Логотип
Күңелеңә җыйма

Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 7

Туасы сабый дөньяга барыбер туа, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Хәзер узган гомеремне уйлыйм да, җүләрлегемә исем-акылым китеп утырам…

(Дәвамы. 

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2

 

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3

 http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-4

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-5

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-6)


 

 

Туасы сабый дөньяга барыбер туа, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Хәзер узган гомеремне уйлыйм да, җүләрлегемә исем-акылым китеп утырам. Үзең сау-сәламәт, әти-әниең исән-имин килеш, ничек инде карыныңда яткан балаңнан баш тартырга була? Алдын-артын уйларга артык яшь идем шул. Кайнаналарымның мине санга сукмавы, иремнең адым саен кимсетеп, начар сүзләр әйтеп торуы миемне томалаган булгандыр. Мин үземне яратып-назланып яшәүче ир хатыны итеп түгел, бер бичара кол хәлендә тоя башлаганмын.

Аллаhы Тәгалә – күрүче, ишетүче. Җан газапларымны күреп, төш аркылы миңа фәрештәләр аша хәбәрен җиткерде. 

Көянтә белән чишмәдән су ташыган төнне төш күрдем: болында чәчәкләр җыеп йөрим икән. Якын-тирәм ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндие генә юк: агы да, кызылы да, зәп-зәңгәрләре дә... Колачлап җыям икән чәчәкләрне, авырлыкларыннан кулым талды. Шул арада картина үзгәрде – басу юлыннан барам, кулымда кечкенә бала. Үземнеке дә кебек, түгел дә... Якын-тирәдә беркем юк. Күтәреп барган бала шуның хәтле авыр икән, аның авырлыгыннан аякларым тала, атлап баруы авырлаша. Мин сабыйны юл читенә утырттым да, юлымны ялгыз дәвам итәргә уйладым. Арыш арасына кереп сабыйны яткырдым да, юлымны дәвам иттем, имеш. Бала елаган тавыш ишетелә. Артыма борылып карарга куркып, колагымны ике учым белән каплыйм. Шулчак каршыма таякка таянган, бөкрәйгән, кечкенә буйлы, ак сакаллы бабай килеп чыкты. Аны күреп, барган җирдән туктап, тораташ кебек катып калдым. Авызымны ачам – сүз чыкмый, аяк-кулым да хәрәкәтләнми. Бабай яныма килде дә, таягын «дөрс» итеп җиргә кадады, үзе ачулы итеп күземә туп-туры карап: «Кызым, кая ашыгасың, нигә балаңны ташламакчы буласың? Беркем күрмәс дип уйладыңмы? Ташлама балаңны, ул бит Синеке – Аллаһы Тәгалә бүләге. Улыңны калдырсаң, гомерең буе үкенеп яшәрсең, зур ялгышлык эшләрсең. Калдырмасаң, картайган көнеңдә шушы баладан кадер-хөрмәт күрерсең», – диде дә юкка чыкты. 

Күргән төштән шабыр тиргә батып, елый-елый уянып киттем. Иңсәләрем дер-дер калтырый. Күпме генә боргаланып ятсам да, күземә йокы кермәде инде. Өйдә тынлык, барысы да йоклый, тәрәз челтәре аша тулган ай күренә. Мин кечкенә чакта әбием сөйләгән Зөһрә кыз турындагы әкиятне исемә төшердем. Борын-борын заманда бер авылда Зөһрә исемле кыз яшәгән. Ул бик чибәр булган, кап-кара чәчләре озын булып тубыкка кадәр үскән. Кыз аларны ике толымга үреп, чулпылар тагып йөргән. Зөһрә узып киткәндә, чулпылар чыңы тирә-якка ишетелеп кала торган булган. Көннәрдән бер көнне гаиләгә зур кайгы килә: кызның әнисе кисәк кенә авырып китә дә, якты дөнья белән хушлаша. Зөһрәнең атасы озак кайгырып йөрми, хатынының кырыгы узуга, өйгә яшь, чибәр хатын алып кайта. Үги ана Зөһрәне яратмый, кызның уңганлыгыннан, матурлыгыннан көнләшә, җае чыккан саен ачуланып, мыскыл итеп тора. Эшләрнең дә гел авырларын куша: никадәр тырышып башкармасын, кызны мактамый, ачуы арта гына бара. Ахыр чиктә мәкер кора: төпсез кисмәккә чишмәдән су ташырга боера. Чиләк-көянтәләрен иңенә асып, Зөһрә көне буе чишмәдән су ташый, ләкин ничек кенә тырышмасын, кисмәк тулмый. Көн узып, төн җитә. Җир йөзенә караңгылык иңә. Ләкин үги ана кисмәкне су белән тутырмыйча өйгә кермәскә куша, ишекне эчтән бикләп куя. Кыз елый-елый су ташый. Кара болытлар арасыннан күк йөзенә тулган ай ялтырап чыга, ул су юлын яктырта. Менә таң атар вакыт та җитә, ләкин төпсез кисмәктә генә су күтәрелми. Үги анасының мәкерен аңлаган кыз, тулган айга карап үксеп-үксеп елый, айга ялвара: «Караңгы төнне яктыртучы, адашкан юлчыларга юл күрсәтүче, тулган аем! Мин әниемне югалткан ятимә кыз. Үги ананың җәбер-золымына түзәргә чарам калмады, зинһар, мине үз яныңа ал», – ди. Тулган ай ятим кызның ялварган җан авазын ишетә. Бер мизгелдә күктә меңәрләгән йолдыз атыла башлый, айдан җиргә нурдан эшләнгән алтын баскыч төшә. Зөһрә кыз көянтә-чиләген иңенә аса да, баскычтан айга менеп китә...

Бу әкият күңелемдә балачактан бик тирән уелып калган, ахрысы, әле хәзер дә җәйге йолдызлы төннәрдә урамга чыгып айны күзәтергә яратам: Зөһрә кызны эзлим. Айда көянтә-чиләкле гәүдәне чалымлаган кебек булам... Балачакта әбине җитәкләп төнге урамга айны күзәтергә алып чыга идек. Әби тулган айны күргәч: «Ай күрдем аман белән, авызым тулы иман белән. Бу айларда үләр булсам, ярлыкагыл иман белән», – дип кабатлый иде. Элеккеге заман кешеләре ни өчен шушы сүзләрне кабатлаган икән? Бу сорау минем өчен җавапсыз кала...

Сез дә көзге аяз төннәрдә төнге күкне күзәтегез әле. Яхшылап карасагыз, фантазияне җиксәгез, чиләк-көянтәләрен аскан Зөһрә кызны күрми калмассыз...

Икенче көнне иртәнге уннарда йортыбыз янына йөк машинасы килеп туктады. Мин тәрәзгә капландым. Һәм... үз күзләремә үзем ышанмадым: машинадан ирем килеп чыкты, җил-җил атлап без яшәгән йорт капкасына юнәлде. Рәфисне күргәч, йөрәгем чабыш аты шикелле сикерә башлады, әллә куркудан, әллә каушаудан башым әйләнеп китте. Көзге каршына ташландым, чәчләремне тәртипкә китерергә тотындым. Ирем каршында алама килеш күренәсем килмәде... 

Әни Рәфисне бик җылы каршы алды. Чәй эчәргә кыстады. Иремнең дулкынланганы сизелеп тора: ул башындагы кепкасын ике кулына кысып тоткан, үзе сүзне нәрсәдән башларга белми мыгырдана. Әни тәмле конфетларны өстәлгә куйды. Кадерле кунаклары өчен тоткан hинд чәе тартмасын ачты. Башка вакытта сүз өчен кесәгә кермәгән Рәфисне алыштырып куйганнармыни: кая киткән әтәчлеге? Әни Рәфистән кода-кодагыйларының хәлен сорашты. Ирем бу сорауларга «яхшы» дип әйтүдән кала башка җавап кайтармады. Мин дә башымны аска иеп, дәшмичә утырдым. Рәфис бер чынаяк чәйне тирләп-пешеп эчеп бетерде дә торып басты. Күз карашы белән әле түшәмгә, әле идәнгә карап торды һәм бар батырлыгын җыеп карлыккан тавыш белән әйтеп куйды: «Әби, мин Раушанияне алырга килдем. Озак кунак булды, җиткән», – диде. Әни белән күзгә-күз карашып алдык.

«Сез – ир белән хатын, беренче булып үзегез аңлашырсыз», – диде әни. – Ләкин кызымны башка авыр сүз белән рәнҗетерлек булсаң, риза-бәхиллегем юк. Кешедән мыскыллатырга дип кыз үстермәдек!»

Мин читтән карап әнине танымадым. Басынкы, сабыр хатыннан чәчрәп торган усал кешегә әверелгән иде ул. Күңелендә җыелып килгәннәрне сипте генә. Кайнаның явызлыгын да исенә төшерде. Рәфиснең нинди сүзләр әйткәннәрен, мине ничек итеп мыскыл иткәннәрен сөйләп бирде.

Рәфис башын аска игән килеш әнине тыңлап торды, авыз өченнән бары ике-өч сүз әйтте: «Гафу ит, Раушания...»

Белмим, әллә ялгышым, әллә язмышым – мин ул көнне йөк машинасына утырып, кабаттан ирем яшәгән йортка кайтып киттем. Әни минем арттан кызыл чәчәкле яулыгының очы белән яшьләрен сөртеп калды.

Мин ни өчен ирем белән киттем? Нинди генә кадерсез икәнемне тойсам да, баламны тулы гаиләдә тудырасым килде. Йөрәгем белән тойдым: Рәфис үзгәрмәячәк. Гомер буе аның эчкәненә, тавыш чыгаруларына түзеп яшәргә туры киләчәк. Халыкта да бит әйтем бар: «Горбунны кабер генә төзәтә ала», диләр.

Кайнанам, кайнатам мине, әлбәттә, ак розалар тотып каршы алмады. Бер атналап сөйләшми йөрдек. Иртүк торам, сыер савып керәм, сөтләрне урнаштырам, гадәтләнгән эшләрне башкарам.

Балага узуымны белгәч, Рәфиснең кәефе күтәрелде. Авыр күтәрмәскә, үз-үземне сакларга кушты. Эштән кайтып керүгә, мазутлы кулларын да юып тормыйча минем янга килеп, халат өстеннән беленә башлаган корсагымны сыйпап куя: «Улым, сәлам!» – дип эндәшә. «Нигә аны малай булыр дисең, бәлки, кыз туар?» – дигән идем, күзләрен акайтып шундый ямьсез итеп карады, ник әйткәнемә үкендем. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-8)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч эсэр дулкынланып укыйбыз нэрсэлэр тагы булыр дип кэтэбез Фэгыйлэ тиз тот кэттермэ безне рэхмэт сезгэ язучыларга дэнья ,тормыш нэрсэлэр генэ юк бу дэньяларда ходаем

    Хәзер укыйлар