Логотип
Күңелеңә җыйма

«Ялгызлыктан мәхәббәткә: әнинең көтелмәгән язмышы

Әнием белән әтием бик матур яшәде. Әмма әти кисәк кенә үлеп китте. Бу кайгыдан әнине берни кызыксындырмый башлады. Сеңлем белән әнине «дөньяга кайтару» җаен эзли башладык. Әмма...

Әти кисәк кенә йөрәк өянәгеннән үлеп киткәч, без сеңлем белән куркуга калдык. Әни нишләр дигән уй минутка да китмәде. Безнең әти – дөньядагы иң яхшы әти дип әйтсәм, бик баналь яңгырар кебек. Әмма бу хак сүзләр. Әти безгә яхшы әти, әнигә яхшы ир иде. Ул безне – кызларын кадерләп кенә торды. Әни әтинең артында иркә хатын булып кына яшәде. Әнинең: «Рафис», – дип ягымлы итеп эндәшүе генә кирәк иде әтигә, ул барысын да эшләргә риза иде. Тормышны чын-чынлап әти тартты. Без шәһәрдә яшәдек. Фатир алыштыру, гараж сатып алу кебек проблемаларны әни белмәде дә. Әти төзелештә җитәкче булып эшләде. Гаиләне тәэмин итәрлек мөмкинлеге бар иде. Шуңа әни матур итеп киенеп, үз хезмәт хакын үзенә генә тотып яшәде. Хәзер уйлыйм, әни ялкаурак та булгандыр, мөгаен. Без үскәндә кешеләрне дачалары ашатты. Башкаларның бер буш җирләре калмый бәрәңге утыртканда да, әни дачага чәчәкләрдән кала берни утыртмады. Идел буендагы дачабыз безнең өчен бары барып ял итеп кайту урыны гына иде. Әни әнә шулай әти артында бер авырлык күрми яшәде.
Тик бу бәхетнең чиге булган икән... Әти пенсиягә чыгуның икенче аенда ук йөрәк өянәгеннән кисәк кенә үлеп китте. Ул көнне без яшәгән дөньяны яшен сугып, бар нәрсә кара янып беткәндәй булды. Сеңлем белән икебез дә гаиләле, балаларыбыз бар. Ә менә әни ялгызы калды. Әни акылыннан язмаса ярар иде дип борчыла башладык хәтта. Чөнки ул фатирдан чыгарга да теләмәде, ашавын онытты. Кайчан килсәк тә, әтинең күлмәкләрен кочаклап утыра иде. Аптырагач, сеңлем белән чиратлап әни янында куна башладык. Аны мәҗбүри ашаттык, һава суларга алып чыктык. Әни бары тик әти турында гына сөйләнде. Бөтен теләге: тизрәк үлеп, әти белән очрашу иде. Моңа кадәр иркәләп-назлап торган оныклары да аны кызыксындырмады, алар турында хәтта сорамады да. Эшнең зурга китәчәген аңлап, әнине хастаханәгә ятарга үгетли башладык. Әмма ул: «Мин авыру түгел, миннән тиле ясарга телисезме әллә?» – дип безне ачуланды гына. Бер ел шулай үтте. Әмма әни һаман кайгысыннан айный алмады.


«Сез аңа әтиегезне исенә генә төшереп торасыз, әниегезгә сездән аерылып торырга да кирәк, җибәрегез аны санаторийга, – дип киңәш бирде кайнанам, чираттагы тапкыр әнинең хәлен сөйләгәч. – «Аңа ят җир, чит кешеләр белән аралашу файдага булачак».

Кайнанам үзе дә ирен югалткан хатын. Дөрес, ул чакта ирем кечкенә булган әле. Бала мәшәкатьләре белән ул кайгыны җиңә алган. Аңа иремне аякка бастырырга кирәк булган. Әнинең бит балалар турында кайгырып утырасы юк, һәрберебез гаиләле. Кайнанам да ирен югалтуны бик авыр кичергән: «Эшем һәм балам гына ярдәм итте күңел төшенкелегеннән чыгарга», – дип сөйли гел. Минем әни пенсиядә, көне буе өйдә. Үз кайгысына уранып утыра. Шуңа кайнанамның киңәшенә колак салырга булдым. Сеңлемә әйттем. «Нинди санаторий, аны бит өйдән чыгарып булмый, син анда җибәрүне ничек күз алдыңа китерәсең соң? Машинага бәйләп салабызмы?» – дип аптырады сеңлем.


Зирәк кайнанамның киңәше монда да ярдәмгә килде:
– «Сез аңа әйтмичә генә алыгыз юлламаны. Үзебезнең акчаны жәлләмәсәк тә, балалар түккән акчаны жәллибез. Бигрәк тә безгә түксәгез. Кодагый да җилгә салмас, барырга мәҗбүр булыр, – диде. – Әмма санаторийның яхшысын сайлагыз. Дәвалану гына түгел, күңел ачу программалары да яхшы булсын», – диде, күз кысып.
Кайнанамның ул чактагы күз кысуын бөтенләй аңламадым. «Нинди күңел ачу программасы, әнинең бер ел инде елмайганы да юк», – дип уйладым. Сеңлем белән иң яхшы санаторийны сайлап, юллама алдык. Бу хакта әнигә әйткәч, ул безне чын-чынлап ачуланды. «Миңа берни кирәкми, өемнән чыгасым да килми. Нигә киңәшләшмичә генә минем өчен хәл итеп йөрисез, мин бит бала-чага түгел», – диде. Әмма: «Әни, юллама алдык инде, бармасаң яна, анда башка беркем бара алмый», – дидек. Берничә көннән әни: «Шуның кадәр акчагызны суга сала алмыйм бит инде, барам, әмма болай эшләвегез соңгысы булсын. Мин санаторийга әтиегез белән генә йөрергә ярата идем, анда ялгызым нишлим», – дип, сукрана-сукрана риза булды.


18 көннән әни санаторийдан үзгәреп кайтты. Кайтуга безне кунакка чакырды. Элеккечә пироглар пешереп каршы алды, оныклары белән элеккечә кызыксынды. Без сеңлем белән бер-беребезгә карап аптырадык, әмма әнидән берни сорашмадык. Әни безгә санаторийга юллама алган өчен рәхмәтен әйтте. «Буыннарым авыртуын да сизми башладым», – диде. Без, билгеле, бик шатландык. Әмма гаҗәп хәл дә булды: әнинең телефоны шалтырады. Телефонны кулына алуга, әни елмаеп җибәрде һәм: «Мин әлегә сөйләшә алмыйм, балаларым килде, соңрак шалтыратырмын», – дип җавап бирде. Мин тагын сеңлемә карадым, ул җилкәсен генә сикертте. Башыма әллә нинди фаразлар килде, әмма мин аларны куарга тырыштым.

Ярты елдан санаторийга барырга әни үзе теләк белдерде. «Кызым, миңа юллама алыгыз әле, кышка кергәнче тагын бер дәвалану курслары алып кайтыйм, аягыма бик килешкән иде», – диде. Бу юлы ул санаторийга озаклап җыенды: яңа спорт костюмнары, күлмәкләр алдык. Минем инде әнинең кем беләндер аралаша башлавына бер шигем дә калмады. Әмма аңа ачуым да килә башлады. Ләкин берни сиздертмәдем.


Санаторийдан кайтуга ул безне тагын кунакка чакырды. Сеңлем гаиләсе белән бергәләп килеп керсәк, ни күрик: әни янында әтидән күпкә өлкәнрәк күренгән, шуңа карамастан ыспай буйлы ир-ат елмаеп басып тора иде.
– Бу Вәкил абыегыз. Без аның белән санаторийда танышкан идек. Менә кунакка килде, – дип таныштырды әни безне.
Вәкил абый безнең белән иске танышларын күргәндәй исәнләште. Ирләребез белән тиз уртак тел тапты. Сеңлем дә аңа елмаеп утырды. Ә минем эчемдә вулкан ташый иде. Вәкил абыйның әти утырган урындыкка утыруы, әнинең аның тирәсендә бөтерелүе минем өчен авыр булды. Без монда барыбыз да әтигә хыянәт итәбез кебек тоелды. Яшьләремне көчкә тыеп утырдым. Әмма сюрпризлар моның белән генә бетмәгән булып чыкты.
– Кызлар, – дип сүзен башлады Вәкил абый, – риза булсагыз, әниегезне үзем янына алып кайтып китәр идем. Өем зур, бакчам бар, саф һава. Сез дә килеп йөрерсез.
Мин әнигә карадым. Ул елмаеп утыра.
– Әни, син бит бакчада эшләргә яратмыйсың, – дидем.
Бала-чага кебек кылануымны аңлыйм үзе, әмма үпкәмне берни эшләтә алмыйм.


– Курыкмагыз, әллә ни эш тә юк. Үзем исән-сау булганда әниегезгә авыр эшләр эшләтмәм, – диде Вәкил абый.
Әни: «Гел өйдә генә утырып булмый инде, балам. Безгә дә хәрәкәт кирәк», – дигәч, мин аптырап калдым.
Сеңлем исә шат иде: «Әни бәхетле булса, без риза», – диде. Ирләребез балык тоту турында сөйләшә башлады. Баксаң, Вәкил абый яшәгән урамнан ерак түгел зур күл бар икән. Анда  чит районнар да балык тотарга йөри икән. Ирләребез инде әбиләрен бүген илтеп куеп,  балыкка чыгып китәргә әзер иде. 
– Ә сезнең балаларыгыз ризамы соң? – дип сорадым мин. Һаман ниндидер бер киртә эзләргә тырышып.
Вәкил абыйның ике улы Себердә яши икән. Алар да әнине кабул иткәннәр.
Әнинең миңа шикләнбрәк каравын күрдем күрүен, әмма башкалар кебек авызымны ерып,  аның бу гамәлен хуплый алмадым. Миңа ул әтинең рухына хыянәт итә кебек тоелды. Хәтта аны эчемнән генә хыянәтче дип атадым. 


Саубуллашып чыгып киткәч, сеңлем белән подъезд төбендә үк сүзгә килдек.
– Әнинең бәхетле булырга хакы бар. Ул әле яшь. Үзең бит әтиеңнең күлмәкләрен кочаклап утырганда бик борчылдың. Сиңа аның шул халәте ошый идеме, әллә бүгенгесеме? Уйла ныклап, – диде ул.
Бу хакта кайнанам белән дә сөйләштек: «Ә син нәрсә теләдең соң? Әтиең юк инде. Әниең көне буе әтиең турында уйлап утырып, калган гомерен синең балаларыңны карап уздыруын телисеңме? Эгоист булма, әниеңне дөньяга кайтарыр кеше табылган икән, шатлан. Һич киртә була күрмә. Кешенең картайган көнендә дә бәхетле булырга хакы бар. Кодагыйның тормышына киртә булма», – диде.
Берничә көннән әнигә үзем шалтыраттым. «Кызым, мин әтиегезне дә, сезне дә һаман яратам һәм яратудан туктамаячакмын. Әмма тормышта бер иптәш кирәк икән. Вәкил абыең бик акыллы кеше. Сезне дә бик ошатты. Әмма синең ризалыгыңны алмыйча беркая кузгалмыйм», – диде.


– Ярар, әни, барып яшәп кара. Кайтырга бервакытта да соң түгел, – дидем.
Шулай итеп әнине Вәкил абый үзенә алып кайтып китте. Әни гел шатланып шалтыратып торды. Тавышы бик көр иде. Сеңлемнәр берничә тапкыр барып та килделәр, әмма мин аларга кунакка баруны һаман суздым. «Әтигә хыянәт итәм» дигән уй башымнан китә алмады. Әни исә шалтыратып, һаман кунакка чакырды. Бакчага утырту өчен орлыклар чәчүләрен, үсентеләр чыгуын баладай шатланып сөйләгәндә, мин әнинең үзгәрүенә аптырадым. Гомерендә бер үсемлек утыртып карамаган кеше шулай үзгәрсен әле!
Без аларга җәй көне кайттык. Әни белән Вәкил абый безне капка төбеннән үк каршы алды. Әнинең бите кояшта янып беткән, күзләре бәхетле елмая. Ул өйгә кергәнче үк мине бакчага алып кереп китте. Үз куллары белән утырткан помидор, кыярларын күрсәтте. Ул бакчасы турында сөйләде дә сөйләде. Әни бик бәхетле иде. Вәкил абыйның да әнигә җылы карашын күреп, күңелемдәге боз эреде кебек.


Картлык көнеңдә фатирыңда үткәннәрең белән генә яшәүгә караганда, тормышны дәвам иттерү, ниндидер кечкенә максатлар белән яшәүнең  бәхет булуын әнигә карап аңладым. Картлыкта иптәшнең аеруча кирәк булуын да шунда төшендем. «Картлыкта тигезлектән аермасын», дип, юкка гына әйтмиләр икән бит. Иптәш кирәк икән ул… Җанга яткан иптәш табу да бәхет эше икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар