Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Икенче балама көмәнле вакытымда без, кайнана белән кайната яшәгән йорттан башка чыгып, үз йортыбыз белән яши башлаган идек...
(Дәвамы. Башы:
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-4
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-5
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-6
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-7
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-8
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-9
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-10)
Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Икенче балама көмәнле вакытымда без, кайнана белән кайната яшәгән йорттан башка чыгып, үз йортыбыз белән яши башлаган идек. Йортны нарат бүрәнәләрдән өч бүлмәле итеп җиткердек. Әтием авылда данлыклы балта остасы булганын язган идем инде, йортны күтәрүдә алдан башлап йөүчеләрдән булды ул. Аллага шөкер, ярты ел эчендә җиткереп тә кердек. Ирем акча тәкъдим итсә дә, әтием баш тартты, бер тиен дә алмады. «Ниһаять, кызым бу явызлардан котыла, бәхете ачылыр», – дип өметләнгәндер, мәрхүмкәем. Ярый әле алмаган, кайнанам белән кайнатам адым саен искә төшереп, күземне ачырмаган булырлар иде. Курчак өе кебек матур булып өлгерде йортыбыз. Шатланып туя алмадым, әти-әнием миннән дә ныграк сөенгәндер. Йортның капкасын да әтием үз куллары белән эшләп бирде. Ничә ел узды, капка һаман матурлыгын югалтмаган. Мин аның буявын яз җитү белән яңартып торам, сап-сары төскә буйыйм. Капкабыз кояш шикелле, урамның башыннан көлеп, үзенә чакырып тора. Узорлап, лалә чәчәкләре төшереп, агачтан бизәп эшләде аны әтием. Йортыбызның тәрәз кашагаларына агач формалардан парлы күгәрченнәр төшереп бирде. Урамнан үткән-сүткән кешеләр безнең йорт каршыннан узганда, туктап, тәрәз кашагаларына карап тел шартлатып китә. Мин үзем гомер буе гөлләр үстерергә яраттым. Яңа йортта яши башлагач та тәрәз төпләренә яран гөлләре утыртылган чүлмәкләр тезеп чыктым. Агач йортның һавасы да шифалы бит аның, ярты ел эчендә тернәкләнеп китеп, шау чәчәккә күмелделәр. Алар төрле төстә: кып-кызыллары, алсу, шәмәхә төстәгеләре бар.
Зурдан кубып өй туе уздырдык. Совет заманаларында яңа йортка күчкәч, туганнарны җыеп мәҗлес уздыру гадәте бар иде. Хәзер исә күбрәк шәригать кушканча, яңа өйгә хәзрәт яисә остабикә чакырып, Коръән ашы итеп үткәрәләр. Мондый мәҗлесләрдә өй нигезенә дога укыла, сәдака өләшенә: нигез тыныч булсын, яңа йортка бәрәкәт иңсен, хуҗалар бәхеттә, тынычлыкта яшәсен дигән нияттә башкарыла бу гамәл. Хәзерге вакытта халык арасында тагын бер гадәт калыкты: хәзрәт йорт бүлмәсе саен кулларын ике колагына куеп кычкырып азан әйтә. Янәсе, азан тавышыннан йортка ияләшкән җен-пәриләр чыгып кача. Элек халык җен-пәриләргә, сихер-өшкерүләргә ышанмый иде: якты коммунизм төзибез дип хыялланып гомер кичерә идек бит. Өй туйлары тоташ шайтан туе булган икән: тост әйтә-әйтә шәраб эчәләр, урамга чыгып, гармун тартып, тирләре маңгайдан су булып акканчы бииләр... Корсакларына тутырган бәлешләрне кузгатырга кирәк бит. Мондый өй туйлары төнге берләргә хәтле дәвам итә иде. Соңыннан хәмер эчеп исергән ирләр чайкала-чайкала өйләренә кузгала, артларыннан хатыннары атлый. Әлбәттә инде, килгән кунаклар яңа өйне котлап бүләген дә калдырып китә: кем мендәр тышы, кем одеял, кем акча. Без уздырган өй туенда бүләкләр шактый җыелды: берничә чәй сервизы, хрусталь рюмкалар, чеканка-картиналар (хәтерлисездер, калайга чүкеп ясалган чеканкалар кибеттә тулып ята иде). Иремнең шәһәрдә яшәгән апалары дөя йоныннан яшел одеял калдырып киттеләр. Әтием белән әнием, өй туен котлап, шактый гына күләмдә акча алып килгәннәр. «Залыгызга яңа диван алып куярсыз», – диде әни. Кайнанам белән кайнатам ике баш сарык, ун тавык бүләк итте.
Сез инде: «Аллага шөкер, Раушания өчен бәхетле тормыш башланган», – дип әйтеп куйгансыздыр. Үзем дә нәкъ шулай уйлаган идем, хәтта куанычымнан күрше әбигә сәдака да керттем. Ләкин иртә шатланганмын. Кадерле кайнанам мине тынычлыкта калдырырга уйламады, таң атмас борын: «Аерылып чыккач, рәхәткә тиенермен дип уйладыңмы?» – дия-дия килеп керә торган булды. Көнгә ике-өч тапкыр килә, бусагадан атлап керүгә, кухняга уза. Суыткычның ишеген ачып карый, кәстрүл капкачын ачып исни дә йөзен җыера: «Фу, нинди боламык пешердең тагын?» – ди.
Кайнанам яңа мебель алуыбызга да каршы килде. Миңа әйтми-нитми генә өйләрендәге әллә кайчангы шкафны, ватыла башлаган иске агач караватны, йоннары тетелеп беткән паласны алып килгәннәр. Хәтта килен булып төшкәч элгән тәрәзә челтәрләремне дә онытмаганнар. Әти-әнием яңа йортны котлап калдырган акчага залга яңа диван алырга ниятләгән идем. Моны ишеткәч, кайнанам пыр тузды: «Без күптәннән өйдәге мебельләрне алыштырырга ниятлибез. Сезгә иске диванны биреп, яңаны алырга уйлап торабыз. Балалар үскәндә искесе дә ярап торыр!..» – дип, үз сүзен әйтте. Шулай итеп, мин хыялланган диван яңа йортка кайтмый калды, өй түренә алар өендәге иске диван кунаклады.
Кайнанам белән кайнатам улларының аерым тормыш ала башлаганын кабул итә алмадылар. Ирем эштән кайткач та, аталарының эшен эшләргә дип чыгып китә торган булды. Ә безнең эш торып торса да ярый: бакча да иң соңыннан сукалана, мал карау да тулысы белән минем җилкәгә күчте. Хатынның бу очракта ничек ачуы килмәсен? Иремнең холкын үзегез беләсез, каршы әйтсәң, «синең эшең түгел», дип, бер генә кычкыра, сугып та җибәрергә күп сорамас.
Ләкин мин барыбер бәхетле идем. Ирем тавыш чыгарып торса да, үз йортым, үз түшәгем, үз көем. Тора-бара кайнанам чәпчүләренә дә игътибар итми башладым. Күзенә карап торам да: «Ярар, әни, дөрес әйтәсең», – дим дә, үземчә эшли бирәм. Мин үземне тимер богаудан котылган сарык итеп хис итә башладым бугай.
Ләкин җан тынычлыгым гына озакка бармады. Көннәрдән бер көнне сорамый-нитми ишектән кайнанамның кодачасы – гайбәтче саескан Сәрия килеп кермәсенме. Аның утлы күмердәй ялтырап торган күзләрен күргәч йөрәгем нидер сизенгәндәй сызып куйды башымнан: «Нишләп йөри инде бу саескан»,– дигән уй узды. Нервланып киттем бугай, корсагымдагы балам тибенә башлавын сиздем.
Сәрия апа бизәнергә бик ярата: кашларын кап-карага буйый, иреннәренә кып-кызыл помада сөртә. Нәкъ саескан инде: колагында түгәрәк алкалар, түшенә нәрсә генә такмаган: арзан ташлардан эшләнгән муенсасы кояшта елык-елык итә – затлы бриллиантлар бер читтә торсын. Сәрия апа үзе дә саесканга охшаган: кап-кара күзле, кара чәчле, кылыч борынлы, иякләре салынып төшкән. Бу апа гайбәт җыймыйча яши алмый бугай. Авыл буенча сүз җыя да, ишеткән хәбәрләрне очраган кешеләргә сөйләп тик йөри. Кайсыбер авылдашлар Сәрия апа белән аралашмаска тырышалар, аны күргәч тизрәк капкаларын ябып, эчтән бикләп куючылар да бар. Бикле капканы ярты сәгатьләп шакып тора, тиз генә борылып китми ул, дип тә сөйлиләр.
Мин аптырап басып торган арада, чакырмаган кунагым җәһәт кенә кухняга узды, чакырганны да көтмичә чәй өстәле янына килеп утырды. Кабалана-кабалана кадакта эленеп торган чүмечне алып, кисмәктән чәйнеккә чишмә суы сала башладым. Шырпы сызып, газ плитәсен кабызып җибәрдем. Үзем дулкынлануымны сиздермәскә тырышып:
– Ничек хәлләрең, Сәрия апа, көтмәгәндә безгә керергә уйлагансың. Авылда нинди хәлләр бар? – дип сорадым.
– Минем хәлләр, Раушания, Аллага шөкер, авылда яшәп пычракка батып ятабыз, – дип җавап бирде Сәрия апа. – Әйдә, нинди тәмле әйберләр пешердең, чыгар! Авызым кипте, чәең кайчан кайнап чыга?
Сәрия апа авыл хәбәрләрен сөйләгән арада суыткычтан ак май салынган савытны чыгардым. Карлыган вареньесы салынган савытны алып өстәлгә куйдым. Иртән торып тары коймагы пешергән идем. Кунакка коймак бик тәмле тоелды бугай, төкерекләрен чәчә-чәчә бер-бер артлы биш коймакны ялт иттерде.
Ул арада газ плитәсе өстендә чәйнек кайнап чыкты. Мин касәләргә чәй агыздым.
– Раушания, карап-карап торам да, дөньяда ни булганын да белми ятасың. Шулхәтле ваемсыз булырсың икән! – дип, сүзен дәвам итте саескан Сәрия. – Ирең гулять итә бит, шуны сиңа җиткерергә кердем.
Бу сүзләр миңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Кайнар чәй тулы чынаягым кулымнан төшеп китеп идәнгә тәгәрәде. Пыяла чынаяк икегә ярылды бугай, күз алларым караңгыланып киткәнен генә тойдым. Сәрия апаның такылдавы такылдау!
– Иреңнең машинасында Чаллыдан аерылып кайткан Рәйсәне күргәннәр. Ул хатынны ире, гулять итүенә түзә алмыйча, өеннән куып чыгарган бит. Ярты ел буе беркайда эшләмичә анасы җилкәсен кимереп ята, ди. Кичләрен бизәнеп-ясанып чыгып китә икән. Иреңне шәпләп кулга төшергән. Бер атна элек кич белән урман полосасы янында иреңнең машинасын күргәннәр. Түбән оч Хөрия ире белән ат җигеп узып барганда үз күзләре белән күргән: икесе дә чишенеп беткәннәр ди, дөньяларын онытып, үбешеп торганнар...
Мин Сәрия апаның башка сүзләрен аңлый алмадым. Хатынның сурәте биш төрлегә бүленде, өйдәге җиһазлар урыннарыннан кузгалып әйләнә башлады. «Үлә бу, үлә, ярдәм итегез!» – дип кычкырган саескан Сәриянең карлыккан тавышы гына ерактан ишетелгәндәй булды. Башка берни хәтерләмим, аңымны югалтып идәнгә ауганмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
2
Нинди жунсез хатын сон син,уз эти эниен булэк иткэн акчага бианайга диван алырга,шул тикле ,даже кем дип эйтергэ дэ белмим,буйсынумы бу,кит укыйсым ла килми башлады,эгэр чынбарлыкта булган хэл булса
0
0
0
0
Әниләре диван бүләк итсәләр, әйбәт булган булыр иде
0
0
0
1
Ненормальная, за себя не может постоять
0
0
0
1
Фагыйлэ остэп тэ жибэрэ ахры, купертеп арттырып жибэргэн урыннары бар.
0
0
0
0
Ати анисе бирган акчагада хужа булмый а, биграк инде. Ул хадаре йыуаш булып ни. Ати анисе, акча бирган е, лучше диваны узларе алып бирсен нар иде дип та уйлап куйдым. Ул бианай оялмыйча шул акчаны алып, узена Яна диван алган что-ли? Ансын анламадым.
0
0