Логотип
Күңелеңә җыйма

«Гранаталы ханым» маҗаралары

Бездә хатын-кыз йөртүчеләр турында нинди генә мәзәкләр сөйләмиләр, нинди генә әкәмәтләр уйлап чыгармыйлар. Гранаталы маймыл да диләр аларны, котырган маймыл да диләр... Мин үзем дә менә инде алты еллап шушы төркемгә керәм. Юк, юк, маймыллар төркеменә түгел, ә руль артындагы ханымнар категориясенә, диюем.

Әле машинамны алып, чынлап торып йөртергә өйрәнә генә башлаган чорым иде. Дөресен генә әйткәндә, машина турында уйлаганда ук котым ботыма гына түгел, табан астына ук төшеп киткән мәлләрем. Әмма утырмый да булмый, кечкенә кызыбызны, татар мәктәбендә укысын, дип, Казанның бөтенләй икенче очындагы мәктәбенә укырга бирдек. Баштагы мәлләрдә, әле миңа машина алганчы, шәһәр транспорты белән йөртеп карадык. Әмма... бик тиздән моның мөмкин түгеллеге белән килешергә туры килде. Иртәнге җидедә автобуска чыгып басабыз, кулда тугыз кисәк әйбер. Аларны тотасымы, баланымы, әллә инде егылмас өчен, автобус тотынгычынмы? Миңа да машина алуыбыз байлыкка чыдашмый башлаганга түгел, ә ихтыяҗдан килеп чыкты. Хәер, «Матиз»ны бай кеше аламыни инде?

Машинаны алдың да, икенче көнне үк кабызып чыгып киттең түгел икән ул.  Бер атна буе мин аның янына да килергә курыктым. Ачкычларын сумкама салып, менә бүген эшкә машинада барам, дип чыгып китәм дә, аякларым ирексезләп дигәндәй тукталышка илтә. Әмма... өйрәнми дә булмый. Кабызып чыкмый торып, ничек өйрәнәсең?

Тәүге тапкыр машинаны төнге икенче яртыда кабызып алып чыктым. Көннәр җәйгә авыша башлаган вакыт, төнге икедә инде яктырып бетә диярлек. Шимбә көн, юллар буш, максатым – авылга кадәр исән-сау гына үз машинамда кайту. Ирем чатка кадәр озата чыкты. Аның ап-ак булып агарган йөзе әле дә күз алларымда торган кебек. Әле үземчә аны юаткан булдым: «Борчылма! Утыздан арттырмыйм. Өч сәгать кайтсам кайтырмын, кумам». «Борылышларга кергәндә егермегә кадәр төшереп бетер, тормозга кискен китереп баса күрмә! Обгонга чыга күрмә тагын!» – ирем, дулкынлана-дулкынлана, соңгы күрсәтмәләрен бирә. Казанны чыккач – бер, Кенәр борылышында – тагын бер, Кишеткә борылгач һәм Кышкарга менеп җиткәч тагын бер шалтыратышырга килештек. Аллага тапшырып, кузгалып киттем (өченче талпыныштан соң гына!!!) Чатны борылганда, арт көзгегә күз салдым, иремнең ап-ак йөзе, ак әләм кебек балкып күренә иде әле. Мескенкәем, хафаларга салдым инде мин моны.
Алланың рәхмәте белән, ул атнаны авылга исән-сау гына кайтып килдем. Авылдан килгәндә шулай ук төнге берне сайладым. Чөнки юллар буш, куркыныч аз булыр кебек тоелды. Бик тиздән мин төнге юлның көндезгесенә караганда күпкә куркынычрак булырга мөмкинлегенә төшендем.

Ул көнне дә авылдан китү төнге якка калды. Ничек шулай килеп чыкканын инде хәтерләмим –  ирем минем белән китәсе булды. Гәрчә, ул үз машинасы белән, мин үз машинам белән кайтып-китеп йөри идек, чөнки эш графиклары икебезнеке ике төрле. Ә менә ул көнне, Алланың рәхмәте белән, ул миңа утырды.

Җәйге таң атып килә. Тын, матур иртә. Акрын гына үз җаебез белән Казанга таба элдерәбез. Рульгә үзем утырдым, ирем арткы утыргычта йокымсырап бара. Сул көзгедән артымнан машина килгәне шәйләнде. Тынычлап узып китсен, дип, юл читенәрәк алдырдым. Искерәк кенә «тугызлы» мине узмак булып, сул ягыма чыкты, әмма, алдыма төшмәде, тигезләшеп, янәшәмнән бара башлады. Минем якка караган ике тәрәзәсен дә төбенә кадәр төшергәннәр, салон тулы егетләр. Әллә кызмача да инде үзләре! Машиналарыннан гөрселдәп чыккан музыкага хәтта минем тәрәзәләр бии. Кулларын изәп, миңа туктарга ишарәләгән булалар. Машиналары белән «Матиз»ымны да юл читенәрәк кысрыкламакчылар. Газга басып, алгарак ыргылам, болар да минем арттан. Тизлегемне киметеп, арттарак калмакчы булам, болар да туктый. Үзләре телләре белән, куллары белән ямьсез ишарәләр ясыйлар, үзләре ихахайлап көләләр. Ниятләре аңлашылды...
Басу уртасындагы тып-тын юл. Бездән гайре юлда ник бер машина әсәре булсын. Боларга нәрсә эшләсәләр дә тулы ирек. Әгәр алдыма төшеп, машинамны туктатсалар да, берни эшли алмас идем. Күрүче дә, белүче дә булмаячак. Әмма, бая әйткәнемчә, Алланың рәхмәте белән, ул көнне арткы утыргычта хәләлем йокымсырап бара иде. Минем бер ыргып, бер туктап хәрәкәтләнүем, гөрселдәгән музыка аны бик тиз йокысыннан уятты. Эшне аңлап алып, арткы тәрәзәне төшерде дә тегеләргә тозлап-борычлап ике генә җөмлә ыргытты.

Артына сары өндәү ябыштырып, сиксән белән үз җаена гына теркелдәгән «Матиз»да хатын-кыз булмый, тагын кем булсын дип уйлаган егетләр, салонда ир кешене күрергә әзер түгелләр иде, ахрысы. Бермәл йөзләрендә аптырау катыш каушау чагылып алды. Икенче мизгелдә инде иске «тугызлы» артыннан зәңгәрсу төтен калдырып, җан көченә миннән ераклаша иде.
Ник язам? Гыйбрәт өчен. Төнге юлда куркыныч аз дип уйлаучылар бер мин генә түгелдер әле... 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар