Күпләр кебек үк, мин дә ялгыз калудан бик курка идем. Еллар узган саен бу хис тагын да ныграк сизелә башлый икән. Әмма ялгыз яши-яши, шуны аңладым: ялгызлык җәза түгел.
Янәшәсендә пары булмауны төрле хатын-кыз төрлечә кабул итә һәм бу хәл үзе дә төрле хатын-кызны төрлечә үзгәртә ала. Монда эш бәхеттә дә түгел, язмышта да түгел. Барысы да кешенең үзенә, гадәтләренә, үз-үзенә мөнәсәбәтенә бәйле.
Игътибар иткәнегез бармы, ялгызы гыня яшәгән кайбер хатын-кызлар бик күп нәрсәләргә өлгерә: спорт белән шөгыльләнергә дә, театр-концертларга йөрергә дә, туганнарының хәлен белергә дә. Әле хоббиена да вакыты кала. Алар сәламәтлекләренә игътибар итә, яңалык өйрәнә, кешеләр белән аралаша. Алар яшәүдән тәм табып яши.
Ә икенчеләр, киресенчә, үпкә-ачу белән яши башлый. Гел кемнедер гаепли: элеккеге ирен, балаларны, тормышны. Акрынлап кызыксынулары бетә, үз-үзен каравы кими, сәламәтлеге какшый. Бу кинәт кенә булмый – әкрен генә, сиздермичә генә түбәнгә тәгәри башлыйсың.
Мин үзем дә бу этапларның барысын да үттем. Эштән киткәч, ялгызлыкны бик авыр кичергән идем. Ирем юк, балаларның үз тормышы, минем янда алар бик-бик сирәк була. Нишләргә, нинди эш белән шөгыльләнеп вакытны уздырырга дип баш ваттым. Гомер буе эш белән генә яшәгәнгә, минем ни хоббием, ни артык якын дусларым юк иде. Яшь вакытта дачам бар иде, олыгая башлагач, аны ташладым. Көннәр буе өйдә ялгызың гына булгач, өйдән чыгар җирең булмагач, акрынлап үз-үзеңә дә кул селтисең: нигә чәч ясатырга, нигә матур итеп киенергә, дисең.
Ялгызлыкны җәза итеп түгел мөмкинлек дип кабул итәргә миңа үземә яңа шөгыль табу булышты. Көннәрдән беркөнне күрше хатыны (ул да ялгыз) мине ирексезләп дигәндәй яңа спектакльгә алып барды. Бик ошаттым. «Нишләп театрга ешрак йөрмибез икән?» – дип аптырадым да әле. Андагы атмосфера, андагы утлар, матур итеп киенгән кешеләр мине кабаттан дөньяга кайтаргандай булды. Үземә яңа шөгыль таптым: театр тормышы, яңа спектальләр белән кызыксына башладым. Күңелсезләнеп өйдә утыруым, үземне кирәксез итеп санавым бетте. Ышанасызмы, хәтта йокым тынычланды, үземне яхшырак хис итә башладым. Казанда татар театрлары Камал белән Тинчурин гына түгел. Пенсиядәге кешенең кесәсенә артык сукмый торган, билетлары бик кыйммәт булмаган, шул ук вакытта тегеләреннән һич кенә дә калышмаганнары бар. Мин артык кыйммәтле билет алмыйм. Миңа шушы театрда, халык арасында булу мөһимрәк.
Шәһәрдә ярый ул, диярсез. Бүген авыл клубларында да төрле түгәрәкләр бар. Күбесендә «Ак калфак» оешмасы эшли. Рәхәтләнеп җырлыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, конкурсларга әзерләнәләр. Теләге булган кешегә кичләрен ялгызы өендә боегып утыра торган да түгел. Иренмә генә.
Бездә ялгыз кешеләрне кызганалар. Шулай кабул ителгән инде: олыгайган көнендә янында ире йә балалары булмаса, бу кешегә бик күңелсездер, диләр. Кайбер хатын-кызлар ялгызлыкны үзләре сайлый. Андый кешеләрне дә очратканым булды. Алар гадәттә тирән фикерле, иҗади кешеләр була. Аларга уйларга, иҗат итәргә, үз-үзләре белән калырга тынычлык кирәк. Алар ялгызлыктан курыкмый, киресенчә, тормышларын мәгънә белән тутыра белә. Шуңа күрә мондый хатын-кызлар өчен ялгызлык – мескенлек түгел. Ялгызлыктан алар көч кенә ала. Тынычлыкта калып, үзләре булып яшәргә яраталар.
Әгәр хатын-кыз үзен карамый, кешеләрдән кача, үткәннәр һәм үпкәләр белән генә яши башлый икән, бу турыдан-туры сәламәтлеккә тәэсир итә: борчылу арта, йокы бозыла, кан басымы, хәтер белән проблемалар башлана. Үземнән чыгып әйтәм боларны. Хәтта кечкенә генә аралашу да, үзеңне тәртиптә тоту, тормыш белән кызыксыну да актив елларны озайта. Кибеттә бер сүз алышу, күршене сәламләү, өйдә дә чиста-пөхтә йөрү – болар вак-төяк кебек. Әмма алар кешененең әле тормыш белән кызыксынуын күрсәтә.
Әгәр сез ялгыз икән, мин бәхетсез, дип, нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Тормышка кабат кайтуны кечкенәдән башлагыз: көн тәртибе, үзегезне карау, аралашу. Картлык ул сиңа ничә яшь булуына бәйле белән түгел, ә кешенең көн саен ничек яшәвенә бәйле.
фото ясалма интеллект ярдәмендә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк