныгып китәр өчен үсенте араларында 40 сантиметер буш урын калырга тиеш. Чөгендер арасын бер тапкыр «матыйклап» кына эш бетми, берәр айдан үсентеләрне тагын чүп үләннәреннән арындырасы була...
Авылда өйләренә су кермәгән урамнар дә бар. Фәридәнең дәү әнисе – авыл читендәге йортта берьялгызы гомер кичерде. Шулай килеп чыккан: Гайшә карчык картайган көннәрдә төп йортта ялгызы торып калган. Фәридәнең бабасы Сабир сугышта ике бармагын өздереп авылга кайткач, колхоз амбарында каравылчы булып эшкә урнашкан. Ул бик усал, балаларына карата кырыс булган.
Сугыштан соңгы елларда авыл халкына бик авырга туры килгән. Колхоз басуыннан бер-ике уч бодай бертекләре җыеп тотылганнарны судсыз-нисез төрмәгә япканнар. Өйдә биш бала, ашарга юк. 10 яшьлек Факия бервакытны дус кызларына ияреп кырдан бер төенчек башак җыеп кайта. Сабир бу турыда белгәч, кызының озын толымнарын ике кулы белән йомарлап тота да, йодрыклары белән Факиянең йөзенә китереп суга. Ачуы тиз генә бетми: кызын бер көн идән астына ябып тота. Әнисе кызларына бу тарихны елый-елый сөйләде.
Фәридәнең әнисе анасын үзләренә алып кайтып тәрбияләргә теләсә дә, иреннән курыкты. Үзе дә, балалары да карчык өендә еш булалар, иттән-сөттән өзмиләр... Әнисе дә усал кияү янына килергә атлыгып тормый. Читтә яшәгән балалары да, сирәк кенә булса да, кунакка кайта.
Әбисе Фәридәгә 18 яшь булганда үлеп китте. Карчык яшәгән йортны бер елдан соң арзан гына бәягә сатып җибәрделәр, акчасын үзара бүлештеләр. Сатып алган кешенең шатлыгы озакка бармады: уйламаганда янгын чыгып, йорт нигезенә кадәр янып бетте. Хуҗа кайнарга куйган чәйнеген онытып урамга чыгып киткән, шуннан янгын чыккан, диделәр…
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк