«Син бит хатын-кызлар журналында эшлисең, минем тарихны яз әле. Гыйбрәт булсын. Минем кебек ялгышмасыннар. Теләкләрне дә белеп теләсеннәр», – диде танышым. Балаларны секциядән көтеп утырганда әниләр белән сөйләшеп китеп, дуслашып беткән идек инде. Ул вакыттан инде берничә ел узды. Һаман язарга кул җитмәде. Балалар мәктәптә укый башлагач, юллар да аерылды. Әмма Розаның (исемен үзгәрттем. – Ч. Г.) тарихын еш искә алам. Искә төшкән саен, балаларымны барып кочаклыйм. Балалардан аерылма, эш бетмәс ул...
Роза декреттан чыгып тормыйча гына бер-бер артлы ике кыз таба. Җиде елга якын өйдә утыра ул. Кечкенә кызының өч яшен көч хәл белән көтеп ала да, аны балалар бакчасына урнаштыруга эшкә чыгарга ашыга. Өйдә утырып ялыккан була хатын. Хәтта фатир диварлары баскан кебек тоела. Бертөрле тормышта яшим дип уфтана, әле монда, әле тегендә йөргән таныш хатыннарыннан көнләшә. Әмма ире эшкә чыгуына каршы була. Кайчан кайтса да, хатынының өйдә, ашарга пешкән, балалар каралган, өй җыештырылган булуына ияләшкән. Аның каршы булуына карамыйча, Роза барыбер эшкә чыга. Ире аңа ярдәм итү турында уйламый да. Әмма хатын күңелен төшерми. Эшләргә дә, балаларны карарга да, өй эшләрен алып барырга да, атнага бер бассейнга йөрергә дә җитешә.
Көннәрдән бер көнне ире аңа йә мин, йә эш дигән шарт куя. «Әлбәттә, эш», – ди хатын. Ире шунда гына аның эшлисе килү теләге көчле булуын аңлый ахрысы. Башка битәрләми, хәтта әкренләп ярдәм дә итә башлый. Эшкә чыгып бераз җиңел сулыш алгач, кешеләр арасына кергәч, ниһаять, үзен киредән карарга өйрәнә башлагач кына авырга узганын белә Роза. Аның өчен бу шок була! Алар өченче бала табу турында уйлый, әмма хәзер үк түгел, биш-алты елдан соң гына. Роза ике кызын да кесарево кисеме белән авырдан гына таба. Әнә шул авырлыклардан да, кабат бала чүпрәкләре арасында өйдә утырудан да курка. Баланы төшертми, әмма гел «баланы үзеңә ал», дип Ходайдан сорап йөри. Беренче өч-дүрт айда көчле депрессия була аның. Психологка йөри. Әллә шул белгечләр ярдәме тия, әллә сабыеның карынында тибенүен тоеп, Роза үзгәрә. Күңеленнән мәгънәсез теләкләре өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенеп йөри башлый. Юкка депрессиядә йөргәненә үкенә. Бала табу – үзе бәхет бит югыйсә.
Декретка вакытында чыга. Эшеннән аерыла алмый интекми. Ул туасы баласы турында гына уйлый. Ире Розаның малай табасын белгәч, аны кулларында күтәреп әйләндерә, өй эшләрендә булыша, Розаны сакларга тырыша. Кызлары белән нәни энеләре тууга әзерләнә. Бергәләп кибетләргә йөреп, туачак сабыйга карават, киемнәр алалар. Кызларның киемнәре алсу төстә бит, малайга зәңгәр кирәк. Хәтта кечкенә носкиларга кадәр зәңгәр төслене сайлый кызлар.
Планлаштырылган операция көне килеп җитә. Роза үз гомере өчен түгел, баласы гомере өчен борчыла. Операция җиңел үтә. Аңа баланы шунда ук күрсәтәләр. Роза өчен җирдәге иң матур бала була ул. Ананы реанимациягә, баланы яңа туган балалар бүлегенә алып китәләр.
Берничә сәгатьтән соң табиб килеп баланың җиңелчә генә үпкәсе ялкынсынганын, аны реанимациягә күчергәннәрен әйтә. Шул минутта корсагындагы җөй авыртуларын да, хәлсезлеген дә оныта ана. Тизрәк баласы янына барасы килә. Аягына басып бер-икеадым атлый да аңын җуеп егыла.
Роза бер секундка да башына начар уйлар керттерми. Олы бер дөньяга әйләнгән улына, үзендә җыелган бөтен наз һәм җылылыкны бүләк итәсе бар аның. Үзенең берничек тә ярдәм итә алмаячагын аңлый. Бары Ходайга ялвара: улыма саулык бир.
Роза икенче көнне аягына баса. Улына бер генә күз салыр өчен реанимациягә кертүләрен сорый. Бик-бик ялынгач, табиб аңа рөхсәт бирә. Улы яткан катка атлап түгел, йөгереп бара ул. Аңа бары 15 минут вакыт бирәләр. Улы кювет эчендә махсус аппаратка тоташтырылган килеш ята. Авызына, борынына зонд куелган. Кечкенә генә аякларына носки кигертеп куйганнар. Балага тияргә кушмыйлар. Әмма Роза шәфкать туташлары күрмәгәндә кювет эченә кулын тыгып, әкрен генә улын сыйпап ала. Шәфкать туташлары баланың хәле яхшыруы турында әйтә. Роза әкрен генә улы белән сөйләшә дә, тынычлап палатасына төшеп китә. Бар да яхшы булачагына ышана ул. Аңа улы янына кичен керергә дә рөхсәт итәләр. Палатасына кайта да, кичне көтә башлый. Вакыт бик озак үтә аның өчен. Инде кич җиткән кебек, әмма бары ике сәгать кенә узган...
Кичен ул улын танымый. Бала зәңгәрләнеп беткән, күкрәк турысына тагын бер көпшә куйганнар. Ул сораулы күзләрен табибка төби. Табиб аңа көндез баланың үпкәсе ярылганын, һаваны чыгарыр өчен пункция ясаганнарын сөйли. «Әлегә хәле алга таба бара. Көтәбез», – ди ул. Бу хәлләрне күргәч, Розаның хәле китә, күз аллары караңгылана. Әмма балам исән бит дигән уй аңа бөтенләй сыгылып төшәргә ирек бирми. Кешене бит өмет яшәтә!
Икенче көнне иртән үк аның янына табиб килә. Баланың әтисе килсен ди дә, башка бер сүз әйтми палатадан чыгып китә. Бер сәгатьтән соң палатага килеп кергән ирен күреп шакката. Бала тудыру йортында ирләрне кертмиләр бит! Аның артыннан табиб та керә. «Сезгә бала белән хушлашырга кирәк», – дигән сүзне ишетүгә Роза тагын аңын җуеп егыла. Уянуга еларга тотына. Баласы үлгәненә ышанмый. Могҗиза булыр да ул сулый башлар дип өметләнә. Пеленкаларга төрелгән улын күтәреп, Аллаһыдан баласын алмавын озак сорый ул... Әмма могҗиза булмый ... Төп-төгәл бер тәүлектән соң улын үз янына ала. Озак кына баланы табибларга бирми җәфалый. «Аңа салкын, аңа минем кочакта гына җылы, бирмим», – дип озак елый ул. Розаны көч хәл белән тынычландыралар. Бала табу йортыннан үлгән бала күтәреп чыга ана. Кәфенгә төрелгән баласын үз куллары белән кызлары белән бергәләп алган җылы матур юрганга төрә. Бу вакытта да балам өшемәсен дип уйлый ул.
Сабыйны авылга алып кайтып күмәләр. Роза кайтмый, йөрәгем күтәрә алмас дип курка һәм елый да елый. Аны ялгызын бер минутка да калдырмыйлар. Апасы, ире ял алып янында булалар. Бәлки, ул вакытта Роза үз-үзенә кул салган да булыр иде. Балалар бакчасыннан кайткач ике кызының ике ягыннан кочаклап алуы гына бу адымны ясаудан коткара. Баштагы мәлләрне бик авыр була аңа. Олы кызы бөтен фаҗигане аңлап, әнисеннән берни сорамый, кечкенә кызы әледән-әле энесе турында сорый. Җан авыртуына түзә алмый төннәр буе елап чыга Роза. Яллар җитсә, иренә авылга алып кайтуын сорый. Зиратка барып улы кабере янында сәгатьләр буе утыра. Ул үзен баласы каршында гаепле саный. Һаман күңеленнән аннан гафу үтенеп йөри. Үзе сорады бит баласын алуын. Менә әҗерен күрә хәзер.
Эшкә чыкмый ул. Гомерен иренә һәм балаларына багышларга була. Бернинди эшнең дә баланы алыштыра алмавын соңлап аңлый шул. Роза тагын бер бала алып кайтырга теләүләрен, ләкин кесарево кисеме белән дүртенче бала табу куркыныч булуын әйткән иде.
«Әмма Ходай Тәгалә кабат бала бирсә табар идем. Әмма дүрт ел инде бирми. Бирмәс тә, мөгаен. Ә улым белән без барыбер бер очрашырбыз. Балалар, үлгәч, фәрештәгә әйләнә, диләр. Ул көтеп торыр дип өметләнәм. Мине гафу итә генә алсын иде. Һаман да догаларымны укыйм да, Ходайдан, улымнан гафу итүен сорыйм. Теләгән теләкләремне уйлап кына телим. Ә улымны сыйпаган бармак очларым янудан әле дә булса төнлә уянып китәм», – дигән иде Роза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк